Accessibility links

Кайнар хәбәр

Екатеринбур үзәгендә каралмаган мөселман зиратында шәһәркүләм өмә узды 


Екатеринбур мөселман зираты

Екатеринбур үзәгендә урнашкан ташландык хәлдәге зиратка бизнес-оешмалар игътибар итә башлаган. Монда кешеләр җирләнми, аны шәһәр дә карамый диелә. Активистлар ел саен зиратны өмә ясап чистата.

Екатеринбур үзәгендәге мөселман зиратында шәһәр халкы катнашында зур өмә узды. Бу турыда Азатлыкка җәмәгать эшлеклесе, эшче төркем әгъзасы, Afisha.tatar проекты җитәкчесе Илдар Хәбибуллин сөйләде.

“Без, татар яшьләре, 2007 елдан ук татар зиратын карап-чистартып торабыз. Мөселман зираты шәһәрнең үзәгендә урнашкан, аңа кул сузып та карадылар инде, хәзер дә ул әйбер бар. Без 2007 елда анда зират булуын язып такта урнаштырдык, ел саен өмәләр уздыра башладык, аннары бу хәрәкәткә башка оешмалар да катнашып китте. Хәзер инде бу зур, колачлы чара. Зират урыны – шәһәрнең үзәге диярлек. Элек бу зират шәһәр читендә булган, шәһәр зураеп-киңәеп киткәч, үзәктә калган. Бу зиратта җирләүләр инде тукталды, шәһәр аны бөтенләй карамый, шулай булгач, табигый, кайбер бизнес-оешмалар аңа игътибар итә. Зират шәһәр карамагында, аны карап торучы махсус оешма да бар, югыйcә. Ә чынлыкта зиратны әйләндереп алган койма җимерелеп бара, анда сукбайлар яши”, дип сөйләгән иде Азатлыкка Хәбибуллин.

Екатеринбур мөселман зиратын чистартучы активистлар
Екатеринбур мөселман зиратын чистартучы активистлар

Зиратны карап-чистартып тору эшен моннан 10 еллап элек шәһәрнең "Яшен" татар яшьләре оешмасы башлап җибәргән булган. Ел саен өмәгә шәһәр халкы чакырыла, бу эштә, милләте һәм диненә карамыйча, теләгән һәркем катнаша.

Быел өмәдә төрле милләт һәм дин вәкилләре булган 70-тән артык кеше катнашкан. Алар зират юлларын басып алган куаклардан чистартып, ауган агачларны чыгарган, чүп-чарны җыеп түккән, чардуганнарны буяган. Зираттка кергән җирдәге элмә такта алыштырылган. Бу язма мөселман зираты турында хәбәр итүче бердәнбер күрсәткеч булып тора. Шулай ук капка башына да "Татар-башкорт зираты" дип язылган баннер сузылган. Моннан тыш, зиратка кергән урында Агафуровлар гаиләсе турында мәгълүмат язылган зур такта да эленгән.

Киләчәктә татар яшьләре зираттагы каберләрне барлап, исемлеген төзергә уйлый, шулай ук Казан яшьләре үрнәгендә монда җирләнгән кешеләрнең нәсел дәвамчыларын эзләү дә башланырга мөмкин.

Екатеринбурның мөселман зираты XIX гасыр ахырларында барлыкка килгән. Беренче каберләр 1880 елга карый. Соңгы тапкыр монда 50 елдан артык элек җирләгәннәр. Бу зиратта танылган татар сәүдәгәрләре һәм меценатлары Агафуровлар җирләнгән. Зиратның мәйданы 5,2 һектар. Ул шәһәрдә иң борынгы зиратларның берсе, җире 1879 елда рәсми рәвештә тапшырылган, 1880 елда җирли башлаганнар. Татарлар һәм башкортлардан кала, монда сугыш елларында Екатеринбур хастаханәләрендә үлгән 53 хәрби дә җирләнгән. 1927 елда коммунистлар фиркасенең өлкә комитеты зиратны мөселманнардан тартып ала. 1927 елдан 1989 елга кадәр Свердловски мөселманнары Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен шушы мөселман зиратында уздырган.

XS
SM
MD
LG