Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 68% кеше көн саен телевизорны кабыза


Моның хакта Татарстанның элемтә һәм мәгълүматлаштыру Айрат Хәйруллин белдерде. 14 октябрь көнне Татарстан тулысынча дигитал телевидениега күчәргә тиеш.

Татарстанда 4 яшьтән олырак булган кешеләрнең 68%-ы телевизорны көн саен кабыза. Моның турында Татарстан министрлар кабинетында чыгыш ясап, Татарстанның элемтә һәм мәгълүматлаштыру Айрат Хәйруллин белдерде.

118 мең йортта һаман аналог телевидение карыйлар. Хәзерге вакытта алар белән актив эш алып барыла, ди министр. 14 октябрь көнне Татарстанда бер кеше дә телевидениесыз калмасын өчен, көн саен дигитал телевидениега 1 меңнән артык кеше күчәргә тиеш, әлегә көн саен 600 кеше генә күчеш башкара.

Быел Русия тулысынча дигитал телевидениегә күчеп бетәргә тиеш. Кайбер төбәкләрдә аналог элемтә туктатылды. Татарстанда тулысынча дигитал телевидениега күчү 3 июньдә булырга тиеш иде. 4 июнь - Ураза бәйрәме дип, аны октябрьгә күчерделәр.

Кайберәүләр әлеге кичектерүне Ураза бәйрәме белән түгел, сайлаулар белән бәйли. Башкортстанда көзен республика башлыгын, ә Татарстанда Дәүләт шурасы депутатларын сайлаячаклар. Шулай итеп бу республикаларда аналог телевидение сайлау агитацияләре һәм тавыш бирү узгач кына сүндереләчәк.​

XS
SM
MD
LG