Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт корылтае

28-29 июнь Уфада Дөнья башкортларының V корылтае узды. Азатлык җыенның иң кызыклы мизгелләрен җанлы блогта теркәп барды.

  • Корылтайда барлыгы 512 делегат катнашты, шул исәптән: Башкорстаннан — 288, Русия төбәкләреннән — 157, чит илләрдән — 49.
  • Җыенга берничә көн кала кайбер делегатларның исемлектән сызып ташлануы ачыкланды.
  • Милли хәрәкәт җитәкчеләрнең кайберләре җыенга чакырылмаган булып чыкты.
  • "Башкорт" оешмасы җитәкчесе Фаил Алчынов корылтайга килгәч тоткарланды.
  • "Башкорт" оешмасы активисты Илмир Мөхәммәтҗәнов чыгыш ясарга теләгәч бинадан чыгарылды.
  • Оешманың яңа җитәкчесе итеп Элвира Аиткулова сайланды
18:50 27.6.2019

Башкорт корылтае — җыр-бию, күңел ачу урыны түгел

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте башкорт корылтае мәйданын җыр-бию, күңел ачу өчен түгел, ә милли проблемнар турында фикер алышу өчен файдаланырга чакырды.

21:50 27.6.2019

Иртәгә узачак пленар утырыш алдыннан Уфага төрле ил һәм төбәк делегатлары җыела. Рәсми булмаган програм 27 июньдә үк башланды. Кичен чит илләрдән килгән делегатлар өчен ике төрле спектакль күрсәтелде. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театрында кунаклар "Урал-Батыр" тамашасын карый алса, Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры "Башкорт туе" спектаклен күрсәтте.

Уфаның Милли яшьләр театры "Башкорт туе" спектаклен күрсәтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:15 0:00

Спектакльләр карап кайткач, Корылтайга җыелган кунаклар һәм делегатлар очрашу уздырды. Оештыручылар моны кунаклар бер-берсе белән таныша торып, аралашсын өчен эшләнелде дип аңлатты.

06:43 28.6.2019

Хәерле иртәләр, хөрмәтле укучыларыбыз, һаумыһығыҙ!

Бүген V дөнья башкортлары корылтаеның төп көне, бүген пленар утырыш уза. Көн дәвамында сезне корылтайның барлык мөһим хәбәрләре, яңгыраган белдерүләр, кунаклар белән кыска әңгәмәләр көтә, Азатлыктан аерылмагыз!

Пленар утырыш Уфа вакыты белән 10:30да башлана (Казанда – 8:30). Көндезге сәгать икедә секцияләр утырышлары узачак, кичке биштә исә – пленар утырышның икенче өлеше. 18:30да карарлар, йомгаклау документлары кабул ителәчәк, дип көтелә.

07:42 28.6.2019

Конгресс-холлда делегатларны теркәлү процессы бара. Кеше бик күп, теркәлү бүлмәсе кысан. Кунакларның бер өлеше кайда, ничек теркәләсен белмиләр, бераз буталчылык сизелә. Делегатлар арасында "начар оештырылган" дигән фикерләр дә ишетелә.

Көткән арада кешеләрнең күңелләрен ачу өчен курайда уйныйлар, бииләр.

07:54 28.6.2019

"Себеркене бәйләп себерсәң, яхшырак себерә бит ул"

Рәхимә Вәлиуллина
Рәхимә Вәлиуллина

Башкорт корылтаена Татарстаннан 5 делегат килде. Алар арасында Байлар Сабасында яшәүче ​Рәхимә Вәлиуллина да бар. Ул заманында Ташкентта яшәгән, соңрак татар егетенә кияүгә чыккан. "Татар егетенә кияүгә чыкканыма мин бик бәхетлемен, менә хәзер инде 50 ел бергә яшибез!", ди ул.

Вәлиуллина Сабаның "Дулкын" радиосында башкортча тапшыру алып бара. "Татарлар бик яратып тыңлыйлар, башкорт көйләре матур, моңлы диләр. Мин үзем бөтен яктан Сабаны мактап йөрим, аның белән горурланам, ул бик матур урында урнашкан!", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Соңгы вакытта Башкортстан белән Татарстан рәсмиләре үзара аралаша башлады, моны Рәхимә ханым күптәннән кирәк булган гамәл дип атый. "Себеркене бәйләп себерсән, ныграк себерә ул. Татар белән башкорт һәрвакыт дус булырга тиеш! Мин үзем шул дуслык мәсьәләсендә күпме еллар эшлим", диде ул.

08:11 28.6.2019

"Башкорт телен өйрәнергә теләүчеләр күп"

Башкортстанның элекке вице-премьеры, федераль сәясәтче Рафаэль Байдәүләтов Икенче башкорт корылтаен оештыруда катнашты. Быел ул корылтайга кунак буларак чакырылган. "Чакыруга мин бик шатмын, корылтайга ышанычлар зур", ди ул.

Рафаэль Байдәүләтов
Рафаэль Байдәүләтов

"Башкорт теле укытучыларын кыскартырга ярамый, бу башкорт телен укытуга тискәре тәэсир итәргә мөмкин. Алай эшләргә ярамый, башкорт теле укытучыларын күтәрергә кирәк. Башкорт телен мәҗбүри укытырга кирәкмидер ул, аңа ихтияҗ тудырырга кирәк. Әдәби тел түгел, кимендә сөйләм телен өйрәнсеннәр. Башкорт телен өйрәнергә теләүчеләр күп ул, аларга өстәмә укытырга кирәк", дип саный ул.

Дәүләт башкорт телен үстерүгә яхшы акчалар бүлергә тиеш, кыскарту түгел, бюджет артырга тиеш, дип саный Байдәүләтов. Башкорт стратегиясе халык рухын күтәрергә тиеш, монда Башкорт корылтае оешмасының роле дә зур, ди ул.

Татарстан белән Башкортстан бергә булуы белән көчле, ди Байдәүләтов. Радий Хабировның татарлар белән мөнәсәт яхшыртуын да ул дөрес гамәл дип саный. "Федерализмны яклауда ике республика элек тә берләште, хәзер дә берләшергә тиеш. Без ике көчле республика, берләшеп эш итәргә, бергәләп атларга тиеш", дип сөйләде ул Азатлыкка.

08:13 28.6.2019

Делегатларны кем каршы ала? Берничә матур сурәт тәкъдим итәбез:

08:28 28.6.2019
Булат Йосыпов
Булат Йосыпов

Башкорт режиссеры Булат Йосыпов башкорт телен популярлаштыру юлын кино аша күрә. "Бу – массалы сәнгать төре, аның чикләре юк, кино – демократик", ди ул. Үрнәк сөйләм теле булган фильмнарны күбрәк төшерергә кирәк, дип тәкъдим итә режиссер.

"Башкорт телен шәһәр теле итү өчен мохит булдырырга кирәк. Телне күтәргән социаль төркемнәр кирәк. Туган телне көнкүреш тормышка кайтара торган күп еллык дәүләт програмнары булырга тиеш", дип сөйләде Азатлыкка Йосыпов.

Башкорт стратегиясенә килгәндә, аның сүзләренчә, ул реаль булырга тиеш. Стратегия декларатив түгел, нәтиҗәсе булсын иде, ди режиссер.

дәвам

XS
SM
MD
LG