Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда сәясәт белгечләре җыены: "Халык ришвәтчелеккә баткан түрәләр белән компромисска барырга теләми"


Игорь Минтусов
Игорь Минтусов

Хәзерге вакытта халыкның хакимияткә ышанычы булмавы югары дәрәҗәдә җитте дип саный Мәскәүдән килгән сәясәт белгече Игорь Минтусов.

24 июнь Казанда "Волга" экспертлар клубының беренче утырышы узды. Сөйләшүнең төп темасы – "Шәһәр мохите үсешендә халыкның катнашуы". Анда Дәүләт шурасы депутатлары, хакимият вәкилләре белән беррәттән бәйсез белгечләр дә чакырылган иде. Беренче рәттә федераль сәясәт белгечләре утырды.

"Хәзерге вакытта халыкның хакимияткә ышанмавы югары дәрәҗәгә җитте. Халык түрәләрнең шәһәрне төзекләндерү юнәлешендә эшләнгән эшен, теләсә-кайсы карарын ялган дип күрә. Мин бу сүзләрне Татарстанга килгәнче яздым. Әгәр бу проблемнар сезгә туры килсә, очраклык дип уйлагыз", дип белдерде Европа сәяси киңәшчеләр берләшмәсе президенты, сәясәт белгече Игорь Минтусов.

Аның сүзләренчә, Русия хакимияте халык белән тигез дәрәҗәдә сөйләшергә өйрәнә алмады. Кешеләрнең дәгъвасын алар акылсыз балалар дәгъвасы итеп кабул итә.

"Халык белән әңгәмә кора белмәү, җәмәгать тыңлауларының күп очракта имитацион рәвештә үтүе җирле халыкның ышанычын киметә генә. Шуңа да халык хакимият белән компромисс эзләми. Хакимият тә үз фикерендә генә кала", ди Минтусов.

Өченче проблем дип Игорь Минтусов Русиядә зур сәясәт булмавын атый. Аның урынына илдә коммуналь тормышның сәясиләшүе башланды.

"Сәяси оппозиция җирле халыкның каршы чыгу мөмкинлекләрен аңлый башлады. Мисал өчен, Екатеринбурдагы хәлләр. Икенче мисал чүп реформасы белән бәйле. Ул җирле халыкны алдагы елларда да борчып торачак. Чөнки аның өчен берничә йөз чүп аеру заводы төзергә кирәк. Бер көн эчендә генә эшли алмыйлар. Ә оппозицион сәясәтчеләр моны үз файдаларына кулланачак. Бу нигезсез түгел. Моңа кадәр түрәләр чүп мәсьәләсен хәл итәр урынга мөһим булмаган башка эш белән шөгыльләнде", ди сәясәт белгече.

Игорь Минтусов проблемнан чыгуның өч юлын тәкъдим итте. Беренчедән, аскы катлам белән эшләүче гражданлык институты, коммерцияле булмаган оешмалар челтәрен булдырырга, бәйсез абруйлы кешеләрне җәлеп итәргә, хакимият җирле халык белән компромисска барырга тиешлеге әйтелде.

"Абруйлы бәйсез кешеләр кирәк. Кичә ике белгечнең сөйләшүен тыңлап тордым. Башкортстан белән чагыштырганда Татарстанда халыкның аскы катламы белән эшләүче лидерлар аз диелде”, дип өстәде ул.

Шунда ук очрашуны алып барган, КФУның журналистика югары мәктәбе мөдире Леонид Толчинский хакимиятне якларга кереште.

"Ә халык үзе дә компромисска әзер түгел кебек тоелмыймы?" дип гаҗәпләнде Толчинский.

"Мин сезнең белән килешәм. Ришвәтчелеккә баткан, үзе турында гына уйлый торган түрәләр белән халык компромисска барырга теләми", диде сәясәт белгече Игорь Минтусов.

XS
SM
MD
LG