Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия-Төркия мөнәсәбәтләренә тарихи караш


Рәҗәп Эрдоган һәм Владимир Путин, Истанбул, 8 гыйнвар 2019

8 гыйнвар Русия президенты Владимир Путин һәм Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Истанбулда "Төркия агымы"н ачты. Ике арадагы мөнәсәбәтләр хәзер яхшы чор кичерә. Гәрчә тарихта төрле чорлар булды. Бу үзгәрешләрне тарих күзлегеннән карарга кирәк ди тарихчы Надир Дәүләт. Аның комментарын тәкъдим итәбез.

Гасырлар дәвамында күрше һәм хәтта берүк җирләрдә яшәгән славян урысларның һәм төркиләрнең язмышы бер-берсенә тыгыз бәйле. Дөрес, аларның үзара мөнәсәбәтләре күп вакыт бик үк яхшы булмады. Чөнки ике як та күбрәк бер-берсенә басым ясау, көч куллануны өстенрәк күреп килде. Ике империя — Госманлылар һәм Романовлар дәүләтләре тарихы моны яхшы сурәтли.

Дөрес, Русиядә славян-төрки бердәмлеген алга сөргән "евразиячелек" теориясе дә күтәрелеп алган иде — моны бигрәк тә 1917 елгы инкыйлабтан соң читкә киткән кайбер урыс галимнәре, соңрак Лев Гумилев һәм соңгы чорда Александр Дугин алга сөреп карады.

Гумилев, мисал өчен, урыс-төрки һәм монгол туганлыгын яклый иде. Ул язган әсәрләре белән Русиянең Алтын Урда варисы булуын һәм байтак урысның чукындырылган яки чукынган татарлар нәселеннән килүен исбатларга тырышты. Гумилев асылда хаксыз түгел. Хәтта Русия президенты Владимир Путин да, кайчандыр Наполеон әйткән дип саналган "Урысны кырсаң, татар чыгар" дигән сүзләрен кабатларга ярата.

Татар да, удмурт та, чечен да мәктәптә үз тарихын өйрәнә алмады

Яңа чор евразиячелек лидеры Александр Дугин, "минем өчен Русия белән Төркиянең язмышлары һәм барачак юллары бер. Без уртаклык булдырырга, иттифакка ирешергә мәҗбүребез" дип исәпли. Ул бу бергәлеккә Русия һәм Төркиядән тыш Иранны да җәлеп итү ягында.

Соңгы 15-20 елда Русия белән Төркия һәм Русия белән Иран арасындагы якынлашуны шушы теориягә нигезләнгән дип әйтеп буламы? Мондый хезмәттәшлек күбрәк кемгә отышлы? Грузиянең ике автономиясен, Украинаның Кырымын үз контроленә алган һәм Сүриядә төп хәрби көчкә әверелгән Русиянең Төркиягә карата төп нияте нинди? Бу сорауларга җавап эзләгәндә үткән мөнәсәбәтләргә дә күз салырга кирәк.

Госманлы белән урыс патшалыклары тарих буена гел сугышып торган. Бу турыда урыс һәм төрек тарих китапларында күп язылды. Иң мөһиме — бу үзара каршылык фактлары ике илдә дә рәсми идеологиянең мөһим бер өлешенә әйләнде, тарих дәреслекләренә кертелде. Димәк, мәктәптә укыган бар урыс та, төрек тә бу турыда байтак нәрсә белә. Урыс дигәндә монда Мәскәү кулы астында яшәгән милли азчылыкларны да, шул исәптән татар-башкорт кебек төркиләрне истә тотарга кирәк — алар нигездә үзләренең чын тарихын өйрәнә алмады, аларга да шул бөек мәмләкәтчел урыс идеологиясе тагылды. Шуңа нигезләнгән ватандарлык шаукымы хәзер дә татарның милли аңын юып тора.

Төркия-Русия мөнәсәбәтләре тарихы ерак 9нчы, хәтта 10нчы гасырдан башлап Киев Русиясе белән болгар, суар, бәҗәнәк, хазар, кыпчак кебек төрки халыклар арасындагы багланышларга барып тоташа. Мисал өчен, чыгышы белән татар булган төрек тарихчысы Әкъдәс Нигъмәт Курат башта "Бәҗәнәк тарихы", соңрак "4-18нче йөздә Кара диңгезнең төньягындагы төрки кавемнәр һәм дәүләтләр" исемле әсәре белән бу чорны төрек укучысына ачып салган иде.

13нче гасырда көнчыгыш славяннар Бөек даладан килгән төркиләр (соңрак Алтын Урда) хакимиятенә керә. Бу ике ярым гасырлык чорны урыслар "Татарское иго" ("Татар золымы") дип атый. Алтын Урда таркала башлагач, төркиләр кулы астында ныгыган Мәскәү кенәзлеге Казан, Әстерхан, Себер һәм Касыйм ханлыкларына бер-бер артлы үз золымын күрсәтә башлый. Ләкин бер азчылык халык та шушы коллык чорын "урыс золымы" дип атамый.

Руслар үткәндә дә, бүген дә дошманнарын, көндәшләрен һәм күршедәге халыкларны игътибар белән күзәтеп бара

Руслар өчен төрки дөньяда бер генә көндәш кала — ул да булса Госманлы патшалыгы. Вакыт узган саен урыслар үзләреннән көньяктагы җирләрне кул астына алып, Госманлы иленә якынлаша. Хәрби бәрелешләр, сугышлар арта, Кара диңгезнең төньяк өлеше әкренләп госманлылар карамагыннан урыс патшалыгына күчә, Романовлар хәтта Константинопольне (Истанбул) азат итү турында хыяллана башлый.

Төрекләрнең булдыксызлыгына сәбәп итеп аларның фән һәм технологиядән бераз ерак торуын, күршеләре турында мәгълүматлары сай булуын күрсәтеп була. Руслар исә үткәндә дә, бүген дә дошманнарын, көндәшләрен һәм гомумән, күршедәге халыкларны игътибар белән күзәтеп бара. Бу эш бигрәк тә Петр патша чорында киң колач ала.

Кызыклы факт — 1713 ел белән 1917 ел арасында Русиядә Төркия турында барлыгы 4874 аерым әсәр дөнья күргән, боларның яртысыннан артыгын тарихи әсәрләр тәшкил итә. Бу да урыслар дошман һәм геополитик көндәш күргән Госманлы патшалыгына нинди зур әһәмият һәм игътибар бирүен күрсәтә.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләр (7)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG