Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мәскәү эше" нигезендә гаепләнгән Раджабов мәхкәмәдә азат ителде


Самариддин Раджобов
Самариддин Раджобов

Самариддин Раджабов мәхкәмә залында ук иреккә җибәрелде. Прокурор аны 3,5 елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган иде.

24 декабрь Мәскәүнең Мещан суды "Мәскәү эше" нигезендә сак астына алынган рэпер Самариддин Раджабов эше каралды. Ул июль ахырындагы урам протестлары вакытында полиция хезмәткәренә пластик шешә ыргытуда гаепләнә. Тикшерү барышында зыян күрүчеләр саны да, аларның шаһит буларак күрсәтмәләре дә үзгәреп торды.

Мәхкәмә бүген Раджабовка гаепләүче як сораган өч ел ярымны 100 мең сум күләмендәге штрафка алыштыру мөмкинлеген карады. Раджобовның тикшерү изоляторында уздырган вакытын искә алып, ул штрафтан азат ителде һәм мәхкәмә залында ук иреккә җибәрелде.

Алдагы көнне, 23 декабрьдә, шушы ук мәхкәмәдә дәүләт гаепләүчесе рэперны өч ел ярымга ирегеннән мәхрүм итүне сорады. Адвокатлар Сергей Бадамшин һәм Анри Цискришвили зыян күрүче полиция хезмәткәренең башта пластик шешәнең муенына килеп тиюенә зарлануын, соңыннан, тикшерү вакытында оператив видеоязманы карагач, күрсәтмәләрен үзгәртеп, шешәнең үзенә тимәвен тануын искәртте. Раджабовның гамәлләре Русия Җинаять кодексының 318 маддәсе ("көч куллану куркынычы тудыру") нигезендә каралды.

Соңгы сүз урынына Самариддин рэп укыды. Текстта 212 маддә тоткыннары турында да әйтелә.

Раджабовның эше зур шау-шу кузгатты. Аны яклап язылган петиция тиз арада 20 мең имза җыйды. Аны актив яклап чыгучы медиашәхесләрнең берсе - рэпер Оксимирон. Ул үз аккаунтлары аша җәмәгатьчелекне Самариддин эше каралган мәхкәмә утырышларына чакырып торды, аның мәхкәмәдәге чыгышларыннан рэп яздырып, YouTube каналына видеосын чыгарды. Әлеге видеоны караучылар саны 1,5 миллионга җитә.

XS
SM
MD
LG