Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан парламентына сайлауга ике фиркане теркәмәде


2 августта Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе ике фирка исемлекләрен Дәүләт шурасына сайлауга теркәүдән баш тартты.

"Русия ветеранны фиркасе" 15272 имза җыйган иде, аларның биш меңе тикшерүгә алынган. Тикшерү нәтиҗәсендә имзаларның 29,9 проценты гамәлсез дип танылган. Шуңа күрә фирка исемлекләре теркәлмәгән.

Шул ук сәбәп белән "Российский общенародный союз" фиркасе дә теркәлмәгән.

Шулай итеп, Татарстан Дәүләт шурасы сайлауларында җиде фирка: "Бердәм Русия", КПРФ, "Гадел Русия", ЛДПР, "Русия коммунистлары", Партия Роста һәм Русия пенсионерларының социаль гаделлек өчен фиркасе катнашачак.

Татарстан парламентына сайлаулар 8 сентябрь узачак. Республика халкы 100 депутат сайлаячак: 50се - фирка исемлекләреннән, 50се - бер мандатлы бүлгеләрдән.

XS
SM
MD
LG