Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Европа/Азатлык Радиосы президенты журналист Станислав Асеевны азат итәргә чакыра


Станислав Асеев
Станислав Асеев

Азат Европа/Азатлык Радиосы җитәкчесе радио белән хезмәттәшлек итүче Украина журналистларын Донецки фетнәчеләре тоткынлыгыннан азат итәргә чакыра, Украина президенты Владимир Зеленский Киев моңа бөтен көчен куячак дип вәгъдә итте.

Украина президенты Владимир Зеленский Киевта матбугат очрашуында блогер һәм Азатлык радиосының украин редакциясе белән хезмәттәшлек итүче Станислав Асеевны азат итү өчен Киев бөтен көчен куячак дип белдерде. Журналист Русия яклы фетнәчеләр контролендәге "ДНР"да ике елдан артык ябып тотыла. 1 октябрьдә аңа 30 яшь тулды.

Асеевны һәм тагын бер блогер һәм Азатлыкның украин телле хезмәтенең штаттан тыш журналисты Олег Глазюкны азат итәргә Киевта узган матбугат очрашуында Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясе президенты Джейми Флай да чакырды. Ул шулай ук Крым.Реалии сайты авторы Николай Семенаны эзәрлекләүне туктатуны таләп итте. Флай сүзләренчә, журналистлар вакыйгалар турында курыкмыйча сөйләгәннәр һәм моның өчен югары бәя түли.

Манилада ПЕН-үзәкнең халыкара конргессы да Асеевны яклап флешмоб белән башланды. Делегатлар журналистка теләктәшлек белдерде һәм #FreeAseyev дип язылган плакатлар күтәрде.

Станислсав Асеев - Донецкида сугышлар башлангач та язуын туктатмаган журналист. Көнчыгыш украин фетнәчеләре аны 2017 елның язында тоткарлый. Шуннан бирле Асеевны бер генә тапкыр күрсәтәләр - Русия дәүләт телевидениесенә ул үзенең шымчылыкта гаепләнүе турында әйтә.

Олег Галазюкны да фетнәчеләр 2017 елда кулга ала. Расланмаган мәгълүматларга караганда, ул Донецки тикшерү изоляторында утыра. Глазюкны нидә гаепләүләре билгеле түгел. Аның янына халыкара оешмалар вәкилләрен кертмиләр.

Николай Семена Акмәчеттә яши. 2015 елда ул Русиянең Кырым аннексиясен тәнкыйтьләүче мәкалә чыгарды. "Сепаратизмга чакыруда" гаепләнеп, журналист ике ярым елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде. "Мемориал" хокук яклау үзәге аны сәяси тоткын дип атады.

XS
SM
MD
LG