Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прага фестивале: "Театрда эксперименттан куркырга ярамый"


Pražské Quadriennale театр фестиваль-күргәзмәсеннән күренеш

6-16 июнь Чехия башкаласында Pražské Quadriennale​ театр фестиваль-күргәзмәсе узды. Прагада дүрт елга бер тапкыр уза торган бу фестивальдә Татарстан вәкилләре дә даими катнаша. Быелгы фестивальгә килгән Казандагы Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәре, сәнгать белгече Рауза Солтанова, Әлмәт театры мөдире Фәридә Исмәгыйлева һәм режиссеры Ильяс Гәрәев белән дөнья һәм татар театрындагы хәлләр турында әңгәмә кордык.

— Быелгы фестивальдә сезнең игътибарны җәлеп иткән нәрсә, яңалык булдымы?

Рауза Солтанова
Рауза Солтанова

Рауза Солтанова: Pražské Quadriennale — сценографиягә багышланган фестиваль. Ул сәхнә бизәлеше, костюмнар турында гына түгел. Анда архитектура да бар, дөньяда булган яңа технологияләр дә күрсәтелә. Театр өлкәсендәге дөнья яңалыкларын карап без үзебезне дә таныйбыз. Татарстан театр әһелләре бу фестивальдә инде дүртенче тапкыр булды һәм аны үз итеп кабул итә. Фестивальдә 60-70ләп ил вәкилләре катнаша, анда төбәк театрларының да, илкүләм дәрәҗәле театрларның да вәкилләре килә. Фестиваль бәйге рәвешендә үткәрелә. Быелгы фестивальдә минем үземә кызык тоелган нәрсә шул булды — театр үз кысаларыннан, үз тирәлегеннән чыга, тамашачыга якынайганнан-якыная бара. Спектакльләр кечерәк залларда уйнала, урамга, мәйданнарга чыга.

Театр үз кысаларыннан чыга, тамашачыга якыная бара

Европа театрлары өчен бу яңалык түгел, әлбәттә. Ә менә Татарстанда 15 еллап элек яңалык иде. Тамашачы үзен сәхнә белән бер үк тирәлектә дип хис итә. Андый спектакльләр хәзер һәр диярлек театрда бар. Ә менә Минзәлдә театрында 15 еллап элек беренче мәртәбә шундый спектакльне режиссер Булат Бәдриев куйган иде. Ул чакта артистларның тамашачы белән күзгә-күз карап якыннан утыруы бер театрда да юк иде. Ул чакта бу хәл бик гаҗәп тоелды, әле театр үзе дә, тамашачы да әзер түгел иде, актерның әзер булмавы да сизелде. Актер синең каршыңда утырып нидер сөйли, әмма аның тамашачы алдында барыбер ниндидер дивар калдыруы сизелә иде. Хәзер инде актерлар башкача уйный.

Хәзер төрле тренинглар, эксперименталь спектакльләр күп, театр фестивальләренең дә күп булуы ярдәм итә. Соңгы биш елда Камал театры төрле иҗат лабораторияләрен үзендә генә түгел, башка театрларга, башка төбәкләргә барып та оештыра. Безнең казан театрлары төп театрлар саналса да, хәзер инде башка шәһәр-районнардагы театрлардан аерма юк. Казаннан читтәге театрлар да халыкара фестивальләрендә катнаша, Казан театрлары да ул театрларның спектакльләрен карый, эзләнү, экспериментлар бара.

Эксперимент өчен кыюлык кирәк һәм ул театрны, бигрәк тә актерларны алга җибәрә һәм тамашачыны җәлеп итә. Хәзер бөтен нәрсә тизрәк бара, тормыш динамикасы, ритмнар бөтенләй башка һәм театр шушы ритмнарны тотып алып яңа формалар бирә. Прагада үткән сценография фестивалендә дә бу чагылды. Фестивальдә җиңеп чыккан Каталония театрында тамашачы түгәрәк өстә янында утыра. Ул өстәл беркайчан да буш булмады. Өстәл уртасында сәяси вакыйгалар турында тамаша кайнап торды. Шул ук вакытта тамашачы өстәлгә куелган төрле әйберләрне тотып үзен дә театрда дип хис итә башлый, театрны аңлый башлый. Бернинди дә кысалар, чикләүләр куелмаган. Башка экспозицияләрнең дә максаты тамашачыны активлаштыру, ниндидер рольгә кертү булуы күренде.

