Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан "Мәгариф" дәүләт проектына 17,5 млрд сум алачак


2024 елга кадәр Башкортстанга "Мәгариф" федераль милли проектын тормышка ашыруга бюджеттан 17,5 млрд сум аерылачак.

Моның турында Башкортстанның мәгариф министры вазифаларын башкаручы Айбулат Хаҗин белдерде. Аның сүзләренчә, акчалар мәгарифнең сыйфатын арттыруга тотылачак. Аерым алганда, финанс мөгаллимнәрнең квалификациясен арттыру, яңадан әзерләү, матди-техник җиһазларны яңарту кебек эшләргә тотылачак.

Акчаның бер өлеше шулай ук яңа мәктәпләр һәм балалар бакчаларын төзүгә тотылачак, ди министр вазифаларын башкаручы. Моннан тыш эшли торган белем бирү оешмаларында ремонт ясау да карала.

Азатлык элегрәк хәбәр иткәнчә, 2021 елда Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә татар полилингваль интернат-мәктәп ачылачак. Аны 2013 елда ябылган интернат-мәктәп урынында ачарга җыеналар. Мәктәптә укыту татар, рус һәм инглиз телләрендә барачак.

XS
SM
MD
LG