Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәрвишләр бистәсе активисты биш тәүлеккә кулга алынды


Руслан Тимергалиев

Казанның Совет район мәхкәмәсе Руслан Тимергалиевны хулиганлыкта гаепле дип таныды.

29 октябрьдә Казанның Дәрвишләр бистәсе активисты Руслан Тимергалиев кечкенә хулиганлык кылуда гаепле дип танылды. Бу хакта Idel.Реалии хәбәр итә. Дәрвишләр бистәсендә урнашкан тарихи мунча бинасын җимерүгә каршылык күрсәткәндә, имеш, сүгенгән, куллары белән комачаулаган.

Казанның Совет районы мәхкәмәсе 28 сентябрьдә булган хәлләрне тикшергән. Ул көнне Тимергалиев һәм тагын берничә кеше бинаны җимерүдән саклап калыр өчен кизүдә торган. Мунча бинасы тирәсенә элек Русиянең Эчке эшләр министрлыгы системында эшләгән, кешеләрне җәзалау өчен хөкем ителгән Сергей Толстых идарәсендә хосусый сакчылар ширкәте кешеләре бәреп кергән. Алар активистларны, шул исәптән берничә хатын-кызны, койма артына өстерәп чыгарган, алар кешеләрне чәчләреннән тарткан, кулларын каерган, буган. Бу хәлләрне видеога төшергән кешеләрнең техникасына да сакчылар суккан. Бер кадрда Сергей Толстых да эләккән.
Дәрвишләр бистәсе кешеләр әйтүенчә, шушы хәлләрдән соң мунча тирәсенә полиция экипажы килеп тукталган. Әмма алар активистларга һөҗүм ясалу очрагын теркәүдән баш тарткан. Кичке якта Руслан Тимергалиевны кулга алганнар, хулиганлык турында беркетмә язганнар.

Руслан Тимергалиев төнен полиция бүлегендә үткәргән, ә иртән аны Советлар районы мәхкәмәсенә алып килгәннәр. Мәхкәмә аны гаепле дип табып, 5 тәүлеккә сак астында калдыру җәзасын чыгарган. Тимергалиев үзен гаепле дип танымаган.

Idel.Реалии чыганакларына караганда, тагын ике активистка карата шундый ук хөкем карарлары чыгарылырга мөмкин. Бистә кешеләреннән полиция сорау ала. Полиция исә Дәрвишләр бистәсе кешеләрнең сакчыларның гамәлләре турында шикаятьләрне кабул итми.

Мунча бинасы тулысынча җимерелде.


фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG