Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган: Русия Либиядәге сугышны идарә итә


Русия президенты Владимир Путин белән Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Истанбулда (архив фотосы
Русия президенты Владимир Путин белән Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Истанбулда (архив фотосы

Үз сүзләрен дәлилләп Төркия президенты Русия хәрби җитәкчелеге белән "Вагнер" сугышчылар төркеме җитәкчесе бергә төшкән фотосурәтне күрсәтте.

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Русиянең Либиядәге сугышны "югары дәрәҗәдә" идарә итүен белдерде. Моны ул Пакстан сәфәре вакытында журналистларга белдерде.

NTV төрек телеканалы хәбәренә күрә, үз сүзләрен дәлилләр өчен Эрдоган журналистларга бер фотосурәт күрсәткән, әлеге фотосурәттә Русия саклану министры Сергей Шойгу, Русия баш штабы җитәкчесе Валерий Герасимов һәм "Вагнер җитәкчесе" бар. "Вагнер" җитәкчесенең исемен Эрдоган атамаган, бары тик аның "Путинга якын" булуын әйкән.

"[Фотода] алар бергә басып тора, һәм безнең [Вагнерга] бәйләнешебез юк диләр. Хәзерге вакытта Русия бу сугышны иң югары дәрәҗәдә идарә итә", диде Эрдоган.

Русия тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов Эрдоганның әлегә сүзләрен шәрехләп, аларның "чынбарлыкка һәм илдәге чын хәлгә тулысынча туры киләмәве"н белдерде. "Аның боларны кайдан алганын, бу мәгълүматның кайдан килгәнен белмим", диде ул.

Гыйнвар башында Төркия президенты Либиядә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенең ике меңләп сугышчысы булуын белдергән иде. Русия президенты Владимир Путин Либиядә "Вагнер" сугышчылары булса да, алар Русия мәнфәгатен якламый дип җавап бирде.

Либиядә соңгы берничә елда ике хакимият идарә итә. Илнең башкаласы һәм көнбатыш җирләре БМО таныган хөкүмәт контролендә. Көнчыгышта "Торбук хакимияте" дип аталган хәрби көчләр идарә итә, аларга хәрби җитәкче Хәлиф Хафтар катнашы бар. Әлеге низагта Төркия БМО таныган хөкүмәтне яклый, гыйнварда ул Либиягә хәрби белгечләрен җибәрде. Медиа хәбәрләренә күрә, Русия Хәлиф Хафтар тарафын яклый, ләкин Русия моны рәсми төстә инкарь итә.

"Вагнер" хосусый хәрби ширкәте күп кенә илләрдәге хәрби низагларда катнаша. Медиа чаралары Вагнер" ширкәте "Путин пешекчесе" дип танылган бизнесмен Евгений Пригожин акчасына тотыла дип хәбәр итә. Эшмәкәрнең кайбер ширкәтләре соңгы елларда Русия саклану министрлыгы белән зур акчалы килешүләр төзеде. Хакимият "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән бәйләнешен инкарь итә. Русиядә ялланып хәрби хезмәт итү өчен җинаять җаваплылыгы каралган.

XS
SM
MD
LG