Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Урыс баскыннарына куелган һәйкәлне татар акчасына тотуны туктатырга вакыт"


Казанны басып алучылар истәлегенә салынган чиркәү
Казанны басып алучылар истәлегенә салынган чиркәү

1552 елда Казанны басып алуда катнашкан урыс гаскәриләре хөрмәтенә салынган һәйкәл бар. Әлеге һәйкәл инде 200 еллап Казан казнасы һәм шул исәптән татарлар хисабына да тотыла. Бу хәлгә чик куюны таләп итүчеләр дә бар.

Шундыйларның берсе Татарстанның Тукай районында яшәүче Рифкат Сәгыйдуллин. Ул татар милли хәрәкәте вәкилләренең Казанны саклап шәһит китүчеләр хөрмәтенә һәйкәл булдыру темасын күтәрүне хуплый һәм утыз еллар буена шушы юнәлештә эшнең бары кирегә генә тәгәрәвенә борчыла. Рифкат әфәнденең хәзерге борчылуларына сәбәпләр дә бар. 1822-23 елларда Казанның бүгенге Киров дамбасы урамына 1552 елда Казанны басып алучы Явыз Иван гаскәриләренә һәйкәл төзелгән. Шушы һәйкәлне төзек тоту эше Казан, аннан Татарстан җилкәсенә салынган.

Рифкат Сәгыйдуллин
Рифкат Сәгыйдуллин

"Борчылмаслык та түгел. Илеңне, башкалаңны басып алып канга батыралар. Аларга шушы басып алынган татар илендә үтерүчеләргә, суючыларга, талаучыларга, көчләүчеләргә моннан 200 еллап элек үк һәйкәл салына. Казанны саклап шәһит киткәннәр өчен шәһәрдә ник бер истәлек тактасы, һәйкәл сыман әйбер булсын. Үз илен, Казанын яклап сугышкан, шуның өчен шәһит киткәннәр истәлеген саклау өчен Казан бернинди дә эш башкарырга теләми яки әлегәчә бу гамәлләргә Мәскәү рөхсәтен көтәдер", ди Рифкат Сәгыйдуллин.

Казанны саклап шәһит киткәннәр өчен шәһәрдә ник бер истәлек тактасы, һәйкәл сыман әйбер булсын

Урыс җәмгыятенең Татарстандагы җитәкчесе саналган Михаил Щеглов 1552 елда Казанны алуда үлгән урыс гаскәриләренә куелган һәйкәлне матурлап тоту өчен Татарстан хакимиятләренең җитәрлек акча бирмәвенә зарланып 2019 елда интернет сайтларына күпләп язды. Әлеге язулар белән танышкан Рифкат Сәгыйдуллин әйтүенчә, мондый белдерүләр ясау өчен татарны күрә алмау кирәк.

"Бу адәм татар илен яклап шәһит китүчеләргә нинди дә булса истәлек куелмавын, салынмавын яхшы белә. Ә менә баскыннарга, Казанны яулап алып, татарларны изүчеләргә куелган һәйкәлнең "тиешенчә тотылмавында" тагын да татар гаепле икән. Мондый гаепләүләрне башка милләт вәкилләре белдерә алыр идеме икән", дип гаҗәпләнә Рифкат Сәгыйдуллин.

"Ни өчен Казанны саклап шәһит киткәннәргә Казанда һәйкәл юк, ә менә баскыннарга бар?" дигән сорауны ул язма рәвештә 2019 елның ноябрь аенда Татарстан президенты идарәсенә юллый. Шушы ук айда җавап ала. Анда әлеге мөрәҗәгатьнең каралып, күчермәләре Татарстан мәдәният министрлыгына, Татарстанның мәдәни мирасны саклау комитетына һәм Казан шәһәре башкарма комитетына җибәрелүе хакында әйтелә.

Кайбер түрәләр фикеренчә, Казанны саклаучылар истәлегенә һәйкәл инде куелган да икән

Декабрь аенда Рифкат Сәгыйдуллин президент идарәсе күрсәткән министрлыктан, мирас комитетыннан һәм башкарма комитеттан җаваплар ала. Казанны саклап шәһит китүчеләр истәлегенә һәйкәл куелмавын түрәләр шактый кызыклы аңлаталар. Кайберләре фикеренчә, Казанны саклаучылар истәлегенә һәйкәл инде куелган да икән.

Казан башкарма комитетыннан алынган җавапта "Татарстан министрлар кабинетының 2008 елның 22 гыйнварында кабул ителгән 34-р санлы карарына ярашлы, 1552 елда Казанны саклаучылар һәйкәлен әзерләү заказчысы булып Татарстан мәдәният министрлыгы тора. Шушында ук министрлык әлеге һәйкәл проектына иҗади бәйге дә уздырган. Әмма бүгенгә әлеге һәйкәлне урнаштыру урыны һәм төгәл вакытлары билгеләнмәгән икән.

Рифкат Сәгыйдуллинга Татарстан мәдәният министрлыгыннан килгән хатны министрның беренче урынбасары Юлия Адгамова имзалаган. Анда сугышта һәлак булучыларга Казанның Киров дамбасы урамында 1822 елда һәйкәл куелуы, аның архитекторы Н.Алферов булуы, федераль дәрәҗәдә мәдәни мирас дип белдерелеп, дәүләткүләм саклауга алынуы әйтелә. Моңа РСФСР министрлар кабинетының 1960 елның 30 августында имзаланган 1327 санлы карары нигез бирә икән. Мәдәният министрлыгы вәкиле Юлия Адгамова Казанны саклаучыларга һәйкәл куюны кирәк санамый, аныңча, мондый һәйкәл бар икән инде.

