Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русияләрнең өчтән икесе полициянең наркотиклар ташлавын гадәти хәл дип саный


Русияләр полициянең наркотиклар ташлавы гадәти хәл, "Медуза" журналистын азат итүгә Мәскәүдә протест чаралары һәм Путин белән "туры элемтә" алдыннан ил җитәкчелегенең бу каршылыкларны сүндерү теләге ярдәм итте дип саный.

Русияләрнең 66 проценты полициянең наркотиклар ташлавы, җинаять эшләрен ялганга кору бүгенге Русиядә гадәти хәл дип саный. Моны "Медуза" журналисты Иван Голунов эше белән бәйле уздырылган Левада үзәге сораштырулары күрсәтә. Тикшерү нәтиҗәләрен РБК китерә.

Сораштыруга караганла, "Медуза" журналистын эзәрлекләү турында русияләрнең 56 проценты ишеткән. Респондентлар Голуновны иреккә чыгару сәбәпләрен төрлечә фаразлый. 29 проценты Мәскәүдә журналистны сак астына алуга каршы протест чаралары тәэсир иткән дип саный. 28 проценты Русия көне һәм президент Владимир Путин белән "туры элемтә" алдыннан протестларны сүндерү өчен Голуновны ил җитәкчелеге кушуы белән чыгарганнар дип уйлый. Тагын 32 проценты журналистны кулга алу һәм аңа җинаять эше ачу өчен чынлап та нигезләр булмавы турында белдерә.

Русияләрнең 55 проценты Иван Голуновның эше эчке эшләр министрлыгы өчен бернинди дә җитди нәтиҗәләргә китермәячәк дигән фикердә. 36 проценты киресенчә уйлый. Бары тик 18 проценты гына полициянең наркотиклар ташлавы сирәк очрый торган күренеш дип белдерә. Күпләр мондый канунсыз эзәрлекләүләрдән югары даирәдәге абруйлы танышлар булу гына коткарып кала ала дип саный.

"Русияләр мондый эшләр корпоратив мәнфәгатьләр, яхшы хисаплар өчен яки берәрсе кушыу белән ялганга корыла дип саный", дип искәртә Левада үзәге җитәкчесе Лев Гудков.

"Тәртип саклау оешмаларындагы коррупция респондентларда өметсезлек уята. Алар эшне вазифаларыннан алынган генералларга тагып куярлар, ә эчке эшләр министрлыгындагы черегән систем үзгәрмәячәк дип ышана", ди эксперт.

Иван Голунов 6 июнь тоткарланды һәм аңа күп күләмдә наркотиклар сатарга җыенуда гаепләү белдерелде. Мәхкәмә журналистны ике айга йорт сагына җибәрде. Голунов билгесез матдәле ике пакетны рюкзагына ташлаулары турында сөйләде һәм кыйнауларга зарланды.

"Медуза" журналистын яклап Русиянең төрле шәһәрләрендә, шул исәптән Казан һәм Уфада да пикетлар узды.

11 июнь көнне Русия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев журналистның гаебе дәлилләнмәүне әйтеп, аңа карата җинаять эше туктатылуын әйтте.

Эчке эшләр министрлыгының бу эш белән бәйле берничә түрәсе вазифаларыннан алынды.

XS
SM
MD
LG