"Эхо Москвы" радиостанциясенең баш мөхәрире Алексей Венедиктов эксперимент рәвешендә Казанда 2021 елда Русия Думасы сайлауларында электрон тавыш бирүне оештырырга тәкъдим итә. Әлеге тәкъдимне ул Русия үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфиловага җибәргән. Мөрәҗәгать фотосын Венедиктов үзенең Telegram-каналында чыгарды.
"Эхо Москвы" баш мөхәррире Мәскәү Иҗтимагый пулаты рәисе урынбасары да булып тора.
"Мәскәүнең Иҗтимагый пулаты Мәскәү шәһәр думасы белән берлектә электрон тавыш бирү системы кертү мәсьәләсен карый. Мәскәү тәҗрибәсе уңышлы булды дип саныйм, чөнки системны җимерү дә, бюллетень ташлаулар да булмады. Ләкин шулай да экспериментның чикләрен киңәйтү белән ашыкмауны сорыйм, чөнки җәмәгатьчелектә сораулар җыелды", дигән Венедиктов.
Тәҗрибә рәвешендә ул 2021 елда Русия думасына депутатлар сайлауда электрон тавыш бирүне Мәскәүдә һәм Казанда оештырырга тәкъдим итә. "Казанда, Мәскәүдәге кебек, мәгълүмати технологияләр зур үсеш алган", дип яза Венедиктов.
Электрон тавыш бирү системын 8 сентябрьдә Мәскәү думасы депутатларын сайлауда сынап карадылар. Мәскәүләр намзәтләр өчен тавышларын онлайн – компьютердан яки телефон аша бирә алды. Сынау өч сайлау бүлгесендә узды.