Фестивальдә җиңеп чыккан Каталония театрында тамашачы түгәрәк өстә янында утыра
Фестивальдә җиңеп чыккан Каталония театрында тамашачы түгәрәк өстә янында утыра

— Татар театрлары да бу фестивальдә катнаша алыр идеме?

Безнең татар театрын да перформанс рәвешендә бу фестивальдә күрсәтеп булыр иде. Безнең "Әлиф", "Шамаил" спектакльләребез бар. Нурбәк Батулла "Әлиф" белән Алтын битлек тә алды. Аның перформанслары кешене ялыктырмас, бу фестивальдә көн саен гөрләп бара алыр иде. Бездә хәзер шундый форматтагы спектакльләр бик күп, әмма аларны киң даирәгә чыгармыйлар, күбрәк фестивальләргә генә йөриләр. Ә ул гади халык өчен дә кызык бит.

— Режиссер Туфан Имаметдиновның "Әллүки" спектакле ике мәртәбә генә күрсәтелде. Андый спектакльләр әзерләү кирәкме?

— Ул форматтагы спектакльләрне даими күрсәтергә кирәк. Ул лабораториядән чыккан спектакльне эксперимент рәвешендә генә күрсәттеләр. Лабораториядән чыккан кайбер спектакльләр актерлар, театрларның үзләренең үсеше өчен лаборатория форматында гына кала. Әмма "Әллүки" спектакле төрле мәйданнарда барырга тиеш дип уйлыйм. Алар аны билетсыз гына күрсәткән иде. Билет сатсалар, безнең тамашачы, ни кадәр кыйбатрак булса, шул билетны ала. Казанда андый тамашачы җитәрлек. Казанда Лев Толстойның "Анна Каренина" әсәре нигезендә куелган спектакльдә билет бәясе 4-15 мең сум булды, зал шыгрым тулы иде.

— Быелгы фестивальдә Татарстан театрларында да куллану кызык булырлык нәрсәләр күрдегезме?

— Безнең курчак театрын күчмә театр буларак төрле авыл-районнарга йөртү мөмкинлеге булуын күрдем дияргә була. Безгә шул нәрсә җитми. Элек без Камал яки Тинчурин театрының артистларын кечкенәдән үк белеп үсә идек. Ә хәзер авылларга йөрү юк. Район үзәгенә барсалар, баралар. Ә авылга — юк. Бары Минзәлә, Әлмәт яки Чаллы театрлары гына авылларга йөри. Хәзер безгә бәлки шундый, авылларга йөри ала торган кечкенә труппалар төзергә кирәктер дигән уйга килдем.

— Татар театрлары көнүзәк проблемнарны күтәрәме?

Бүгенге көн кадагына туры килмәгән нәрсәне тамашачы карамый

— Сүз дә юк, татар театрлары бүгенге вакыйгалардан читтә кала алмый, безнең театрларда да шул ук тенденцияләр күзәтелә. Бездә технологияләр калыша, әлбәттә. Әмма сүзне бит технологиясез дә әйтергә мөмкин. Бүгенге көн кадагына туры килмәгән нәрсәне тамашачы карамый. Театр турыдан-туры әйтмәсә дә, эзоп теле яки аллюзия аша күрсәтергә мөмкин. Бүгенге татар театры үзебезнең кысаларда гына калмыйча, дөньякүләм процесслар белән бергә барырга тиеш, шул ук вакытта үзебезнең асылыбызны югалтмыйча, алга таба үсәргә тиеш. Безнең театрларның төрлесе төрле хәлдә. Әлмәт тамашачысы үзенә бер төрле, Казанныкы икенче, Минзәлә театры бөтенләй башка мохиттә эшли. Соңгы елларда Буа театры шундый зур адымнар белән алга китте. "Буа — диалог даирәсе" дигән русиякүләм фестивальләр үткәрәләр. Анда Мәскәүдән дә театр тәнкыйтьчеләре килә. Театрның җитәкчесе Раил Садриев авылда Шекспирны куям дип хыялланып йөри. Без моны бик көтәбез, нинди форматта куяр. Ул бик үзенчәлекле театр, башкаларга ияреп, башкаларга ошарга тырышып түгел, ә дөнья күләмендәге формаларны үзенә яраклаштырып, үзенең тамашачысының зәвыгын, ихтыяҗларын белеп, үз сүзен әйтә торган театр ул. Әлмәт театры да бүген авангард театрлар рәтендә. Аларның дөнья күләмендәге фестивальләрдә катнашып төрле дәрәҗәле бүләкләр алуы шуның бер дәлиле.

