АКШ президенты Дональд Трамп Русия президенты Владимир Путин белән киләсе атнада Япониядә узачак "Зур егермелек" саммитында очрашачагын белдерде. "Русия белән мөнәсәбәтләрне яхшыртасым килә", дигән Траммп Fox News телеканалына.
19 июньдә Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Путин белән Трамп очрашуы турында хәбәре булмавын белдергән иде. Осакадагы саммитта ике яклы очрашулар графигы әзерләнә генә диде ул.
Май урталарында Путин Сочида журналистлар алдында чыгыш ясап, Мәскәү Вашингтон белән мөнәсәтләрне яхшыртуга өметләнә диде һәм Японияда "Зур егермелек" җыенында Дональд Трамп белән очрашу мөмкин дип белдерде.
Трамп элегрәк тә Путин белән Осакада июнь ахырында очрашырга ниятләве турында әйткән иде.
Буэнос-Айреста узган "Зур егермелек" саммиты кысалырында Дональд Трамп Владимир Путин белән очрашудан баш тартты. Трамп "Русия Украина корабларын басып алган бу көннәрдә Путин белән очрашу дөрес булмас иде. Ләкин без аның белән кулай вакыт җиткәч соңрак очрашырбыз" дип белдерде.