Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинга кырымтатар морзалары анты кәгазен тапшырган Февзи Якубов вафат


Февзи Якубов
Февзи Якубов

23 август 82 яшендә Кырым инженер–педагогия университеты президенты Февзи Якубов вафат булды. Аның җеназасы 25 август көнне Акмәчетә узачак.

2014 елда Русиянең Кырымны басып алуыннан соң карашлары Мәскәү ягына авышкан Февзи Якубов башка кайбер кырымтатар җитәкчеләреннән аермалы буларак ректор вазифасыннан алынмады.

2016 елда ул ректор вазифасын үзенең улы - Чингиз Якубовка тапшырды. Үзе исә бу көнгә кадәр университет президенты булып эшләде.

2017 елда Кырым Дәүләт Шурасы Февзи Якубовка Мактаулы кеше исеме биргән иде. Кырымның Мәскәүдән куелган хакимияте белән беренче көннәрдән хезмәт итә башлаган Якубов Кырымтатар мәҗлесе тарафыннан кискен тәнкыйть үтына тотылды.

2015 елда Кырымнан Киевка китәргә мәҗбүр булган АТР бәйсез кырымтатар телеканалы 2017-2018 еллар дәвамында Кырымда җирле хакимиятләр белән хезмәттәшлек итә башлаган бер төркем кырымтатарлар хакында видеороликлар күрсәтеп торды. Анда аларның Украина заманында сөйләгәннәре сурәтендә 2014 елдан соң моңа тулаем капма-каршы сөйләгәннәре күрсәтелде. Видеолар ахырында сатлыкҗаннар дигән нәтиҗә ясала иде. Мондый видеолар мөфти Эмирали Аблаев, Украина каһраманы булган Февзи Якубов, Кырым дәүләт шурасы вице-спикеры Ремзи Ильясов, Кырымның милләтара мөнәсәбәтләр һәм сөргенгә дучар ителгәннәр эшләре комитеты рәисе​ Заур Смирнов һәм башкалар хакында аеры-аерым күрсәтелеп торды. Нәтиҗәдә халыкта аларга булган ышаныч юкка чыга барды.

Украина каһарманы Февзи Якубов 2018 елда Русия президентын сайлаулар вакытында аның Кырымдагы ышанычлы кешесе булып кырымтатарларны сайлауда катнашырга өндәп телевидениедән махсус чыгышлар ясады. Апрель аенда Кырымда Русия президенты Владимир Путин белән булган очрашуда ул кырымтатар морзаларының Русиягә тугрылыклы булуы хакында имеш XVIII гасырда имзалаган хатны тапшырган иде. Әлеге хәлдән соң аның халык алдында дәрәҗәсе тагын да төште. Тарихчылар мондый хат булмаган һәм булса да аны ул заманда сәяси максатлардан Русия оештырган дип тавышландылар.

Февзи Якубов 1993 елда Акмәчеттә Кырым инженер –педагогия университетын оештырган, торгызган ректор була. Университет сөргенлеккә дучар ителгән халыкларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү максаты белән булдырылды. Монда укыган студентларның 50-60 проценты кырымтатарлар. 2014 елгы аннексиядән соң соң университетта аттестация сылтавы белән Мәскәүнеке белән карашлары туры килмәгән укытучыларны эштән алулар башланды, кырымтатар проректорлары алмаштырылды.

2015 елда Февзи Якубовның улы Чингиз Кырымның Украина ягыннан су, электр блокадасын матбугатта тәнкыйть итүчеләрнең берсе булды.

Февзи Якубовның җеназасы 25 август Акмәчеттә узачак.

XS
SM
MD
LG