Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт корылтае

28-29 июнь Уфада Дөнья башкортларының V корылтае узды. Азатлык җыенның иң кызыклы мизгелләрен җанлы блогта теркәп барды.

  • Корылтайда барлыгы 512 делегат катнашты, шул исәптән: Башкорстаннан — 288, Русия төбәкләреннән — 157, чит илләрдән — 49.
  • Җыенга берничә көн кала кайбер делегатларның исемлектән сызып ташлануы ачыкланды.
  • Милли хәрәкәт җитәкчеләрнең кайберләре җыенга чакырылмаган булып чыкты.
  • "Башкорт" оешмасы җитәкчесе Фаил Алчынов корылтайга килгәч тоткарланды.
  • "Башкорт" оешмасы активисты Илмир Мөхәммәтҗәнов чыгыш ясарга теләгәч бинадан чыгарылды.
  • Оешманың яңа җитәкчесе итеп Элвира Аиткулова сайланды
13:11 29.6.2019

Данир Гайнуллин –​ "Башкорт" хәрәкәтенә: "Салкын канлы булырга кирәк"

Азатлык кичә генә вазифасыннан киткән ​Дөнья башкортлары корылтаеның җитәкчесе Данир Гайнуллин белән сөйләшеп алды, аннан Корылтайның төп мәсьәләләре буенча фикерләрен белеште:

  • Вазифасыннан китүе сәбәпләре турында:
Данир Гайнуллин
Данир Гайнуллин

Минем Корылтай җитәкчесе вазифасыннан китүем – эшемнәнә канәгать булмаудан түгел. Бу вазифага килгәндә үк, җитәкчелек белән шундый килешү булган иде: мин Корылтайны зур утырышка кадәр җитәклим, шуннан соң калдырам. Мин Корылтай эшен җанландырдым дип саныйм, утырышны әзерләдем, үткәрдем, өстемә йөкләнелгән эшемне уңышлы башкардым дип саныйм.

Үземнең бу эштә алга таба эшләмәү сәбәбе шул: минем киң алып барган эшем бар. Тарихи объектларны саклау, аларны ЮНЕСКОга тәкъдим итү, халыкара фәнни эшләр әзерләү һ.б. Мин үзем өчен бу эшләрне әһәмиятле дип саныйм, шуңа шулай хәл иттем.

Үз эшемнән мин канәгать, Корылтайга күп яны кан керттем, күп яшьләрне җәлеп иттем. Башкорт халкы стратегиясен төзи башладык, бу эшкә дә күп яшьләрне тупладык.

  • Кайбер сайланган делегатларның кертелмәве, корылтайдан чыгарылуы турында:
Бөтен кешегә квота җитмәде

Корылтай – кызыклы чара, шуңа монда күп кеше катнашырга тели, ләкин безнең тәртип бар, бөтен кешегә квота җитмәде. Шулкадәр күп кеше кунак булып килергә теләде, безнең низамнамә бар, без аннан чыгып эш итәбез.

"Башкорт" хәрәкәте гамәлләрен мин дөрес дип санамыйм

Мин үзем 1990 еллардан бирле милли хәрәкәттә катнашам. Алчынов, Мөхәммәтҗанов белән булган хәлләр гел булгалый. Кемдер залдан кычкыра, игъланнар ясый. Корылтайның үз регламенты бар, шуңа ярашлы рәвештә эш итәбез. Без утырыш башында килешкәнбез: барлык тәкъдимнәр язмача кабул ителә.

"Башкорт" хәрәкәте гамәлләрен мин дөрес дип санамыйм. Әзрәк кенә салкын канлы булырга кирәк, кызу булмаска кирәк. Бөтен әйберне киңәшләшеп, аралашып, уртак фикергә килеп хәл итеп була.

