Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Полукамушки"да яшәүче Зәйтүнә Коротковага ярдәм итү өчен исәп-хисап счеты ачылды


Зәйтүнә Короткова
Зәйтүнә Короткова

Элегрәк мәхкәмә Короткованы өеннән чыгару карарын кабул итте.

Каза хәлендәге йортларда яшәүчеләр Яшел Үзәннең тарихи үзәге саналган "Полукамушки"да гомер итүче 68 яшьлек Зәйтүнә Коротковага финанс ярдәм итү өчен исәп-хисап счетын ачты. Пенсионер йорты каза хәлендә дип санала. Мәхкәмә аны йортыннан чыгару карарын кабул итте.

"Мин хисап ачтым. Бәлкем миңа кемдер ярдәм итә алыр. Бәлкем мин иске хрущевка булса да сатып ала алырмын. Сукбайлардан, янгыннан, туберкулез белән авыручы кешедән калган йорт булса да сатып алырга әзермен. Мин аны чистартачакмын, юачакмын. Мин канун бозучы түгел, чистартырмын", диде Короткова "Idel.Реалии"га.

Зәйтүнә Короткова Яшел Үзәннең "Полукамушки" дигән тарихи урынында 50 ел гомер итә. 2015 елда аңа йортының каза хәлендә икәнен искәртеп киткәннәр, шәһәр хакимияте сүзләренчә, бу карар имеш 2011 елда ук чыгарылган булган. Зәйтүнә ханым торган 35 дүрткел метрлы фатир өчен аңа 380 мең сум акча бирәләр, ләкин ул бәягә Яшел Үзәндә бернинди дә фатир алып булмый, калганына ипотека алырга кушып, йорттан мәҗбүри чыгарга кушалар. Шуннан бирле Зәйтүнә ханым мәхкәмә юлларын таптарга мәҗбүр.

Элегрәк Короткованы 1 майда Казанда митингта ясаган чышыгы турында сөйләшергә прокуратурага чакырганнар иде.

XS
SM
MD
LG