Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный: Русиянең яңа премьер-министры гаиләсе 2,8 миллиард сумлык милеккә ия


Михаил Мишустин
Михаил Мишустин

Русия премьер-министры Михаил Мишустин гаиләсе Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә якынча 3 миллиард сум күләмендә күчемсез милеккә ия. Коррупциягә каршы көрәш фонды чыгарган тикшерүдә Мишустин гаиләсе милеге тикшерелгән.

28 гыйнвар көнне Алексей Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды Русиянең яңа премьер-министры Михаил Мишустин гаиләсе милеген тикшергән. Түрә декларациясендә активларның берсе дә күрсәтелми, алар барысы да аның туганнарына язылган. Мишустин гаиләсе 2,8 миллиард сум күләмендәге күчемсез милеккә ия диелә. Тикшерүдә элек Русия медиа чараларында әйтелгән объектлар да, моңарчы хәбәр ителмәгән милек тә телгә алына.

Аерым алганда, тикшерүдә түбәндәге күчемсез милек турында әйтелә:

  • Рублевкада 2,6 гектар җир һәм алты йорт (Коррупциягә каршы көрәш фонды аларның күләмен 1,5 миллиард сум дип исәпли). Журналистлар мәгълүматына күрә, җир һәм йортлар Мишустинның ике олы улына, әтисенә һәм апасына язылган.
  • Истрин районының Захарово һәм Славково авылларында 0,5 гектар җир һәм йорт (җәмгысе 430 миллион сум). Росреестрда күчемсез милек "Русия федерациясе"нә язылган, Навальный аны Мишустин апасыныкы булуын белдерә.
  • Мәскәүнең Хамовники районында урнашкан фатир (бәясе – 200 миллион сум). Фатир шулай ук "Русия федерациясе"нә язылган, Навальный шулай ук аңа Мишустин апасы хуҗа булганын әйтә.
  • Тверской бульварында "Недальний Восток" рестораны бинасы (250 миллион сум).
  • Трехгорный Вал районындагы фатир (40 миллион сум).
  • Хамовникидагы тагын ике фатир (аларның һәрберсе 180 миллион сум тора).

Коррупциягә каршы көрәш фонды тикшерүенә күрә, Мишустин гаиләсе барлыгы 2 миллиард 820 миллион сум күләмендәге күчемсез милеккә ия. "Анда әле "иске" фатирлар, гаражлар, тагын ниндидер вак-төяк милек бар, шуңа курыкмыйча 3 миллиардка кадәр түгәрәкли алабыз. 22 ел дәүләт хезмәтендә булган түрә гаиләсендә бары тик күчемсез милек кенә 3 миллиард сум тора", ди Алексей Навальный.

16 гыйнвар Михаил Мишустин премьер-министр вазифасына кереште. Элек ул Федераль салым хезмәте башлыгы булып эшләгән.

Яңа премьер намзәтен Владимир Путин Дмитрий Медведевның хөкүмәте тулысынча вазифасыннан киткәннән соң тәкъдим иткән иде. Коррупциягә каршы көрәш фонды элекке премьер Медведев турында да "Он вам не Димон" дип аталган фильм чыгарган иде, әлеге тикшерү Русиядә күпсанлы протест чараларына китерде.

XS
SM
MD
LG