Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай ширкәте Менделеевскида завод ачмакчы


2018 елда Казанда Кытай баш консуллыгы бинасы ачылуы.
2018 елда Казанда Кытай баш консуллыгы бинасы ачылуы.

Кытайлар парк инфраструктурасының үсеш алуын мактый.

Кытай инвесторлары Татарстанның Менделеевски сәнәгать паркында завод ачу белән кызыксына. Бу хакта "Сычуань Рэйлвэй Инвестмент Групп" ширкәте баш мөдире ярдәмчесе Чжан Жуйин хәбәр иткән.

"Сәнәгать паркының инфраструктурасы бик яхшы үсеш алган. Су, электр энергиясе, инженер челтәрләре – барысы да бар. Безгә бу шәһәрдә инвестицион өлкә бик яхшыдыр кебек тоела" дип китерә аның сүзләрен "Татар-информ".

Инвестор, Менделеевски газ ресурсларына бай булганлыктан, Лучжоу шәһәренең химия ширкәтенә мәйданчык тәкъдим итәчәк.

Чуашстанда Кытайның сөт җитештерү заводы төзелү турындагы хәбәр Чуашстанның үзендә дә, Русиянең башка төбәкләрендә дә шау-шу уятты. Халык төрле каршылык чаралары уздырып килә.

XS
SM
MD
LG