Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Юнус-Бек Евкуров Русия саклану министры урынбасары булачак


Юнысбәк Евкуров
Юнысбәк Евкуров

Юнус-Бек Евкуров хәрби өлкәгә кире кайта. Ингушетия башлыгы вазифасына кадәр ул Идел-Урал хәрби бүлгесенең күзләү идарәсе җитәкче урынбасары булган иде.

Ингушетия башлыгы вазифасыннан киткән Юнус-Бек Евкуров Русия саклану министры Сергей Шойгуның урынбасары булачак. Бу хакта Евкуров даирәсендәге чыганакларга сылтанып "Коммерсантъ" яза.

Юнус-Бек Евкуров - хәрби кеше, Русия каһарманы. 2008 елда Ингушетия башлыгы вазифасына кадәр ул Идел-Урал хәрби бүлгесенең күзләү идарәсе җитәкче урынбасары булды.

Ингушетия җитәкчесе вазифасыннан китүе турында Евкуров 24 июньдә игълан итте. Аның мөддәте 2023 елда гына тәмамланырга тиеш иде. Эштән китү сәбәбе буларак Евкуров республикада хакимият белән һәм җәмгыять арасында бердәмлек булмауны атады.

Ингушетия башлыгы вазифасын вакытлыча Мәхмүт-Али Калиматов башкарачак. Ул берничә ел Ингушетия прокуроры булды, ә 2015 елдан Росприроднадзорның Самар өлкәсе идәрәсен җитәкләде.

XS
SM
MD
LG