Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ольга Зыятдинованың әнисе тикшерү изоляторында кызын "кыйнаулары" турында сөйләде


Ольга Зыятдинова мәхкәмә утырышларының берсендә
Ольга Зыятдинова мәхкәмә утырышларының берсендә

Казанның Киров районы мәхкәмәсендә Зыятдинованың тикшерү изоляторында һәм колониядә тоту шартларыннан зарланып язылган шикаяте карала башлады.

Татарстан югары мәхкәмәсе мәктәпләрдә татар телен мотлак укытуга каршы көрәшкән активист Ольга Зыятдинованың әнисе Казанның 2нче санлы тикшерү изоляторында кызын "кыйнаулары" турында сөйләгән. 18 ноябрьдә Казанның Киров районы мәхкәмәсендә Зыятдинованың изоляторда һәм колониядә тоту шартларыннан зарланып язылган шикаяте карала башлады. Мәхкәмә утырышыннан соң активистның әнисе Татарстанда урыс мәдәнияте җәмгыяте башлыгы Михаил Щегловка "кыйнаулар" турында сөйләгән.

"Кызым хатларына караганда, Казанның 2нче санлы тикшерү изоляторында шартлар бик начар булган. Күрешүгә килгәч ул камераларда күселәр һәм тычканнар йөрүе, ашатуның бик начар булуы турында сөйли иде. Тикшерү изоляторында аны кыйнаганнар, әле дә шулай дип әйтте, кыйнадылар диде", ди Зыятдинованың әнисе.

Аның сүзләренчә, Чуашстанның Козловка шәһәрендә урнашкан 5нче санлы колониядә дә тоткыннар "хокуксыз", алар тәүлегенә "18шәр сәгать эшли". Зыятдинова әлеге колониядә утыра.

"Аларның (куәт оешмалары хезмәткәрләре - ред.) максаты - Ольганы юк итү, черетү, беркайчан да иреккә чыгармау һәм авызын ачтырмау", дип сөйли активистның әнисе.

Моннан тыш, Михаил Щеглов үзенең Facebook сәхифәсендә Зыятдинованы 40 көн штраф изоляторында тотулары, ә соңыннан ялгыз камерга күчерүләре турында яза.

Киров районы мәхкәмәсе Зыятдинова шикаятен карауны 11 декабрьгә күчерде.

5 мартта Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсе Зыятдинованы биш ярым елга колониягә ябу турында карар чыгарды. Ольга Зыятдинова Русия җинаять кодексының 132нче (җенси көчләү гамәлләре кылу) һәм 150нче (балигъ булмаганнарны җинаять кылуга этәрү) маддәләре нигезендә гаепле дип табылды. Кодексның 135нче (балигъ булмаганнарга карата азгын гамәлләр кылу) маддәсе нигезендәге гаепләү кире кагылды, андый җинаять кылынмаган дип белдерелде.

Иректән мәхрүм итү вакыты тоткарлау көненнән, ягъни 2018 елның 24 апреленнән башлана. Мәхкәмә тикшерү изоляторында тотылуның бер көне хөкем карарыннан соң төрмәдәге көн ярымга торуын да искәрткән иде. Моны исәпкә алганда, активист колониядә дүрт ел чамасы утырырга тиеш булачак.

XS
SM
MD
LG