Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Айрат Сибагатуллин Казан кирмәне музеена мөдир итеп куела


Айарт Сибагатуллин
Айарт Сибагатуллин

Татарстан Җәмәгать пулатына рәис булып киткән Зилә Вәлиева урынына элеккеге мәдәният министры Айрат Сибагатуллин билгеләнүе турында хәбәр ителә.

Татарстан мәдәният министрлыгының элеккеге җитәкчесе Айрат Сибагатуллин Казан кирмәне музей-тыюлыгына мөдир итеп билгеләнә. Бу турыда Бизнес-Онлайн үз чыганакларына сылтанып хәбәр итә.

Сибагатуллинның билгеләнүе хакында әлегә рәсми белдерү юк. Шулай да, Казанский репортер язганча, аны инде музей коллективына тәкъдим иткәннәр.

2012 елдан бирле музейны Татарстанның элекке мәдәният министры Зилә Вәлиева җитәкләде. Гыйнварда ул Татарстанның Җәмәгать пулаты рәисе итеп сайланды.

Айрат Сибагатуллин Татарстан мәдәният министры булып 2012-2018 елларда эшләде. 2018 елның апрелендә ул "Татарстан-Яңа гасыр" телерадиоширкәтенең башкарма мөдире итеп куелган иде.

XS
SM
MD
LG