Accessibility links

Татарстан өчен федераль үзәк бурычларын түләү шартлары кырыслатылган


Татарстан парламенты
Татарстан парламенты

Федераль үзәккә түләүләрне кичектергән очракта Татарстанга штрафлар салыначак. Хәзерге вакытта республиканың федераль үзәккә 80 млрд сум бурычы бар.

Татарстан Дәүләт шурасы 11 июльдәге утырышында федераль бюджеттан республикага кредитлар бирү турында Мәскәү белән төзелгән килешүләргә үзгәрешләр кертүне раслаячак.

"Бюджет кредитларын реструктурлаштыру йөкләмәләре шартларын бозган өчен җаваплылык чаралары үзгәрә", диде Дәүләт шурасы президиумында парламент секретаре Лилия Маврина.

Дәүләт шурасы материалларына караганда, федераль үзәк республикага түләүләрне кичектергәне өчен штраф сала башлаячак. Элекке килешүләрдә бу хакта сүз юк иде. Штраф күләме Үзәк банкның төп процентының 1/300 өлешен тәшкил итәчәк. Түләүне кичектерүнең һәр көне өчен штраф салыначак. Бүгенге көндә Үзәк банкның төп проценты елына 7,5 процент тәшкил итә.

2019 елның 1 апреленә Татарстанның дәүләт бурычы 94,2 млрд сум тәшкил итте. Аның федераль үзәккә кредит күләме - 84,6 млрд сум. Кредитларның төп өлеше Универсиада өчен алынды. Соңрак бу бурыч реструктурлаштырылды.

Былтыр Татарстан федераль үзәккә керемнәрнең 75 процентын җибәргән. Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин элегрәк әйтүенчә, 2017 елда федераль бюджетка китүче керемнәр белән Татарстанда калучы акчалар нисбәте 70 процентка 30 процент булган.

"Быел бу пропорция бераз үзгәрде. Татарстанның консолидацияләнгән бюджетында керемнәрнең 25 проценты кала. Бу 273 млрд сум тирәсе. 800 млрд сум федераль бюджетка китә. Ягъни 75 процент", дигән иде Гайзатуллин былтыр декабрьдә.

XS
SM
MD
LG