Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт корылтае

28-29 июнь Уфада Дөнья башкортларының V корылтае узды. Азатлык җыенның иң кызыклы мизгелләрен җанлы блогта теркәп барды.

  • Корылтайда барлыгы 512 делегат катнашты, шул исәптән: Башкорстаннан — 288, Русия төбәкләреннән — 157, чит илләрдән — 49.
  • Җыенга берничә көн кала кайбер делегатларның исемлектән сызып ташлануы ачыкланды.
  • Милли хәрәкәт җитәкчеләрнең кайберләре җыенга чакырылмаган булып чыкты.
  • "Башкорт" оешмасы җитәкчесе Фаил Алчынов корылтайга килгәч тоткарланды.
  • "Башкорт" оешмасы активисты Илмир Мөхәммәтҗәнов чыгыш ясарга теләгәч бинадан чыгарылды.
  • Оешманың яңа җитәкчесе итеп Элвира Аиткулова сайланды
20:10 29.6.2019

​Кадерле укучыларыбыз, ике көн дәвамында Азатлык радиосы сезне Дөнья башкорт корылтае вакыйгалары, кызыклы шәхесләре, аларның фикерләре белән таныштырып барды. Безнең җанлы блог сезгә мәгълүмати яктан бай һәм кызыклы булган дип ышанабыз.

Киләчәк җанлы блогларыбызда нәрсә күрергә телисез? Үз фикер-тәкъдимнәрегезне әлеге блог форумында калдыра аласыз.

Безне укыгыз, карагыз, безгә языгыз. Азатлык радиосы белән бергә калыгыз!

15:49 29.6.2019

Дөнья башкорт корылтаена керә алмаган "Башкорт" хәрәкәте активистлары нәрсә әйтергә теләгән? "Idel.Реалии" оешма вәкилләренән аларның төп фикерләрен белешкән. Аларны биредә урыс телендә укып була.

15:40 29.6.2019

Сүз уңаеннан, Корылтай кунаклары өчен оештырылган "Торатау җыены" бәйрәменә танылмаган Донецки халык республикасы җитәкчесе Денис Пушилин да килгән. Башинформ аның Башкортстанга Дөнья башкорт корылтае чакыруы белән килүен яза. Пушилин республика җитәкчелегенә аны җылы кабул итүләре өчен рәхмәтен белдерде, делегатларны "тынычлык һәм дуслык бәйрәме" белән тәбрикләде.

15:37 29.6.2019

Шулай итеп, Корылтайның рәсми эше тәмам. Бәйрәм дәвам итә, халык бии-җырлый, уеннарда катнаша.

15:33 29.6.2019

15:00 29.6.2019

Эльвира Аиткулова: "Без бөтен дөнья башкортларын берләштерергә тиеш"

Башкарма комитеты утырышыннан соң Корылтай президиумы рәисе Эльвира Аиткулова журналистлар сорауларына җавап бирде. Ул Корылтай резолюциясен югары бәяләде, аның эченә зур мөһим проблемнар кертелүен әйтте. "Иң мөһиме - эшләргә ресурслар булырга тиеш. Без Радий Хәбировка ышанабыз, нинди ярдәм кирәк, шундый ярдәм күрсәтер дип уйлыйм", диде ул. Төп максат булып ул бөтен дөнья башкортларын берләштерүне атады, бергә эшләргә кирәк диде. ​

Эльвира Аиткулова
Эльвира Аиткулова

Татарстанга килгәндә, Башкортстан аның белән бик тыгыз эшләп килә, Татарстан депутатлары белән дә бергә эшли, диде ул. Туган телләрне укыту мәсьәләсендә хәзерге вакытта Башкортстанның мәгариф турында канунга үзгәрешләр әзерләнә. Федераль канун туган телләрне ата-ана теләге белән укытуны таләп итә, шуңа бәйле үзгәрешләр керәчәк. Шул ук вакытта ата-аналарның туган телләрне өйрәнүгә кызыксындыру, җәлеп итү мәсьәләсен дә уйларга кирәк, моны да канунда күрсәтергә кирәк, диде Аиткулова.

Бүгенге көндә Башкортстанның тел үсеше өчен күп башкарыла, иҗтимагый оешмаларга күп грантлар булдырылган. Дәүләт үз җилкәсеннән йөкне төшерми, киресенчә, дәүләт җәмгыять белән бу мәсьәләдә бергә эшләргә тиеш. Бу кануннарда да чагылыш таба, дип саный ул.

Азатлык президиум рәисеннән Корылтайга сайланган делегатларны кертмәү, аерым алганда "Башкорт" оешмасы вәкилләрен көч белән чыгару турында да сорашты. Аиткулова бу мәсьәләдә "әле берни әйтә алмавын" белдерде. "Бу егетләрне белмим, минем өчен бу эш яңа, шуңа бу мәсьәләдә әлегә фикер әйтә алмыйм", диде ул.

Киләсе ел узачак җанисәп буенча да Аиткулова әлегә фикер алышырга кирәк, бу юнәлештә ничек эшләргә кирәген уйларга кирәк диде. Бу мәсьәләләр Башкарма комитетның икенче утырышында хәл ителәчәк дип көтелә.

14:27 29.6.2019

Корылтай кунаклары катнашкан Сабантуй уеннарыннан берничә матур фотосурәт тәкъдим итәбез:

13:53 29.6.2019

Әлеге минутларда Башкорт корылтаеның Башкарма комитеты утырыша бара. Комитет Корылтай җитәкчелеген билгеләр дип көтелә.

Безгә билгеле булганча, Башкарма комитетында төбәкләрдән әгъзалар аз булуы канәгатьсезлек уятты, кайбер кешеләр "киләсе елда халык җанисәбен үткәрергә кирәк бит" дип зарланды. Моңа җавап биреп, Чиләбе, Пермь өлкәләре, Татарстан кебек стратегик төбәкләрдән вәкилләр Башкарма комитетына кертелде диелде.

Башкарма комитет утырышында яңа рәис көнбатыш башкортларга, аларның үз-үзләрен билгеләү мәсьәләсе буенча эшкә игътибар бирергә тиеш, дигән фикерләр яңгырады.

дәвам

XS
SM
MD
LG