Австралиянең Qantas һава ширкәтенең Boeing 787 Dreamliner очкычы юлчылар ташу авиациясе тарихында иң озын очыш башкарды. Британиянең Лондон шәһәреннән Австралиянең Сидней шәһәренә кадәр рейс 19 сәгать 19 минут дәвам итте дип хәбәр итә BBC. Әлеге вакыт аралыгында очкыч 17 800 километр узган.
Сынау очышы ярдәмендә Qantas юлчылар һәм экипажның озын очыш вакытында реакцияләрен тикшергән. Киләчәктә бу һава ширкәтләренә мондый озынлыктагы регуляр рейслар җибәрергә ярдәм итәчәк. Очкычта 50 кеше, шул исәптән дүрт пилот булган. Телеканал искәртүенчә, ике рекорд куелган - иң ерак арага очуда һәм иң озын вакыт дәвамында очуда.
Boeing 787 Dreamliner Германия, Польша, Беларус, Русия, Казакъстан, Филиппин һәм Индонезия һава киңлекләрен узган, ә юлчылар ике тапкыр таң каршылаган.
Регуляр рейслардан иң озыны дип әле Singapore Airlines һава ширкәтенең Сингапурдан Ньюаркка очышы санала. 16 700 километрлы араны очкыч 18 сәгать 45 минутта уза.