Әлеге вакытта янгынның килеп чыгу сәбәпләрен ачыклау эше бара. Зөябаш авылы мәктәбенең тарих укытучысы Тимур Сорокин сүзләренә караганда, бинага өч яклап ут төрткәннәр.
"Янгын чыккан урында төнге икегә кадәр булдым, янгын сүндерүчеләр белән дә сөйләштем. Йортка өч яктан ут төрткәннәр.
Бу җәйдә генә дә янгын сүндерүчеләр монда дүрт тапкыр килде, ягъни бинаны берничә мәртәбә яндырырга маташтылар. Бу янган объектларның беренчесе түгел. Узган ел Барыш район үзәгендә Акчуриннар йортының берсе янып юкка чыкты", ди Тимур Сорокин.
Тимур сүзләренчә, бу йорт Тимербулат Акчуринның кияве, сәүдәгәр Хәсән Сәет-Шакуловныкы була.
"Хәсән Сәет-Шакулов – Монголия һәм Манчжуриядән сарык йонын кайтаручы, тукыма фабрикаларын чимал белән тәэмин итеп торучы эре эшмәкәр. Моннан тыш Идел төбәгенең 19 фабриканты берлегенә нигез салучыларның берсе. Хәсән Сәет-Шакулов Тимербулат Акчурин белән хәйрия эшчәнлеген башкарган. Зөябаш авылы кешеләре өчен алар дини һәм дөньяви белем бирү йортларын төзегән”, дип сөйләде Сорокин.
Совет чорында бу йортта урта мәктәп урнашкан, монда 5-10нчы сыйныф балалары белем алган. Авылда аны "Шакулов мәктәбе" дип йөртәләр.
Бүген авылда Акчуриннар белән бәйле җиде мәдәни мирас объекты бар – Сөләйман Акчуринның тукыма фабрикасы бинасы, Акчуриннарның ике торак йорты, Акчуриннар утары, утар янында торак йорт һәм парк, ике мәчет. Болар барасы да XIX һәм XX гасырларда төзелгән биналар. 2017 елда Акчуриннар утары мәдәни мирас объектлары реестрыннан чыгарыла. Экспертлар бинаның мәдәни кыйммәте билгесез ди.
Узган атна Тимур Сорокин Томскида узган татар төбәген өйрәнүчеләр форумында Акчуриннар гаиләсенең нәсел утары турында чыгыш ясады. Ул Зөябашта Акчуриннар йортларының берсендә музей ачарга хыяллана.
"Зөябаш авылында фабрикант Акчуриннарның дүрт йорты сакланып калган. Шуларның берсе буш тора, җимерелгәнче тизрәк чарасын күрергә кирәк", дип фикерен белдерде ул.
Сорокин сүзләренә караганда, Сөләйман Акчурин XIX гасырда төзегән йорттан хастаханә ясаганнар һәм табиблар әле дүрт-биш ел элек кенә аннан башка бинага күчкән.
"Бинаның икенче катында бала табу йорты урнашкан иде, операцияләр дә ясыйлар иде", дип сөйләде ул.
Тимурны ул йортның язмышы борчый. Акчуриннар байлыгын эзләүчеләр иске йортның астын-өскә китергән: хәзинә эзләп нигезләрне, тәрәзә төпләрен, идәннәрне куптарганнар. Күптән түгел бизәкләп ясалган борынгы мичне сүткәннәр.
Томскида узган төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумында ул үзен борчыган мәсьәлә турында Дөнья татар конгрессы җитәкчелегенә җиткергән.
"Безнең музей ачуга барысы да әзер. Бары бинага бераз ремонт ясар өчен акча кирәк. Бусы – иң авыры", диде ул Азатлыкка.
Акчуриннар
Акчуриннар – Сембер губернасы һәм Идел буенда эре татар сәүдәгәрләр. Бу нәсел турында беренче искә алулар XVI гасыр башына карый. Патша Русиясендә Акчуриннар беренчеләрдән булып тауарны алып-сатып кына калмый, үзләре җитештереп чыгара башлый. Акчуриннар тукыма фабрикалары тота, берничә сәүдә-сәнәгать берләшмәләрен оештыра. Моннан тыш, хәйрия эше алып баралар – китапханәләр, эшчеләргә мәдәният йортлары, фәкыйрләр һәм ятимнәргә бушка туклану ашханәләре төзегән, китап, газет бастыруга акча бүлеп биргән.