Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Дәүләт департаменты: Русиядә дин иреге кысрыклана


Яхъя шаһитләренең дога колуы, архив фотосы

Русиядә 177 кеше төрмәдә диннәре аркасында утыра. Аларның күпчелеге – мөселманнар.

АКШ Дәүләт департаменты дөньяда диннәр иреге халәте турында еллык хисабын чыгарды. Дини азчылыклар хокуклары һәм ирекләре кысылган илләр арасында Русия, Кытай, Төркия, Пакъстан һәм башка илләр аталды.

Хисап авторлары аерым алганда Русиянең хокук яклау "Мемориал" оешмасы мәгълүматларына таянды. Әлеге мәгълүмат нигезендә, бүгенге көндә Русиядә 177 кеше төрмәдә диннәре аркасында утыра. Аларның күпчелеге – мөселманнар.

2016 елда кабул ителгән кануннар нигезендә, Русиядә күп кенә христиан дини-миссионер оешмаларның эшчәнлеге чикләнгән, дип яза Deutsche Welle​. Аларны Русия террорчылыкка бәйле дип саный. Урыс православ чиркәве исә башка дини оешмаларга мөмкин булмаган өстенлекләр белән куллануын дәвам итә.

Хисап авторлары Русиядә аерым дини оешмаларны экстремизм гаепләве белән җәберләвен күрсәтә. Мондый төркемнәр арасында "Яхъя шаһитләре" дә аталган. АКШ Дәүләт департаменты мәгълүматларына күрә, әлеге оешма вәкилләре даими рәвештә тентүләргә, милекләрен һәм әдәбиятын тартып алуга, озак сораштыруларга ия. 2017 елда Русия Югары мәхкәмәсе "Яхъя шаһитләре" оешмасын экстремистик дип тапты һәм аның Русиядә эшчәнлеген тыйды.

XS
SM
MD
LG