Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тагын бер русияле дәүләткә хыянәт итүдә шикләнелә


Лубянкада ФСБ бинасы
Лубянкада ФСБ бинасы

Русиядә соңгы атнада икенче кешенең дәүләткә хыянәт итүдә шикләнелеп тоткарлануы билгеле булды. Ике эш турында да тәфсилле мәгълүмат юк.

Русия ватандашы Александр Воробьев дәүләткә хыянәт итүдә шикләнелә. 4 июльдә аны федераль иминлек хезмәте вәкилләре тоткарлаган дип хәбәр итә ТАСС.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре башлары. Эшнең башка нечкәлекләре турында әйтелми.

Александр Воробъев - дәүләткә хыянәт итүдә шикләнелеп тоткарланучыларның соңгы атнада икенчесе. Сишәмбе Мәскәүнең Лефортово мәхкәмәсенең Русия ватандашы Сергей Петушковны 24 августка кадәр сак астына алуы турында билгеле булды.

Петушковның эше сер булып саклана, Воробъев турында да тәфсиллерәк мәгълүмат булмас дип фаразлана.

  • Хокук яклаучылар мәгълүматынча, соңгы 20 ел эчендә дәүләткә хыянәт итүдә һәм шымчылыкта гаепләнеп Русиядә йөзләп кеше хөкем ителгән.
  • Мондый эшләрнең иң яңгырашлысы физик Виктор Кудрявцев һәм аның укучысы Роман Ковалев эше булды. Аларны Брюссельгә һипертавышлы технологияләр тапшыруда гаепләделәр. Галимнәр гаепләүне кире кага.
XS
SM
MD
LG