  • Корылтайның яңа рәисе Эльвира Аиткулова турында:
Корылтай – демократик оешма

Ул – Башкортстан Дәүләт корылтаенның рәис урынбасары. Бу Башкорт корылтаеның статусын, тәэсир көчен күтәрү өчен ясала. Татарстанда да шулай бит (Татарстанда Милли шураны вице-премьер Васил Шәйхразиев җитәкли – ред.). Аиткулова килүе белән Корылтайда номенклатура артачак дип уйламыйм, Корылтай – демократик оешма. Соңгы елларда безгә дәүләт тарфыннан игътибар булмады, шуңа әлеге хәлне уңай күренеш дип саныйм. Дәүләт ягынннан хәзер күбрәк ярдәм булып дип өметләнәм, яхшы якка үзгәрешләр булыр дип уйлыйм.

  • Татарстан белән Башкортстан мөнәсәбәте турында:

Резолюциядә башка төбәкләр белән килешүләрне яңарту тәкъдиме кертелде. Элек безнең күпше төбәкләр белән андый килешүләр бар иде, аларны торгызырга кирәк. Бу бик мөһим, мондый килешүләр күршеләребез белән аралашуны арттыра, дуслык мөнәсәбәтен яңарта.

12:35 29.6.2019

Корылтай эшчәнлегендә катнашкан галим, тарих фәннәре докторы Марат Колшәрипов "Башкорт" активистлар​ына сүз бирмәүне авыр кабул итте, бу хәл дөрес түгел, диде ул.

Марат Колшәрипов
Марат Колшәрипов

"Аларны бөтен халык алдына алып китү – бик күңелсез күренеш, алай эшләргә кирәкми иде. Бу [көч-куәт оешмалары тарафыннан – ред.] ниндидер провокациягә охшаган. Мондый адымга барулары нык кызганыч. Алчынов – сайланган делегат, аның өчен халык тавыш бирде, ә инде монда кемдер төшереп калдырды. Аңа чыгыш ясарга мөмкинлек бирәсе иде, әйтергә теләгәнне әйтү мөмкинлеген бирәсе иде. Кызганыч, бездә шулай эшли алмыйлар шул", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Корылтай эчтәлегенә килгәндә, галим пленар утырышта кайбер мөһим мәсьәләләр яңгыраганын. кызыклы куелган мәсьәләләр булганын әйтте. Иң мөһиме – алар сүздә генә калмыйча, тормышка ашсын иде, ди ул. " Өченче, дүртенче корылтайларда да күп матур сүзләр әйтелде, ләкин резолюциядә булган күп кенә әһәмиятле мәсьәләләр тормышка ашмый калды", диде Колшәрипов.

12:02 29.6.2019

Корылтайда яңгыраган кызыклы фикерләр белән таныштыруны дәвам итәбез.

Фирдәвес Хисаметдинова
Фирдәвес Хисаметдинова

Галимә, Башкортстанның Тарих, тел һәм әдәбият институты фәнни җитәкчесе Фирдәвес Хисаметдинова "без туган телебезне саклау, үстерү өчен нәрсәләр эшли алабыз?" дигән сорауга җавап бирергә тырышты.

"Иң беренче чиратта, туган телне саклау өчен 2 сыйфат булуы кирәк: милли үз-аң һәм мин үзем булдырам дигән сыйфатлар. Әлеге сыйфатларны балаларның, һәм башкортның күңеленә салырга кирәк. Беркемдән дә курыкмыйча эш итәргә кирәк. Бу очрактан, үз язмышыңны үз кулыңа алып хәл итсәң, халыкның язмышы әйбәтрәк булыр дип уйлыйм", дип сөйләде ул "Башкорт теле" секциясе утырышында.

11:21 29.6.2019

Корылтай делегатлары Торатауга барып җитте. Монда кунакларга күп кенә мәйданчыкта тәм-томнар сатып алу, сыйлану тәкъдим ителә. Итле ризыклардан күбесенчә дуңгыз ите тәкъдим ителә икән.

