Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зеленский: Русия Кырымны кайтарса, G8-гә кушылырга мөмкин


Владимир Зеленский
Владимир Зеленский

Украина, Германия һәм Британия Русиянең Зур җиделек төркеменә кайтуга каршы. Алар Мәскәү Украина белән бәйле шартларны үтәмәде дип белдерә.

Украина президенты Владимир Зеленский фикеренчә, Русиянең G8 төркеменә кайтуның шартлары булып Украинага аннексияләнгән Кырымны кайтару, украин сәяси тоткыннарын һәм диңгезчеләрен азат итү, Донбасста бәрелешләрне туктату булырга тиеш. Бу хакта Зеленский Facrbook-та язды.

Элегрәк шулай ук Германия дә Франция белән АКШның Русияне 2020 елда "Зур җиделек" саммитына чакыру тәкъдимен кире какты. Германия хөкүмәтенең рәсми вәкле Штеффан Зайберг сүзләренчә, Мәскәү Украина көнчыгышындагы низагка карата үз позициясен үзгәртергә тиеш. Бары тик шуннан соң гына "Җиделек" Русияне чакыру мәсьәләсен караячак дип хәбәр итә DPA.

Британия премьер-министры Борис Джонсон шулай ук Русия G8 форматына кайтуның бөтен шартларын үтәмәде дип белдерде.

Бер көн элек Франция президенты Эммануэль Макрон АКШ президенты Дональд Трамп белән Русияне 2020 елда Нью-Йоркка G7 җыенына чакыру турында килешкән дип хәбәр ителде.

Трамп Русиянең төркемгә кайтуын хуплап беренче тапкыр гына чыгыш ясамый.

  • Русиянең әлеге төркемдәге әгъзалыгы 2014 елда Кырым аннексиясе өчен туктатылган иде.
  • Быел G7 саммиты 24-26 августта Франциядә узачак.
XS
SM
MD
LG