Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт корылтае

28-29 июнь Уфада Дөнья башкортларының V корылтае узды. Азатлык җыенның иң кызыклы мизгелләрен җанлы блогта теркәп барды.

  • Корылтайда барлыгы 512 делегат катнашты, шул исәптән: Башкорстаннан — 288, Русия төбәкләреннән — 157, чит илләрдән — 49.
  • Җыенга берничә көн кала кайбер делегатларның исемлектән сызып ташлануы ачыкланды.
  • Милли хәрәкәт җитәкчеләрнең кайберләре җыенга чакырылмаган булып чыкты.
  • "Башкорт" оешмасы җитәкчесе Фаил Алчынов корылтайга килгәч тоткарланды.
  • "Башкорт" оешмасы активисты Илмир Мөхәммәтҗәнов чыгыш ясарга теләгәч бинадан чыгарылды.
  • Оешманың яңа җитәкчесе итеп Элвира Аиткулова сайланды
08:07 29.6.2019

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Башкорт корылтаеның икенче көнен башлыйбыз.

Бүген корылтай кунакларын Ишембай районына, Торатау геопаркына алып баралар. Күбрәк мәдәни чаралар каралса да, сәгать икедә Корылтайның җәмәгать оешмалары халыкара берлекнең башкарма комитеты утырышы узачак. Кичке дүрттә "Торатау җыены" фольклор бәйрәме узачак.

Без исә чараларны яктырту һәм бөтен дөньядан җыелган башкорт халкы вәкилләренең актуаль мәсьәләләргә фикерләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Бүген дә безне укып барыгыз!

18:50 28.6.2019

Башкорт корылтаеның яңа рәисе кем булачак?

Кичен концерт вакытында Дөнья башкортлары корылтаеның хәзерге җитәкчесе Данир Гайнуллин концертны туктатып, вазифасыннан китүен хәбәр итте. Аның вазифаларын урынбасары Эльвира Аиткулова башкарачак диелде.

Башкорт корылтаеның яңа җитәкчесе билгеләнде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:50 0:00

Башинформ язуынча, Корылтай уставына яңа кергән үзгәрешләргә күрә, хәзер аның "президиум"ы булачак. Президиумга алдагы 5 елга алты кеше сайланды. Әлеге президиум корылтайны Башкортстан Дәүләт корылтае рәисе урынбасары Эльвира Аиткулова җитәкләячәк дигән карар чыгарды.

17:23 28.6.2019

Корылтайдан көч кулланып чыгарылган делегатка штраф салынды

Фаил Алчыновны штрафсыз азат иттеләр, ләкин Илмир Мөхәмәтҗановка штраф салынды. Моның хакта Азатлыкка Алчынов үзе сөйләде.

"Мине полиция азат итте, ләкин Илмирны Киров районы мәхкәмәсенә алып киттеләр. Мәхкәмә аңа 20.1 маддәсе (хулиганлык) нигезендә 500 сум штраф салу карарын чыгарды", диде Алчынов.

17:14 28.6.2019

Шуның белән пленар утырыш тәмамланды. Резолюция тексты кабул ителде, Корылтайның башкарма комитетына әгъзалар сайланды. Алга таба делегатларны концерт көтә. Иртәгә исә мәдәни чаралар каралган.

Азатлык җанлы блогта кызыклы фикерләрне, мөһим сөйләшүләрне тәкъдим итүне дәвам итә. Безнең белән калыгыз!

17:09 28.6.2019

Корылтайның резолюция проекты бертавыштан кабул ителде. Без сезгә аның иң кызыклы һәм мөһим булган берничә маддәсен тәкъдим итәбез.

  • Башкорт матбугатына даими ярдәм итү канунын кабул итү инициативасы белән чыгарга.
  • Башкортостанның матди булмага мәдәни мирас турында канун кабул итү инициативасы белән чыгарга.
  • 2020-2030 елларда республикада милли мәгарифне үстерү концепциясен кабул итәргә.
  • Мәктәпкәчә һәм гомум белем бирү оешмалары өчен башкорт телен белгән педагог һәм фән укытучыларын максатчан укытуыны оештыру.
  • Башкортостанда фундаменталь тарих фәнен үстерү республика програмын эшләргә һәм кабул итәргә.
  • Яшь галимнәргә Русиянең югары уку йортларында һәм гыйльми оешмаларның аспирантураларында уку мөмкинлеге биргән дәүләт програмын кабул итәргә.
  • Башкортлар күпләп яшәгән төбәкләрдә башкорт тарихи-мәдәни белем бирү үзәкләр челтәрен булдыру.
  • Башкортстанга башкортларның үз ирке белән күчеп кайтуына ярдәм итү буенча республика програмы проектын эшләргә.
  • 2020-2030 елларга “Русия башкортлары” дәүләт програмын эшләргә һәм кабул итәргә.
  • Башкорт милли уен кораллары йортын булдырырга.
  • Белем бирү үзәкләрен оештыру максатында башкорт лицей һәм гимназияләренә башкорт балалар бакчаларын беркетергә.
  • Русия хакимиятенә төбәк телеканалларын дигитал эфир мультиплексларның бересенә кертү мөмкинлеген карауны сорап мөрәҗәгать итү.
17:04 28.6.2019

Пленар утырышта тәнәфес планлаштырылган булса да, нәтиҗәдә тәнәфес ясамаска булдылар. Оештыручылар утырышны ахыргача алып барып, шуннан соң концерт башларга карар иткән. Хәбәрчебез язуынча, халык арыган. Залдан чыгып китүчеләр дә бар.

Сүз уңаеннан, Хәбиров үзе өчен мөһим булган сүзләрне тыңлаудан соң, утырыштан китеп барды. Делегатлар исә эшлекле документларны кабул итәр өчен калды. Алып баручылар аларны сабыр итәргә өнди.

16:43 28.6.2019

"Хәбировны сайлыйк!"

Менә көтелгән чак да килеп җитте! Күпләр "Башкортстанның башлыгы итеп Радий Хәбировны сайлыйк, аны хуплыйк" дип әйтелер микән дип сөйләшә иде. Әлеге сүзләрне Свердоловски өлкәсе вице-премьеры Азат Салихов авызыннан әйттерделәр. "Радий Хәбировның эшләрен күрәбез, башкортлар, аны хуплыйк, Сведловск өлкәсе башкортлары аны хуплаячак", диде ул.

Әлеге тәкъдимне аягүрә басып, алкышлап каршы алдылар. Радий Хәбиров үзе дә шат, ул да алкышлады.

Хәзер инде таралашырга да мөмкиндер :)

16:30 28.6.2019

Башкорт корылтае утырышында балалар өчен бары тик башкорт телендә генә мультфильмнар чыгарган анимация студиясен булдырырга тәкъдим иттеләр. Башкортстанның БСТ төбәк телевизион канал буларак дигитал телевидениесына кермәгән, моңа борчылу белдерелде, нишләргә дип баш каталар. Башкортлар заманча дигитал контент кирәк диләр.

Бу мәсьәлә Татарстанның ТНВ каналына да кагыла. Татарстан һәм Башкортстанда аналог элемтәне өзү 14 октябрьга билгеләнгән. Милли каналлар бушлай мультиплекска кертелмәде. Төбәк каналларына 21нче төймәдә иртәнге 8-10 сәгатьләрдә һәм кич белән 17-19 сәгатьләрдә тапшырулар алып бару мөмкинлеге бирелә. Моның өчен төбәкләр үзләре түләргә тиеш була.

дәвам

XS
SM
MD
LG