— Татар тамашачысы яшь ягыннан үзгәрәме, сезнең күзәтүләрегез нинди?

— Элек Камал театрында ак яулыклы әбиләр күбрәк була иде, хәзер инде яшьләр арта бара. Яңа буын театрга күбрәк тартыла. Аларның таләпләре дә башка. Ә өлкән буын исә һаман да элекке театрны сагынып яши. Аларга үзләре белгән "Галиябану", мәйсәрәләр, сөлгеләр, сандыклар кирәк. Шулар булмаса, алар кәефләре кырылып кайтып китә. Шулай да Кариев театрында Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" әсәре нигезендәге спектакль яңа форматта куелды, һәм аны өлкән апалар тын да алмый карап утырды. Киресенчә, яңа формат аларны җәлеп итте, башларын әйләндереп куйды.

— Бүгенге татар драматургиясендә пьесалар кытлыгы юкмы?

— Андый кытлык бар, хәзер чит телләрдән күп кенә пьесалар татарчага тәрҗемә ителә.

— Димәк, хәзер күбрәк тәрҗемә ителгән әсәрләр инде?

— Юк, төрлечә. Кирәк булган вакытта. Үзебезнең классиканы тәрҗемә итү.

— Классика, әйе. Ә бүгенге көн?

Элек Камал театрында ак яулыклы әбиләр күбрәк була иде, хәзер яшьләр арта бара

— Татар классикасын инценировка итеп кую бар. Шул ук Аяз Гыйләҗевнең әсәре нигезендә "Әтәч менгән читәнгә" спектаклен Фәрит Бикчәнтәев куйды. Кариев исемендәге театр Гадел Кутуйны куйды. "Тапшырылмаган хатлар" повесте нигезендә куелды. Әмирхан Еникигә багышланган Гөләндәм туташ хәтирәләре дип Тинчурин театры куйды. Инценировкалар бик уңышлы бара.

— Ә бүгенге тормышны чагылдырган заманча пьесалар бармы?

— Ул проблем һәрвакыт булды һәм бар. Билгеле, канәгатьсезлек сизелә. Шуңа күрә алар чит ил классикасына да мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. Чит ил классикасыннан башка да булмый. Ул икенче төрле эстетика. Театрда төрлесе бар. Үзебезнең милли классика да, бүгенге көн драматургиясен дә куярга тырышалар. Театр репертуары аларның тәңгәллеген исәпкә алып эшли.

— Фәридә ханым, ә сез быелгы күргәзмәдә нинди яңалыкларга игътибар иттегез?

Фәридә Исмәгыйлева
Фәридә Исмәгыйлева

Фәридә Исмәгыйлева: Мин Чехиягә Quadriennale-га беренче тапкыр 12 ел элек килгән идем. Ул чакта Рауза Солтанова чакырды. Менеджер буларак бик ярдәм итте. Ул театр мөдире өчен дә, актер өчен дә кызык. "Театр дөньясы кая бара, дөньяда ниләр бара, нинди технологияләр, яңалыклар, алдынгы юнәлешләр бар?" икән дигән сорауларга җаваплар алабыз. Без гомергә исәпкә кертмәгән әйберләрне дә кулланырга була икән дип шаккатабыз. Шешә ватыгы икән, җеп икән, чүп икән — барысы да мөһим. Кайвакыт бит кыйммәтле материаллар алу кирәк дип сөйли кайбер сәхнә бизәүчеләр. Әмма ләкин чүптән бар итү — ул инде иҗат дәрәҗәсенә бәйле. Шуларны күреп шаккатып йөрибез. Без аны кайда һәм ничек файдалану турында фикер алышабыз һәм кулланабыз. Бу чара безгә шунысы белән кыйммәтле. Без дә үз казаныбызда гына кайнамыйбыз, бездә дә мондый әйберләр бар дип сөенү хисе дә булып китә. Бездән баерак театрлар да күп, әмма театр бит ул — эчке байлыкны күрсәтү. Быел күргәзмә узган елдагылар белән чагыштырганда масштабы ягыннан кечкенәрәк. Миңа җитеп бетмәде. Илләр дә азрак кебек. Бик уңышлылары да, бик үк аңлашылып җитмәгәннәре дә бар.

