Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себернең авыру таралган татар авылына һуманитар ярдәм сорап имза җыю бара


Ачир авылы
Ачир авылы

Петиция авторы татарлар яшәүче Ачир авылында тиздән ачлык башланачак, хакимиятләр халыкка һуманитар ярдәм күрсәтергә тиеш дип белдерә. Себернең әлеге авылында быел көз сәер авыру таралган иде.

Төмән өлкәсе Тубыл районы Ачир авылына һуманитар ярдәм сорап имза җыю бара. Change.org порталында урнаштырылган мөрәҗәгатьтә автор Ривал Хучашев авылда чир таралып, күлдә балык тоту тыелганнан соң халык ачлык чигенә җитеп килә ди. "Ачир татар авылында тиздән ачлык башланачак, ә төбәк һәм район хакимиятләре барысы да яхшы дип күрсәтергә тели. Боралак белән кибеткә 2,5 тонна азык китерүләре турында хисап бирделәр дә, шуның белән бетте", дип яза ул.

Хучашев федераль хакимиятләрдән, гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан, Роспотребнадзордан Ачир авылын Имдрә күлендә (Андреевское) балык тоту рөхсәт ителгәнче һуманитар ярдәм белән тәэмин итүне сорый.

Ачир Тубыл районында Алмыка елгасы буенда урнашкан. Тубылга 120 километр ераклыкта. Җәен анда бары тик боралак белән генә очып була, кышын зимникта (җир туңган вакытта кешеләрне ташый торган җайланма – ред.) йөриләр. Авылның 90 процент кешесе эшсез. Алар нигездә балык сатып, аны азык-төлеккә алыштырып көн күрә. "Роспотребнадзор без Имдрә күлен генә яптык, балыкны башка күлләрдә тотыгыз диләр. Ләкин кешеләр башка күлләрдә тотылган балыкны да сатып алырга курка. Балык тотуның мәгънәсе юк. Кешеләр ничек тамак туйдырырга белми. Ит юк, мал тотмыйлар, чөнки тирә-якта сазлык, эре терлек батып кала, үлә", диелгән мөрәҗәгатьтә.

  • Октябрь ахырында Азатлык татарлар яшәүче Ачир авылында сәер чир таралуы турында язды. Анда башта кыргый үрдәкләр һәм этләр үлгән булса, соңрак берничә кешенең аяк-куллары хәрәкәтләнми башлаган. Моны авыл янындагы күлдән тотылган балык ашаудан күрделәр. Күлдә балык тоту тыелды.
  • Төмән өлкәсендә саз арасында даими утсыз, юлсыз яшәүче алты меңләп кешенең күбесе татарлар. Лайтамак, Күкрәнде, Ләчек, Ачир, Аусак, Биек, Кече Уват, Ягутум, Кыскыркүл яз башыннан кыш башына кадәр олы дөньядан аерыла. Тик кайберләренә генә атнасына бер йә ике тапкыр очкыч йөри. Даими электр уты булмаган күп авыллар да бар Себердә.

XS
SM
MD
LG