Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Кытай уйгырлар телефоннарын контроль итү өчен хакер һөҗүме оештырган


Әлеге һөҗүм нәтиҗәсендә барлык iPhone-нар куркыныч астына эләкте. Һөҗүм iOS системын кулланган телефоннардан тыш Android һәм Windows җиһазларына да карарга мөмкин, ди белгечләр.

iPhone телефоннарына август азагында билгеле булган хакер һөҗүмен Кытай хакимиятләре оештырган. Моның турында чыганакларга сылтанып TechCrunch яза. Басма хәбәр итүенчә, әлеге һөҗүм нәтиҗәсендә алар уйгырлар телефоннарын контрольгә алырга теләгән.

Басма мәгълүматына күрә, һөҗүм уйгырларга гына юнәлгән булса да, зыянлы сайтларга ялгыш кергән башка iPhone кулланучылар да хакерлар корбаннары булырга мөмкин. Әлеге зыянны чикләү өчен хәтта АКШның Федераль тикшеренү идарәсе (FBI) Google-га мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган.

Хакер һөҗүмен Кытай хакимияте оештырганын Forbes чыганаклары да раслаган. Басма һөҗүм iPhone-нарга гына түгел, Android һәм Windows җиһазларына да кагылырга мөмкин дип кисәтә. Хакерлар әлеге һөҗүмне Синҗан уйгыр автоном төбәгендә кулланылган операцион системнарга карап оештырган.

Google ширкәте әлегә бу мәгълүматка фикер белдермәде. Microsoft ширкәте әлеге проблемны өйрәнүен һәм, кирәк булган очракта, чаралар күрергә әзер булуын белдерде.

29 август көнне Google, iOS-та җитешсезлекләр булу сәбәпле, хакерларның ике ел дәвамында йөзләрчә мең кешенең iPhone-нарына керә алганын хәбәр итте. Алар iPhone-да булган мәгълүматны, аерым алганда WhatsApp һәм Telegram-дагы язышуны да күрә алган. Вирусның iPhone-га эләгүе өчен кулланучыга зыянлы сайтка керү дә җиткән. Google белгечләре әлеге җитешсезлекне 2019 елның февралендә тапкан, шунда ук аның турында Apple ширкәтенә хәбәр иткән, Apple җитешсезлекне төзәтә торган яңарту чыгарган.

Соңгы елларда медиа чаралары Кытай хакимиятенең Синҗан уйгыр автоном төбәгендә яшәүче мөселманнарны эзәрлекләвен хәбәр итеп тора. Уйгырларны һәм төбәктәге кайбер башка мөселман халыкларны, шул исәптән татарларны да, "сәяси тәрбия" үзәкләренә ябалар. Der SPIEGEL мәгълүматына караганда, Синҗан төбәгендә халык ныклы күзәтү астында яши. Моның өчен махсус техник систем да булдырылган.

Кытайда мөселманнарның эзәрлекләнүенә бәйле башлыча Көнбатыш илләре чаң суга. АКШ хакимияте уйгыр һәм башка мөселман азчылыкларының хокукларын бозган өчен Кытайга чикләүләр кертү мөмкинлеген карый.

XS
SM
MD
LG