11:16 29.6.2019

"Оренбурда башкорт телен саклау авыр", ди Оренбурдан килгән делегат Илшат Надирголов. Ул үзе иҗтимагый оешма башлап җибәрде, алар курайда уйнарга өйрәтү белән шөгыльләнә, өйрәнүчеләр арасында татарлар да, урыслар да, комыклар да бар, ди ул.

Илшат Надирголов
Илшат Надирголов

"Кайбер гаиләләрдә балалар белән башкортча сөйләшмиләр, шуңа яшь буын телне начар белә", ди Надирголов. Балалар телне белү өчен иң мөһиме: өйдә шул телдә генә сөйләшергә кирәк. Башкорт телен мәдәният аша популярлаштырып була, дип саный ул. Оренбурда башкорт яшьләре даими җыелып йөри.

Кайбер делегатларның корылтайга кертелмәвен Илшат ишетеп алды, ләкин сораулар Корылтайга бирелергә тиеш, ди ул. "Мөгаен, кайбер лаеклы кешеләр корылтайда катнашмыйдыр", дип әйтте ул Азатлыкка.

10:04 29.6.2019

"Башкорт" оешмасы тирәсендә хәлләр дәвам итә. Иртүктән хәрәкәтнең берничә активисты өйләрен полиция хезмәткәрләре саклап торган. "Күрәсең, бу беркем дә Торатауга бармас өчен ясала", дип яза "Башкорт" оешмасы төркеме.

Өч активистны, алар арасында "Башкорт" хәрәкәте җитәкчесе Фаил Алчыновны да Федераль иминлек хезмәтенә сорау алуга алып киттеләр, дип хәбәр ителә.

09:51 29.6.2019

Мәдәни чаралар дигәннән, кичә кич корылтай кунаклары ике концертта катнашты. Башта кунакларга корылтай үткән бинада Башкортстан сәнгать осталары концертын күрсәттеләр. Кичкә таба исә делегатларны "Ватан" этнопаркына чакырдылар, әлеге концерттан берничә фотосурәт тәкъдим итәбез.

09:28 29.6.2019

Тумышы белән Оренбурдан булган Вячеслав Чернев Варшава университетының шәркыять бүлегендә укый. Хәзерге вакытта Эразмус програмы белән ул Алманиядә дә белем ала. Вячеслав башкорт телен үзе өйрәнгән. "Мин Оренбурда туып өстем, бу тарихи башкорт җирләре. Башкорт телен өйрәнү минем өчен авыр булмады, төрки телләре белән балачактан кызыксынам", дип аңлатты ул тел өйрәнүен.

Вячеслав Чернев
Вячеслав Чернев

Башкорт теле матур яңгырашлы һәм мантыйклы тел, ди Чернев. Аны урыс теленә караганда өйрәнү җиңелрәк, монда бары тик дөрес юнәлештә алып барып укыту гына кирәк. Методиканы үзгәртү мөһим, хәзерге укытуда 1980 еллардан бирле үзгәрешләр юк, ди ул.

"Бер тел дә башка телдән ким түгел. Нинди тел генә булмасын, аларны өйрәнү кирәк. Миңа калса, үз туган төбәктәге телдән баш тартып булмый. Кайбер башкортлар урысчага күчә, алар барыбер урыс булып китми, урыслар аңында алар башкорт булып кала. Кала шартларында тел мохитен булдыру мөһим, мәктәптә укыту гына җитми. Башкортлыктан, татарлыктан курку кирәкми, аны көнкүрешкә кертү әһәмиятле", дип сөйләде ул Азатлыкка фикерләрен.

Вячеслав кайбер делегатларның корылтайга кертмәү мәсьәләсен дә ишеткән. Шул лаеклы кешеләр чакырылса, яхшы булыр иде. Ләкин бу кешеләр юк икән, корылтай да узмый дигәнне аңлатмый, дип саный ул.

дәвам

XS
SM
MD
LG