Казанны саклаучыларга Кол Шәриф мәчете сыйфатында һәйкәл бар

Җавапта мондый юллар бар: "1552 елда Казанны саклаучыларга һәйкәл куюга килгәндә, 2005 елның 24 июнендә Казанда Кол Шәриф мәчетен ачу тантанасы булды. Кол Шәриф — шагыйрь, дин эшлеклесе, Явыз Иван гаскәрләренә каршылык күрсәтүне оештыручы һәм мәчетне саклап шәһит китүче батыр".

Әлеге сүзләрдән соң Кол Шәриф мәчетендә ислам мәдәнияте, борынгы кулъязмалар музее һәм китапханә булып, Казанны саклаучылар истәлеген дә чагылдыруын күрсәтерә тырышалар. "Биредә, Казанны саклаучыларга инде Кол Шәриф мәчете сыйфатында һәйкәл бар, тагын нинди һәйкәл турында сүз алып барасыз, дигән мәгънәне ассызыкларга омтылалар. Мәдәният министрының беренче урынбасары шулай уйлагач, министр үзе ни уйлый микән", ди Рифкат Сәгыйдуллин.

Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин имзасы белән җибәрелгән җавапта 1552 елда Казанны саклап шәһит китүчеләргә һәйкәл кую турындагы мөрәҗәгатькә конкрет җавап гомумән юк. Иван әфәнде биредә сүзне "Һәлак булган гаскәриләр һәйәкле, 1823 ел, архитекторы Н.Ф.Федоров, 2002 елның 25 июнендә кабул ителгән ФЗ-73 санлы федераль канун белән саклана" (урысчасы: "Памятник павшим воинам, 1823 г., арх-р Н.Ф.Федоров, подлежит государственной охране в соответствии с федеральным законом от 25.06.2002 года, ФЗ-73"), дип кенә алып бара.

Әйткәнебезчә, мәдәни мирас комитеты 1552 елда Казанны басып алучыларга булган һәйкәлне дәүләт күләмендә саклануын, аңа акчалар салынуын искәртә. Әмма, Казанны яклаучыларга һәйкәл булдыру буенча бер генә сүз дә әйтми.

Рифкат Сәгыйдуллин Казан, Татарстан хакимиятләреннән бар җавапларны да урыс телендә генә алуын искәртте. "Иван Гущин, Юлия Адгмова, Ирина Дябилкина имзалары белән җибәрелгән җаваплардан өмет уятырлык, татарда ышаныч тудырырлык әйбер алып булмыйдыр", ди. Рифкат Сәгыйдуллинга Татарстан президенты идарәсеннән килгән җавап та урыс телендә. Анда халыкны кабул итү идарәсенең хатлар бүлеге баш киңәшчесе Константин Родионов фамилиясе тора.

Булган гамәлләрдә халыкның хәтерен юарга тырышуны сизәм

"Без, татарлар, күп гасырлар буе бабаларыбыз алып барган тиңсез көрәшләр нәтиҗәсендә генә исән. Алар милләт, дин һәм гореф-гадәтләр яшәсен өчен гаять зур корбаннар биргән. Бабаларыбыз Казан алынганнан соң да берничә гасыр буе көрәшне туктатмый. Әйе, Казанны саклаучыларга һәйкәл юк. Республика җитәкчелеге татарның тарихын белергә тиеш, батырларын зурларга тиеш. Әмма, булган гамәлләрдә мин бары халыкның хәтерен юарга тырышуны сизәм", диде Рифкат Сәгыйдуллин. Һәм кат-кат искәртүенчә, татарлар үзләрен басып алучыларга, изүчеләргә салынган һәйкәлләрне тоту өчен үз кесәләрендәге акчаны бирүне туктатырга тиешләр.

Казанны яклап шәһит китүчеләргә һәйкәл куюны таләп итеп татар милли хәрәкәте вәкилләре күп еллар түрәләр ишекләрен кага.

Казанны яклап һәлак булган татар сугышчыларына һәйкәл 2002 елда ук ачылырга тиеш иде

Министрлар кабинетының карары нигезендә Казанны яклап һәлак булган татар сугышчыларына һәйкәл инде 2002 елда ук ачылырга тиеш иде. Әлеге карарны үтәтү өчен татар милли хәрәкәте вәкилләре һәйкәлне булдыру турында карар чыгарган республика хөкүмәтен һәм бу вазифа йөкләнелгән Казан шәһәре башкарма комитетын мәхкәмәгә дә биреп карады. Ләкин активистларның мөрәҗәгатьләре канәгатьләндерелмәде.

Былтыр җәй Казан Кирмәне янындагы Меңьеллык мәйданында 1552 елда Казанны яклап шәһит китүчеләр истәлегенә куелган таш та юкка чыкты.

Шул ук вакытта соңгы елларда Русиядә Явыз Иванга һәйкәл кую тәкъдимнәре ешайды. 2016 елда Явыз Иван һәйкәле Мәскәүдә, 2017 елда – Орелда, 2019 елда Чабаксарда куелды. Һәйкәлне Казанда да кую тәкъдимнәре булды. 3 февральдә Әстерханда Явыз Иванга һәйкәл кую турында сораштыру тәмамлана.

XS
SM
MD
LG