— Аңлашылмаган дигәннән, бу фестивальдәге нәрсәләр татар тамашачысына ни дәрәҗәдә аңлашырлык?

— Бу татарга хас әйбер түгел дигән карашта тормыйм. Әгәр ул дөнья күләмендә кулланыла икән, әгәр кешелеккә каршы түгел икән, бозыклык түгел икән, мин моны татар куллана ала дип әйтәм.

— Театрда куллана аласыз, әмма безнең тамашачы өчен аңлашылырлык булырмы?

Һаман да шул сандык, чаршау, авыл тирәсендә генә әйләнеп йөсәк, театрны алга җибәрә алмаячакбыз

— Мин технологияләрне, материалларны ничек кулланып булуы турында әйтәм. Татарны масса буларак кына кабул итү булса, без театрны алга җибәрә алмаячакбыз. Һаман да шул сандык, чаршау, үзебез күнегеп өйрәнгән авыл тирәсендә генә әйләнеп йөриячәкбез. Барыбер үсеш, спираль булырга тиеш. Хәзер Әлмәт кенә түгел, шул ук Буа театры да, Минзәлә театры да эксперименталь, үзебезгә бик үк туган булмаган әйберләрне дә күрсәтергә тырышабыз. Эксперименттан куркырга ярамый. Берничә ел элек без "Татарстан-Кавказ: легендалар безне якынайта" дигән проект белән Кавказда булдык. Русия грантын отып чыгып киттек. Ногайларда булдык. Анда үзенчә бер театр. Район үзәгендә ногайларның өч дәүләт төркеме бар. Хәзер дә аралашабыз. Ногайлар да безгә килде. Ногай район башлыгы бүлмәсендә Идегәй һәм Сөембикә рәсеме эленеп тора иде. Кумык театрында булдык, лезгин театрына бардык.

Тамашачы кулланучыга әйләнмәсен иде. Тамашачы бит нәрсәгә ияләшә? Бәрхет кәнәфидә иркенләп утырсын да, "әйдәгез күрсәтегез, нәрсә күрсәтәсез сез анда" диләр. Без бит ахыры нәрсә белән беткәнен аңламадык диләр әле. Сорау да куйма, җавабын да бир. Бусы ак иде, бусы кара иде булсын. Алай булса, безнең милләтнең фикерләве алга бармаячак. Бертольт Брехтның "Туй" спектакле бара. Аңлаган кеше аны сигезәр тапкыр килеп карыйбыз диләр. Шул ук вакытта беренче тапкыр күрсәткәндә: "Нәрсә булды соң инде бу?", дип әйтүчеләр дә булды. Бу шул ук татарлар бит инде. Әлмәттә гел театрга йөрүче тамашачылар бар. Алар безгә даими йөри. Узган ел тамашачы сезонын йомгакладык һәм хәтта тамашачыларны сәхнәләргә менгереп, аларга бүләкләр бирдек.

Кайберәүләр: "Яңалык алып килә торган спектакльләрегезне бирегез" диләр. Мин шулар өчен сөенәм. Алар унау гына булсын, әмма булсыннар. Аларның балалары да шул юлдан китәчәк бит. Әлмәт театрының бүген 30лап спектакле бар. Әмма мин тамашачыны башка юлдан җибәрик дип әйтә алмыйм.

Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтне күрсәткән әсәргә ихтыяҗ бар

Мисал өчен, без Зифа Кадыйрованың инсценировкасын куйдык. Ул — бүген иң укыла торган автор. Биш китабын укыдык та, берсен сайлап алдык. "Синсез килгән язлар" әсәрен сәхнәләштереп, инсценировкасын Камал театры артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев язды. Бүген без бу спектакль белән районнарда йөрибез. Ярты республиканы йөреп чыктык. Гел шалтыратып сорыйлар. Димәк, ул кирәк. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтне күрсәткән әйберләргә ихтыяҗ бар. Ихтыяҗ булса, без аны куябыз. Кечкенә камерный спектакльнең үз тамашачысы бар. Аларны читләштерергә ярамый. Хәтта телне бик белеп бетермәгән яшьләребез дә синхрон тәрҗемә белән карый. 20 процент тамашачы синхрон тәрҗемә белән карый. Ләкин бит алар килә. Мин 1991 елда гимназия ачып, 14 ел шунда эшләп, хәзер инде унбишенче ел театрда эшлим. Үземнең укучыларның инде балалары килә спектакльләргә. Ул гимназия чоры безнең яңарыш чоры иде. Хәзер, кызганыч, вазгыять чигенде. Ул башка төрле.

