Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге Русиягә карата шәхси чикләүләрне ярты елга озайтты


Европа берлеге Русиянең физик һәм юридик затларына кертелгән шәхси чикләүләрне озайтты.

Санкцияләр "Украинаның бөтенлеген, суверенитетын һәм бәйсезлеген какшату өчен" озайтыла диелә Брюссель хәбәрендә.

Чикләүләр исемлегендә Русия һәм Украинаның 170 ватандашы, 44 юридик заты бар. Санкцияләр, аерым алганда, аларның активларын туңдыру һәм физик затларга Европа берлегенә керүне тыюны күз уңында тота.

Европа берлеге һәм АКШ Кремльгә каршы чикләүләрне Русиянең Кырым аннексиясе һәм Донбасстагы низагка тыкшынуы өчен керткән иде. Мәскәү Кырым аннексиясен "тарихи гаделлекне тергезү" дип атый һәм Украина көнчыгышындагы сугышта катнашуын инкарь итә.

Шәхси чиләүләрдән тыш, Европа берлеге Русиягә карата икътисади чикләүләр дә кертте.

XS
SM
MD
LG