Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина президенты Иранда очкыч казасы сәбәпле матәм игълан итте


Украина президенты Владимир Зеленский 9 гыйнварны Иранда очкыч казасында һәлак булганнар истәлегенә матәм көне дип игълан итте. Очкычта Украинаның 11 ватандашы һәлак булды.

"Украина халыкара һава юллары" һава ширкәтенең Boeing очкычы 8 гыйнвар иртәсендә җиргә килеп төште. Очкычтагы 176 кеше барысы да һәлак булды.

Үлүчеләрнең күпчелеге – Иран һәм Канада ватандашлары, шулай ук Швеция, Әфганстан, Германия һәм Британия кешеләре бар. Украинаның 11 ватандашы - ике юлчы һәм 9 экипаж әгъзасы һәлак булды. Үлүчеләр арасында 26 бала.

Һава казасыннан соң Киев Иран өстеннән очуларны тыйды. Украина президенты кушуы белән очкыч казасы сәбәпләрен ачыклау өчен җинаять эше кузгатылды.

Иран рәсмиләре очкычны һәлакәткә китерүче сәбәпләр дип аның моторының янып китүен һәм пилотның очкычны контрольгә алырга тырышканда уңышсызлыкка ирешүен атады. Ләкин Украина һава шикрәте вәкилләре шунда ук диярлек бу фаразны кире какты. Борисполь һава аланында журналистлар белән чорашуда алар очкычның төзек булуын, экипажның бик югары дәрәҗәдәге квалификациягә иялеген белдерде.

Ирандагы Украина илчелеге башта очкыч моторы ватылып казага юлыкты дип белдерде, террорлык акты булу ихтималы юк диде. Соңрак бу язма илчелек сәхифәсеннән алынды, аның урынына "фаҗиганың бөтен версияләре дә карала" дигән белдерү чыкты.

Америка, Европа һәм Канада күзәтү хезмәтләрендәге чыганаклар мәгълүматына караганда, очкыч техник яктан төзек булмау сәбәпле егылып төшкән – аның моторы артык кызган. Махсус хезмәтләр очкычны ракет атып төшермәгән дип саный. Бу турыда Reuters яза. Һава казасыннан берничә сәгать алда Тәһран АКШның Гыйрактагы хәрби ныгытмаларын ракет утына тоткан иде.

Boeing ширкәтендә агентлыкка бу турыда ни дә булса әйтүдән баш тартканнар.

Украинаның Дәүләт иминлек шурасы Тәһранда очкыч казасы сәбәпләренең төп версияләре дип зенит ракеты тию, террор гамәле һәм моторның техник сәбәпләре дип атады.

Иранның Ватандашлык авиация оешмасы җитәкчесе Али Абедзаде очкычның "кара тартмаларын" Тәһран әлегә Boeing ширкәтенә бирми тора, дип белдерде. Алардагы мәгълүматны тикшерү өчен кайсы илгә җибәреләчәге билгесез диде.

XS
SM
MD
LG