Бөтентатар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) татар теле, федерализм һәм асаба халыклар телләре турында фикер алышуга багышланган конференция булмаячак дип хәбәр итте. 5 декабрьгә планлаштырылган әлеге чара башка вакыка күчерелә, ләкин кайчан булачагы хәбәр ителми. Оештыруда проблемнар килеп чыгуы турында әйтелә.
Чарада Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсе бозылу темасы күтәреләчәк диелгән иде. Әлеге маддәдә республикада ике дәүләт теленең: татар һәм урыс телләренең тәңгәллеге турында әйтелә.
Активист Рәис Хәбиров үзегең Вконтакте сәхифәсендә язуынча, бу көнне тарихи клуб утырышы узачак. Анда Казанга нигез салучыларга һәйкәл кую мәсьәләсе турында фикер алышу булачак.