Тыва республикасында елганы ерып узганда машина аву нәтиҗәсендә ун кеше һәлак булган. Алар арасында 6 кеше – бәлигъ булмаганнар. Моның хакта Эчке эшләр министрлыгының Тыва бүлекчәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Каза Бай-Тайгин районында, Шуй елгасын күчү омтылышы вакытында булган. Җирле халык полициягә шалтыратып, УАЗ машинасының авуы турында хәбәр иткән. "Каза урынында бату билгесе булган 10 мәет табылган, алар арасында алтысы – бәлигъ булмаганнар", диелә хәбәрдә.
Хокук саклаучылар машинада булган кешеләрнең төгәл санын билгели. Һәлакәтнең сәбәпләрен ачыклау өчен каза урынына оператив эшче төркем җибәрелгән.