Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада туган эшмәкәр Ратмир Тимашев Русиядә яңа доллар миллиардеры булды


Ратмир Тимашев (фото Veeam Software рәсми сайтыннан)

Forbes Русиядә тагын ике кешенең доллар миллиардеры дәрәҗәсенә ирешүен хәбәр итте. Болар – Уфада туып-үскән Ратмир Тимашев һәм аның бизнес-партнеры Андрей Баронов.

Ратмир Тимашев һәм Андрей Баронов үзләре нигез салган Veeam Software ширкәтен Америкадагы Insight Partners фондына саткан. Ширкәтнең бәясе 5 миллиард доллар тәшкил иткән, дип яза Forbes.

2017 елдан бирле Тимашев һәм Баронов Русиянең иң бай 200 эшмәкәре исемлегенә керә иде. 2019 ел рейтингында Forbes аларның һәркайсының байлыгы 700 млн доллар дип бәяләде.

Veeam 2006 елда эшли башлаган. Ширкәт мәгълүмат югалмасын өчен аның күчермәсен булдырып саклау, мәгълүматны кире торгызу, яклау, иминлеген тәэмин итү кебек хезмәтләр күрсәтә. Ширкәтнең хәзер урнашкан урыны – Швейцариянең Баар шәһәре.

Ратмир Тимашев 1966 елда Уфада туган. Ул халыкара дәрәҗәдәге IT-эшмәкәр буларак билгеле.

Бизнесын 1990нчы елларда чит илдә башлаган, һәм кыска вакыт эчендә IT –технологияләр өлкәсендә шаккаткыч зур уңышка ирешкән, дип яза Башинформ.

Булачак миллиардерның балачагы Уфада уза. Тимашевның әти-әнисе завод эшчеләре була. Мәктәптә гел бишлегә генә укый, аеруча физика һәм математиканы яхшы белә. Мәктәпне тәмамлагач Мәскәүдә Физика-техник институтына (МФТИ) кереп карый, ләкин баллары җитмичә, Уфага кайта, Авиация техника университетына укырга керә. Икенче курстан соң МФТИга күчә.

Аспирантурада укыган вакытта Американың Оһайо штаты Колумбус шәһәрендәге университетка укырга керә. Америкада алар компаньоны Баронов белән интернет-кибет ача, аның аша Русиягә санак җиһазлары сата. Аннары алар Windows NT өчен програмнар язучы Aelita Software ширкәтенә нигез сала. 2005 елда Тимашев венчур фонды ача. Тагын бер елдан Veeam Software исемле проектны эшләтеп җибәрә. Ширкәт гади кулланучылар өчен булмаган програмнар чыгару белән шөгыльләнә.

Хәзерге вакытта эшмәкәр туганнары һәм якыннары белән Швейцариядә яши.

2019 елның мартында Forbes чыгарган дөньяның иң бай кешеләре исемлегендә Русиядән 98 доллар миллиардеры кергән иде. Шулар арасында 1717 нче урында элекке президент Миңтимер Шәймиевнең уллары Айрат (56 яшь) һәм Радик (54 яшь) Шәймиевләр күрсәтелде, аларның һәрберсенең байлыгы 1,3 млдр доллар диелде. Моннан тыш, ТАИФның баш мөдире Альберт Шиһабетдиновның (66 яшь) һәм аның беренче урынбасары Рөстәм Сүлтиев (65 яшь) 1,2 млрд доллар милек белән әлеге исемлеккә керде.

Ел ахырында Русиянең биш миллиардеры 2019 елда тагын 27 миллиард долларга баеганлыгы билгеле булды.

фикерләр (4)

XS
SM
MD
LG