Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран хакимияте Русия журналисты Юлия Юзикны азат итте


Юлия Юзик, "Аллаһ кәләшләре" китабы авторы
Юлия Юзик, "Аллаһ кәләшләре" китабы авторы

Иран хакимияте узган атнада Тәһранда тоткарланган Русия журналисты Юлия Юзикны сак астыннан азат иткән. Ул Мәскәүгә кайткан, дип хәбәр итә "Новости" агентлыгы Ирандагы Русия илчелегенә сылтанып.

Хәбәрдә Юзиктан гаепләүләр алыну-алынмау һәм гомумән әлеге гаепләүләрнең рәсми белдерелү-белдерелмәве әйтелми.
Русия журналисты Юлия Юзик октябрь башында Иран башкаласы Тәһранда тоткарланды. Иран тышкы эшләр министрлыгы Юзикны 4 октябрь көнне "кайбер аңлатмалар бирү" өчен тоткарлануын һәм тиз арада азат ителәчәген әйткән иде. Шулай ук Иран хакимияте тоткарлауның сәбәбе булып виза проблемнарын торуын белдерде.

Юзик үзе аны Израилның махсус хезмәтләре белән хезмәттәшлек итүдә гаеплиләр дип әйткән де.

Юлия Юзик — террорчы хатын-кызлар турында "Аллаһ кәләшләре" дип аталган һәм Беслан фаҗигасенә багышланган "Беслан көндәлеге" китаплары авторы. 2016 елда Михаил Ходорковский теләктәшлегендә "Парнас" фиркасеннән Русия думасына Дагыстаннан депутатлыкка дәгъва иткән иде. Юзикны азат итүне "Чикләрне танымаучы хәбәрчеләр" оешмасы таләп итте.

XS
SM
MD
LG