Балалар темасына килгәндә, Алмаз Садриев беренче спектаклен куйды. Без өченче каттагы залны махсус балалар залы итеп ясадык. Бик яхшы зал. Бәбиләргә мендәрләр белән махсус урыннар ясап, уен залы булдырдык. Бу — ихласлык. Кытай уенчыгы белән уйнап үскән бала театраль эшләнмәләрне, ягъни агачтан ясалган чүкечне тотып карый. Аларга бик ошый. Хәзер "Бэби" дигән икенче спектакльне ком белән куячакбыз. Махсус ком сатып алабыз. Комда казынып археологлар кебек әйберләр казып чыгарачаклар.

Аннары яңа гына курчак театры ачтык. Тамашачыны алдан әзерләргә кирәк. Авылдагы бер төркем апалар театр белән саубуллашып телевизордан театр сериалларын карап утыра. Ә безгә бит киләчәккә алмаш әзерләргә кирәк.

Тагын бер вазгыять — безнең иң авырткан ягыбыз. Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов аны гел әйтә килә: бүгенге заман әсәрләре җитмәү. Драматурглар язган әйберләребез бар дип сөйли, әмма алар безне канәгатьләндерә алмый. Нияз әйтә: Театр үзе алга китте, ә татар драматургиясе артта калды. Менә без шуның белән интегәбез. Ярый Илгиз Зәйни бар. Аның күп әсәрләрен куйдык. Тагын да күбрәк яз дибез. Курчак театры баш режиссеры итеп куйганнарына сөенәбез. Аның кебек киң диапозонлы тагын берничә кеше барлыкка килсен иде. Йолдыз Миңнуллина шундый. Ләкин безгә җитми.

Ильяс Гәрәев
Ильяс Гәрәев

Ильяс Гәрәев: Бу күргәзмәгә килгәндә, периферия театрларында рәссамнар юк. Бу элек-электән шулай. Аларны чакырып эш алып барабыз. Бу күргәзмә бик кирәк. Күп әйберне өйрәнеп була, чөнки спектакльне режиссер гына куймый. Рәссам ул төс кертә. Аларның үз алымнары бар. Менә шушы алымнарны без күрәбез. Рәссам һәрвакыт яңалык белән керә. Шулай булгач, безгә бу күргәзмәгә килеп карау бик кирәк. Бүгенге заман спектаклендә зур рольне балетмейстер уйный. Бу әйберләр күргәзмәдә чагыла. Видеовизуализация күп. Аның алымнарын күреп файдаланырга мөмкин. Театр өчен ят әйбер ул, әмма заман шуны сорый.

Нәрсәдер белергә һәм үзебезгә алырга дип Европага килдек

Типик театр кулланган алымнар да күп. Күргәзмәдә рәссамнар белән сөйләшеп аларны сайлап алырга була. Һәрбер илнең каталогы бар һәм аларны карап рәссамнарны чакырып була. Театрның күрсәтү мөмкинлекләре күбәя. Тел артка китә. Равил Сабырның "Тынлыкта гына урын бар" спектаклендә 15ләп кенә сүз ишетергә мөмкин, барысы да хәрәкәт белән башкарыла. Театр шундый формага күчә, ә моны безнең милләт бик кабул итми. Итүчеләр бар, әмма бик сирәк. Төп тамашачыбызның театр нинди формада туган, шундый формада калуын күрәсе килә. Безнең халык өчен тамаша башында да, азагында да сораулар тудырмаска тиеш. Безнең халык шуның белән хәерче, бәлки байлыгы да шундадыр инде. Һәрбер спектакль аркылы халкыбызга кирәк булган әйберне бергәләп тудырырга тырышабыз. Шуңа күрә, нәрсәдер белергә һәм үзебезгә алырга дип Европага килдек.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG