Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: Русияләрнең хакимият башбаштаклыгыннан куркуы беренче өчлеккә күтәрелгән


Мәскәүдә ризасызлык белдерүчеләрне тоткарлау
Мәскәүдә ризасызлык белдерүчеләрне тоткарлау

Русияләрне иң куркыткан нәрсәләр — якыннарының авыруы, дөнья сугышлары һәм хакимиятләрнең башбаштаклыгы.

Хакимиятләрнең гамәлләреннән курку июль аендагы җиденче урыннан өченче урынга күтәрелгән. Бу турыда Левада үзәгенең яңа тикшеренүе хисабында языла. Тикшеренү сентябрь аенда Русиянең 50 төбәгендә уздырылган сораштыру нәтиҗәләренә нигезләнә.

Левада үзәгенең мөдир урынбасары Денис Волков РБКга белдергәнчә, хакимиятләре башбаштаклыгыннан куркуның артуына беренче чиратта пенсия реформасы һәм халыкның реаль керемнәре кимү сәбәп булган.

Политолог Константин Калачев фикеренчә, бу куркуның артуы Мәскәүдә узган җәйдәге митингларны көч белән тарату һәм полиция наркотик ташлап ялган гаепләү белдергән Иван Голунов эше сәбәп булган.

Социологлар русияләрдән үз куркуларын күрсәтү өчен биш баллы систем тәкъдим иткән. Бер балл курку булмавын, биш балл даими куркуны аңлата.

Беренче унлыкка шулай ук авырып китүдән, ярлылыктан, репрессияләрдән, режимның кырыслануыннан, җинаятьчеләр һөҗүмнәреннән, СПИДтан һәм үлемнән курку кергән.

Шул ук вакытта русияләрнең төп куркулары исемлеге мондый сораштыру беренче мәртәбә уздырылган 1994 елдан бирле бик үзгәрмәгәнлеге языла. Бу чорда гел диярлек беренче урында якыннарның һәм балаларның авыруы булган.

XS
SM
MD
LG