Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин: Русия Көньяк Курил утрауларын Япониягә бирергә җыенмый


Шикотан утравы, Көньяк Курил утрауларының берсе

Хөкүмәттә әлеге җирләрне үстерү нияте бар, дип белдерде ул.

Русия президенты Владимир Путин Русиянең Көньяк Курил утрауларын Япониягә бирергә җыенмавын белдерде. "Юк, бездә мондый планнар юк", дип җавап бирде ул "Вести" тапшыруы эфирында.

Аның сүзләренчә, хөкүмәт әлеге җирләрне үстерергә җыена. "Бездә Ерак Көнчыгышны үстерү буенча зур планнар бар, моңа Көньяк Курил утраулары да керә. Бу – икътисадны, балык тоту, башка өлкәләрне үстерү. Без анда инфраструктураны да үстерәчәкбез", диде Путин.

Курилның Итуруп, Шикотан, Кунашир һәм Хабомаи утраулары Икенче дөнья сугышы вакытында Совет берлеге тарафыннан оккупацияләнгән иде. Бу җирләргә бәйле бәхәсләр аркасында Япония һәм Русия әлегә кадәр тынычлык килешүе төземәгән. Былтыр ноябрьдә Япония утраулар турында 1956 елгы декларациягә кайтырга әзерлеген белдерде. Анда тынычлык килешүе төзелгәннән соң Совет берлеге Япониягә Хабомами һәм Шикотан утрауларын тапшыру турында ризалашкан.

Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштыруларына караганда, русияләрнең дүрттән өч өлеше (77%) Көньяк Курил утрауларын Япониягә тапшыруга каршы.

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG