Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Үзгәреш җиле–4": баяннан китеп, Нью-Йорк тарафына юл алу


"Үзгәреш җиле" фестивале күренеше

Казанда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында чираттагы, дүртенче "Үзгәреш җиле" фестивале узды. Быелгы концерт үткән фестивальләрдә яңгыраган җырлардан төзелгән. Шушы ук програм гыйнвар аенда Нью-Йоркның Карнеги-холлында тәкъдим ителәчәк.

Казанда "Үзгәреш җиле" концерты ике көн барды. Узган еллардагы кебек ажиотаж тудырмаса да, быелгы фестивальгә билетлар шактый иртә сатылып беткән. Концертка бер атна кала билетлар юк иде инде. Театр кассасында "Күптән юк, кайчаннан икәнен төгәл әйтә алмыйбыз. Бәяләре 300 сумнан алып 1500 сумга кадәр булды" диделәр. Касса янында билет сорап торучылар да бар иде.

Концерт "Туган җирем Татарстан" җыры аккордлары белән ачылып китте. Алып баручылар – Русия һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев һәм Марина Ясельская. Тамашачылар арасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та бар иде.

Быелгы фестивальдә уналты яшь башкаручы катнашты. Алар арасында танылган опера җырчылары Гөлнара Гатина, Эльза Исламова, Артур Исламов, төрле җыр бәйгеләре һәм фестивальләрдә җиңүчеләре Айдар Сөләйманов, Әлфия Нигъмәтуллина, Илнар Миранов, Yummy Music лейблына нигез салучы Ильяс Гафаров, шул проект белән хезмәттәшлек итүче, яшьләр арасында исемнәре танылган Зәринә Вилданова, Илгиз Шәйхразиев, Башкорт филармониясе артисты Руслан Сәйфетдинов, татар эстрадасы йолдызы Алинә Шәрипҗанова һәм башкалар бар иде. Русия күләмендә билгеле башкаручылардан быел фестивальдә янә Jukebox trio катнашты. Шулай ук узган елларда татар халык җырларын оста башкаруы белән тамашачы күңеленә хуш килгән рус җырчысы Ксения Коробкова да чыгыш ясады.

Быелгы концертка узган өч елда башкарылган иң яхшы композицияләр керде диелде. Програмга татар халык музыкасы җәүһәрләре булган "Олы юлның тузаны", "Гөлҗамал", "Рәйхан", "Ак калфак" кебек җырлар да, мәшһүр композиторлар Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин, Заһид Хәбибуллин, Нәҗип Җиһанов, Резидә Ахиярова әсәрләре дә кертелгән иде.

Җырларны башкаручылар үзләре игълан итте, моның өчен һәр җыр алдыннан аларның видеога төшерелгән кечкенә презентациясе күрсәтелде. Мәсәлән, "Гөлҗамал" җырын аны башкаручы Алинә Шәрипҗанова: "Бу – үзенчәлекле җыр. Анда хатын-кызның чикләнгән хокуклары, авыр тормыш яшәеше турында сөйләнә. Бу җырны тыңлаганда хәзерге заман хатын-кызлары үзләренең нинди бәхетле, тормышларының ни дәрәҗәдә уңай якка үзгәрүенә нәтиҗә ясарлар" дип тәкъдим итте. "Бормалы су" җырында хезмәткә карата хөрмәт, дан, аңа мәдхия яңгырый. Мин аны үземчә башкарырга тырышам. Җырның моңын, көчен арттырырга үз өлешен керткән музыкантларга, сәхнә дусларыма зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Сихри моң, серле дөнья янәшәдә, аны тоя күрә белергә генә кирәк" дип сөйләде Илгиз Шәйхразиев үзе башкарачак җыр алдыннан.

Татар җырлары, бу проект концепциясенә туры китереп, джаз, фьюжн, фанк һәм башка юнәлешләрдәге аранжировкаларда яңгырады. Кайберләрендә Ильяс Гафаров башкаруында рэп та кушылды. Гомумән, утыз ике җырның һәрбесенә башкаларныкына охшамаган, үз төсмерләренә ия булган бизәлеш ясалган иде.

Музыкантлар арасында быел Нью-Йорк, Петербур, Мәскәү, Дагстаннан чакырылган осталар катнашты. Кыллы инструментлар төркеме Татар дәүләт опера һәм балет театрыныкы иде. Концертта шулай ук танылган татар гармунчысы Айдар Гайнуллин да катнашты.

Алинә Шәрипҗанова башкаруындагы "Гөлҗамал" җырын тамашачы аеруча җылы кабул итте. Халык җыры минималистик фортепиано, нәфис яңгырашлы флейта белән бизәп, алга таба җырны "үстереп", эпик дәрәҗәдә яңгырашлы итеп эшләнгән иде. "Су буйлап" ("Идел бит ул тирән бит ул") җыры атаклы итальян опералары дәрәҗәсендә көчле, тирән яңгырашта тәкъдим ителде. Алинә Шәрипҗанова һәм Илнар Миранов башкаруындагы "Олы юлның тузаны" җыры концертның иң уңышлы номерларының берсе булды. Аранжировкасында баян да, Эйленкригның быргысы да яңгырады, шул ук вакытта җырчылар аны нәкъ татарча, бөтен борылмалары белән җиренә җиткереп башкарды. Менә шулай заманча да, татарча да яңгыраучы җырны тамашачы көчле алкышлар белән кабул итте.

Проектның музыка җитәкчесе Вадим Эйленкриг узган елдагы кебек Салих Сәйдәшевның "Әдрән диңгез"ен башкарды. Ләкин беренче куплетын уйнаганнан соң, яһүд музыкасына кереп китеп, озак итеп аны уйнап, ахырда янәдән "Әдрән диңгез" белән тәмамлады.

Номеры алдыннан Эйленкриг сүз алып, проектка күпмедер дәрәҗәдә йомгак ясады. "Дүрт ел элек безне бу проектка чакырдылар, бу безгә бик зур ышаныч иде. Рәхмәт, без аны аклау өчен бөтенесен дә эшләдек. Без сезнең белән елга бер тапкыр очрашсак, бу проект белән без елның 365 көнендә яшибез. Моның нәтиҗәсе зур булды. Иң мөһиме – без йөздән артык татар композициясен аранжировка ясап, башкарып, күңел биреп иҗат иттек. Миңа проект җитәкчесе буларак боларны тыңларга туры килә. Күптән түгел шундый уй килде – менә шушы инде ул тарих. Минем ышанасым килә – әле без яшәгән чорда ук без монда эшләгән, сез монда ишеткән әйберләрне музыка мәктәпләрендә, башка музыка уку йортларында өйрәнерләр. Тагын шуны әйтәсем килә – безне монда чакырганда, "татар эстрадасын Русия эстрадасыннан ким булмаслык итеп эшләргә" дигән бурыч куелды. Болай әйтү кимсетү иде, чөнки без аны дөнья дәрәҗәсендә итеп эшләдек" диде музыкант.

"Үзгәреш җиле" проекты кем өчен эшләнде?

Проект дүрт ел дәвам итте, аны Америкада иң дәрәҗәле концерт залларының берсенә алып барып күрсәтү – бу проектның ниндидер нәтиҗәсе, йомгаклау этабы дип карарга кирәктер. Казандагы концертлар башкарылган эшнең нәтиҗәсен, алдан куелган максатларның ни дәрәҗәдә үтәлгәнен күзалларга мөмкинлек бирә.

Фестивальгә "Татар җырларына заманча яңгыраш бирү" бурычы куелган иде. Яңгыраш чыннан да үзгәрде, бу инде элеккеге баян, яки фортепиано, ВИАлар белән җырлау түгел. Ләкин халык җырларын яңартканда кайбер очракларда җырның мәгънәсе, асылы югалганы күренде. Мәсәлән, иң моңлы, авыр халык җырларыннан берсе булган "Ак калфак"ны дәртле дип әйтерлек дәрәҗәдә җиңел итеп башкару уңышсыз тоелды. Гомумән, проект барышында татар җырларының "алтын фондын" тәшкил иткән иң матур 100 җырның күпчелек өлеше джаз һәм аның нигезендә эшләнгән аранжировкалар белән "яңартылган" булып чыга. Ләкин һәр җырның үз аһәңе, мәгънәсе, атмосферасы бар, аларны рәттән шушы калыпка салу дөрес булды микән?

Әнисә һәм Фәүзия (с) ханымнар
Әнисә һәм Фәүзия (с) ханымнар

Концертка килгән тамашачыларның күпчелеге бу проектның "яшьләрне татар музыкасына, татар теленә тарту өчен" дип ассызыклады. Казанда яшәүче, озак еллар рус балаларына татар теле укыткан Әнисә апа мондый концертлар аша яшьләрдә татар теленә кызыксыну уятып була дип саный. "Элеккеге җырларның көе бар, ә хәзерге җырлар истә дә калмый. Дәресләрдә мин матур татар җырларын балаларга куя идем, рус балалары татар җырларын өйрәнеп, үзләре дә җырлый иде" дип сөйләде Әнисә апа. Аңа "Үзгәреш җиле"нә билетларны ел саен килене алып бирә икән. "Эстрадага бик йөрмим. Монда бит элеккеге җырлар, ретро. Алар үзгәртелсә дә, яшь артистлар үзләренчә җырлый, безгә бу ошый" диде ул.

Элеккеге җырларның көе бар, ә хәзерге җырлар истә дә калмый

Ләкин тамашага килгән кешеләр арасында яшьләр бик күренмәде. Булганнары да музыка уку йортларыннан, чакыру билетлары биреп китерелгән дигән шик бар. Чынлыкта бу концертларга 50-60 яшьтәге, авылда үсеп, шәһәрдә гомер кичергән, күпмедер руслашкан, халык җырларын, композитор җырларын Илһам Шакировлар башкаруында тыңлаган, ә хәзер шул җырларны сагынып килгән кешеләр йөри. Алар бу җырларның хәзер сәхнәләрдән төшеп калуы, онытылуына зарландылар.

Тамашачының бер өлеше концертка ниндидер тамаша, шоу карар өчен килгәнен әйтте. Казанда яшәүче 37 яшьлек Ләйсән "Үзгәреш җиле"нә өченче тапкыр килә. “Мин монда тәэсирләр алырга йөрим, иске җырларны кабат тыңларга яратмыйм" диде ул. "Ел саен махсус билет алып, әһәмиятле вакыйга итеп көтеп алабыз бу чараны. Монда татар музыкасының яңа яңгырашы, бу ниндидер яңа әйбер эзләүчеләр өчен. Яңа башкаручылар күп. Концерттан торып китүчеләр дә бар. Таныш җырларын ишетергә теләп килгәннәргә бу бик туры килеп бетмидер. Ирем музыкаль белемле, ул бу концертка бик скептик карады. Моны чит илдә күрсәтеп була. Чит ил кешесе моны шушы аранжировкада ишетсә, миңа калса, татар музыкасы чит ил музыкасы белән бер дәрәҗәдә, дигән фикер калырга мөмкин. Бу татар музыкасын халыкара дәрәҗәгә күтәрергә тырышу" дип сөйләде Ләйсән.

Алсу Рәфыйкова кызы Альбина белән
Алсу Рәфыйкова кызы Альбина белән

Алсу Рәфыйкова концертка 13 яшьлек кызы Альбина белән килгән. "Монда кечкенә вакыттан ишетеп үскән, таныш җырлар. Алар яңача яңгыраш алып, хәзерге буын балалары күңелләренә дә үтеп керер дип ышанам. Аларга заманча формат кирәк, алар борынгы җырларны бик тыңламый, алар тартылырлар, дип ышанам. Кызыбызны Сәләт форумына җибәрдек, татар телен, әдәбиятын белсен дип тырышабыз. Татар милли киемен тектердек, бу концертка калфагын да киеп килергә теләк белдерде" дип сөйләде Алсу ханым. Концертка алар да ел саен йөри икән. "Яңа әйберләр көттек. Өметләр акланды. Масштаблы булуы ошый. Оркестрның тере тавышы, сәхнәнең искиткеч бизәлеше, көтелмәгән, заманча биюләр. Башкаручыларның искиткеч матур профессиональ тавышлары. Күренеп тора, Нью-Йоркка алып барыр өчен әзерләнгән, америкалаштырылган, бу аларның репетициясе" диде ул.

Күренеп тора, Нью-Йоркка алып барыр өчен әзерләнгән, америкалаштырылган

"Үзгәреш җиле" фестивале алдында куелган тагын бер бурыч – татар музыкасын чит илдә күрсәтү. Тамашачыларның күпчелеге аны татар җырын дөнья дәрәҗәсенә чыгара торган проект дип саный. Ләкин чит ил тыңлаучысын сыйфатлы башкару, яхшы дәрәҗәдәге джаз эшкәртелүләре белән шаккаттырып була микән? Карнеги-холлда бу дәрәҗәдәге концертлар көн саен узып торадыр. Татар җырының үзенчәлеге, асылы сакланмаса, ул чит ил кешесенә дә ниндидер яңалык булып тоелмас дигән уй кала.

Монда татар җырының үзенчәлеге нидә соң дигән сорау килеп баса. Безнең җырларга матур гармония, уйчанлык, моңлылык хас. Оркестр белән җырлаганда алар чыннан да көчлерәк, куәтлерәк яңгырый, аларга салынган ерак гасырлардан килгән моң тагын да ачыграк сиземләнә. Дәртле җырларның үзенчәлекле ритмы, рухы бар. Болар джаз, фьюжн эшкәртелүендә ярашлы килеп чыга. Ләкин һәр халыкның ниндидер бер өлкәдә аеруча осталыгы, башкалардан аерылып торган башкару үзенчәлеге була. Татарларда ул – озын көйләрне бормалар белән бизәп башкару. Татар мелизматикасы башка халыкларныкыннан аерылып тора. Элек-электән халыкта озын тынлы, бормаларны җиренә җиткереп җырлаучылар яхшы җырчы саналган. Бүгенге көнгә кадәр әле бу шулай булып килде. Ләкин соңгы буында бу башкару рәвешеннән баш тарту күзәтелә.

Татарларның икенче бер үзенчәлеге – гармунда уйнау осталыгы. Татар халык җырлары гармунда шулкадәр катлаулы, матур итеп эшкәртелгән, андый башкару өчен искиткеч сәләт һәм осталык кирәк икәнен татар гына түгел, дөньяның теләсә-кайсы почмагында да югары дәрәҗәдәге музыка тыңлаучылар аңларлык. Әмма татарлар "гармун ялкытты, искерде" дип, аны шулай ук читкәрәк тибәрергә тели. "Үзгәреш җиле" концертында да бу сизелде. Дөньякүләм танылган татар баянчысы Айдар Гайнуллинның бик аз уйнавы күзгә ташланды. Күпчелек композицияләрдә ул тик утырды, "Җомга" халык җырында сәхнәгә чыкты, әмма анда да аранжировка баянны иркенләп, өздереп уйнатырлык итеп эшләнмәгән иде. Халык үз моңнарын тансыклап, сөенеп каршы алды, кул чабып, кушылып җырлап утырды.

Алия Зарипова
Алия Зарипова

Яшь буын вәкиле Алия Зарипова концертка чакыру билеты белән килгән, моңарчы "Үзгәреш җиле" проекты турында ишеткәнем юк иде, ди. Алия – гобойда уйнаучы музыкант. Ул ике ел Британиядә Бирмингем консерваториясендә укып, өч ай элек Казанга кайткан, хәзер Казан дәүләт консерваториясендә укыта. Алия татар музыкасы дөньяда сирәк яңгырый, әмма ул рус музыкасыннан аерылып тора, һәм чит ил кешеләренә ул бик кызыклы, ди.

"Британиядә консерваториядә имтихан тапшырганда Сәйдәшев, Ключарев әсәрләрен уйнадым. Инглизләргә бик ошады. Татар музыкасы аерылып тора, ул русныкы кебек авыр яңгырамый, ул җиңел, бәйрәмчә. Татарларда мелизматика бар, ул аңа милли төсмер бирә, чит ил кешеләренә ул бик ошый. Татар музыкасын чит илдә уйнарга, танытырга кирәк, аны әле белмиләр. Әмма кызыксыну бар, Казанда концерт програмнарына ул хәзер ешрак кертелә" дип сөйләде музыкант.

Әнвәр Мәүлетов
Әнвәр Мәүлетов

Казанда яшәүче Әнвәр Мәүлетов бу концертларга шулай ук ел саен йөрүен әйтте. "Тавышлар матур. Ләкин иске җырларны үзгәрткәндә күңелгә ошап бетми. Яңа җырлар, композитор җырларына әле ул ничектер ярашлы тоела. Ә гомумән әйткәндә, мондый джаз эшкәртелүендә яңа җырлар булса, тагын да әйбәт булыр иде. Татар халык җырларының төп моңы күңелгә нык сеңгән. Ата-бабаларыбыздан калган. Үзгәртү ошап бетми" диде ул.

Татар җырын дөньяга чыгарам дип, татарлыгын, асылын бетермәскә иде

Татар җыры дөнья белән тигез дәрәҗәдә булырга тиеш, әмма аны дөньяга чыгарам дип, татарлыгын, асылын бетермәскә иде, ди Әнвәр Мәүлетов. "Безнең халыкның моңын бетермәскә иде, ул бит халыкның янып чыккан күңеле, моң-зарларыннан килә. Тарихта халкыбыз башыннан күп нәрсәләр үткән, бүгенге көндә дә татарны кысалар, укытучыларга карата репрессияләр булды, Конституциябез бөтенләй бетте, телебез бетә. Инде хәзер җырыбыз, моңыбыз да бетсә... Хөкүмәт боларны истә тотып эшләсен иде. Элек татар теле икенче дәүләт теле дия идек, Дәүләт шурасында да татарча сөйләшсеннәр дия идек, хәзер бетте, Рәзил Вәлиев тә татарча сөйләми, Роберт Миңнуллин да сөйләми, алар китә, картая, басыла, бу буын китә, яшь буын нишләр" дип борчылып сөйләде Әнвәр абый.

Рөстәм Маликов
Рөстәм Маликов

Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов татарда гел моң гына булмаса да ярый, дигән фикердә. "Аранжировкалар татарча була алмый, алар дөньядагыча булырга тиеш. Монда моңлы әйберләр юк, чөнки бу тәмам тамагы туеп, рәхәткә чыдый алмый торган кешеләр өчен. Ләкин татарга да гомер буе гел зарланып-моңланып кына яшәргә димәгән, дөньялар үзгәрә, кеше дә, тормыш та, җыр да, сүз дә үзгәрә" диде Рөстәм Маликов.

Монда моңлы әйберләр юк, чөнки бу тәмам тамагы туеп, рәхәткә чыдый алмый торган кешеләр өчен

Ул "Үзгәреш җиле" кебек сыйфатлы концертларны ешрак уздырырга була, әмма аның өчен акча кирәк, андый концертлар кыйммәт диде. "Үзебездә дә мондый музыкантлар бардыр, мөгаен, әмма читтән чакыртканнар икән, димәк, безнекеләр әле бик үк әзер түгел. Акча булса, максат куелса, әлбәттә, үзебездә дә үстереп була" дип ассызыклады җырчы.

"Үзгәреш җиле" проекты уңышлы булдымы, ул аңа багланган өметләрне, Татарстан хөкүмәте түләгән акчаларны акладымы? Бер яктан караганда, халыкка ошый, алар таныш җырларын яңача җырлауга кызык бер әйбергә караган кебек карый. Алар өчен бу шул ук ял итү, эстрада концерты, калган татар эстрадасыннан кыйммәтле, сыйфатлы яңгырашы белән генә аерылып тора. Ләкин быелгы тамашачы арасында милли интеллигенциянең танылган вәкилләре юк иде, димәк, татарның элитасы бу проект белән инде кызыксынмый, һәм ул аларга ниндидер сәнгать ягыннан кыйммәтле әйбер булып тоелмый.

"Үзгәреш җиле" форматына "яңа яңгыраш" өстәгәндә күп очракта бу җырларда татар милли мирасы белән бәйләнеш бик зәгыйфь кала. Кайчакта сагышлы җырга дәртле джаз аранжировкасы ясап, җыр гомумән асылын югалкан кебек тоела. Шуңа күрә "Үзгәреш җиле" Америкага алып барып күрсәтелсә дә, бу җырлар татар милли музыка сәнгатен тулысынча ачып бирә алмас, дигән тәэсир кала. Вадим Эйленкриг һәм аның ансамбленең Америкада тагын бер кат чыгыш ясап, үзен күрсәтүе генә булмас микән бу?

"Үзгәреш җиле" проекты татар җыр дөньясына зур яңалык, "яңа сулыш" алып килде дигән фикерләр әйтелә. Ләкин Вадим Эйленкриг белдергәнчә, алар 100 җырга аранжировка ясап, әзерләп биргәннәр икән, ул җырлар халыкка барып җиттеме соң? Фестивальнең Youtube каналында узган еллардан куелган язмаларның караулар саны бик аз булуы күренә. 2018 елгы концертның тулы язмасын 1700 чамасы кеше, һәр чыгышны уртача 300-400 кеше караган. Яшь буынның интернетта актив булуын исәпкә алганда, бу бик кечкенә саннар. Гомумән, джаз музыкасын "яшьләр тыңлый торган" дип атау да бик үк дөреслеккә туры килми кебек тоела.

Фестивальнең Вконтакте челтәрендәге төркемендә бары 82(!) кеше. Төркемдә 2-3 айга бер яңа язма куела, кулланучылар активлыгы бөтенләй юк диярлек.

"Үзгәреш җиле" татар музыкасында яңалык, сыйфатлы продукт буларак, читтә яшәүче татарларга да күрсәтелергә тиеш иде кебек. Ләкин ул Мәскәүдән кала илнең башка төбәкләренә алып барылмады. Америкага күрсәткәнче, үз татар тамашачысына күрсәтү дөресрәк булмас иде микән?

Кемдер ниндидер продуктка заказ биргәндә "теләсә нәрсә эшләгез, ни килеп чыкса да ярый" дип, башкаручыга тулысынча ирек куя икән, заказ бирүче яки нәрсә теләгәнен аңламый, яисә аңа нәрсә килеп чыкса да беребер. Татар халкы исеменнән эш итүче Татарстан хөкүмәте иң яхшы җырларны, матур тавышлы яшь җырчыларны профессиональ, исемле, әмма татар музыкасыннан да, мәдәниятеннән дә ерак торган кешеләргә тапшыра, аларга зур акчалар түли. Бу очракта республика җитәкчелеге ни эшләгәнен аңлап эшлидер, дип ышанасы килә.

фикерләр (31)

XS
SM
MD
LG