Accessibility links

"Татар - уникаль халык. Проблемны үзе ясый, үзе чишә алмый"


Фәйзелхак Ислаев
Фәйзелхак Ислаев

Русиядә мөселманнарны чукындыру фәрманына 280 ел тула. Татарларны чукындыруның ничек алып барылуы, моның нинди нәтиҗәләргә китерүе, керәшен мәсьәләсе турында шул чорны өйрәнгән тарихчы Фәйзелхак Ислаев белән сөйләштек.

— Русиядә мөселманнарны чукындыру дулкыны башланган чорда бер империя, бер дин, бер патша сәясәте хөкем сөргән. Хәзер дә православ динен Конституциягә кертү тәкъдиме яңгырый. Бу шул елларга әйләнеп кайтуны хәтерләтмиме?

— Бераз хәтерләтә. Безнең дәүләт — дөньяви дәүләт, дини дәүләт түгел. Конституция нигезендә дәүләт диннән аерылган һәм, минемчә, шулай булып калырга тиеш тә. Бу бит безнең илебезгә генә хас әйбер түгел. Конституциядә шулай язылуга карамастан, православие дине де-юре түгел, де-факто хәзер инде дәүләт дине дәрәҗәсендә. Үзегез дә телевизор аша күрәсездер, безнең президентның уң ягында кем утыра? Ул билгеле. Яһүди дин әһелләре, безнең чалма кигән дин әһелләре кайда утыра? Алар залда утыра. Ә президиумда, президент белән рәттән патриарх утыра. Бу диннең де-факто ни дәрәҗәдә икәнен күрсәтә.

— Конституциягә дин ягыннан кертергә теләгән бу үзгәрешләрдән ни көтәргә?

— Моннан бернинди яхшылык көтмисең. Чиркәүнең элек булган өстенлекләре тагын да артачак, бары шул. Ә бит чынлыкта чиркәүдә хәзер кризис. Чиркәүдә генә түгел, мәчеттә дә ул кризис. Мин үзем чиркәүгә барып махсус санап йөрмәсәм дә, чиркәүдән чыгып килүче халыкны күрәм — зур яшьтәге апалар, әбиләр… Яшьләр йөрми, килми чиркәүгә.

— Хәзер православ татарлар оешмасы активлашты. Чукындыру фәрманының нигезе дә Татарстанда әзерләнгән дип беләбез. Заманында халыкларны христиан диненә күчерү өчен махсус контора эшләгән. Бу контора барлыкка килгәч христиан диненә күчүчеләр арткан. Хәзер Мәскәүдә Динара Бухарова җитәкчелегендәге православ татарлар оешмасы эшчәнлеген шул контора белән чагыштыру урынлымы? Гомумән бу оешманың максаты нәрсәдә?

Татарны исламнан башка дингә күчерү һәрвакыт бик авыр булган

— Бу чукындыру сәясәте беркайчан да бетмәде. 1914 елга кадәр килде бу сәясәт, совет чорында тукталып торды, ул хәзер дәвам итә. Бухароваларны ул вакыттагы махсус контора белән чагыштыру урынлы дип саныйм. Минем өчен алар — сатлыкҗаннар. Максатлары шул контораныкы төсле. Татарны исламнан башка дингә күчерү һәрвакыт бик авыр булган, чөнки Идел буенда Ислам дине православиедән алдарак барлыкка килгән. Мөхәммәт пәйгамбәр чорында ук аның сәхәбәләре (көрәштәшләре - ред.) безнең тирәләргә килеп йөрүе турында мәгълүматлар сакланып калган. Рәсми рәвештә 922 елда кабул ителгән дип саналса да, моңа кадәр дә Ислам диненә күчүчеләр булган, 922 ел ул — Ибн Фадланның Алмыш хан янына килеп, ханның рәсми рәвештә Ислам диненә күчү датасы. Шуңа ул дата Идел болгарларының Ислам динен кабул итү елы дип санала, чөнки ул вакытта ханның нинди диндә булуына карап, иле дә шул диндә дип саналган. Ә православие Рус Киевы тарафыннан 988 елда гына кабул ителә — Владимир һәм аның дружинасы Кырымдагы Херсонеста чукындырыла. Ә безнең бабалар инде бу вакытка алтмыш ел буе Ислам дине белән яшәгән була, ике буын шушы диндә тәрбияләнеп үсә. Шуңа күрә, күршесендәге мәҗүси халыклардан аермалы буларак, диненнән җиңел генә баш тартмый. Әгәр чукындыру сәясәтенә кадәр татарда ислам мәҗүсилек белән катнаш булса, чукындыру вакытында бу катнаш ышану юкка чыга, татар халкы ислам динен тулысы белән, аңлап тота башлый. Мәсәлән, моңа кадәр борынгы төрки исемнәр әйләнештә булса, шушы чорда мөселман исемнәре куела башлый.

— Бу протест буламы?

— Әйе, бу халыкның протесты. Гади мөселман исемнәре генә түгел, икешәр-өчәр катлы исемнәр куела — Мөхәммәт Әмин, мәсәлән. Халык үзен көчләп чукындыруга каршылык белдерә.

— Фәрман кабул ителгәч, чуашлар, марилар, удмуртлар арасында христианлаштыру сәясәте яхшы нәтиҗә бирә, әмма татарлар арасында чукынучылар күп булмаган. Сәбәбе нәрсәдә?

Шул чукынган 360 меңнең 12 меңе генә татарлар

— Әйткәнемчә, татарны Исламнан башка дингә күндерү бик авыр эш. Чагыштыру өчен, чукындыру сәясәте барышында егерме ел эчендә 360 мең кеше православиега күчерелә. Әлбәттә, бу — чиркәү китапларындагы рәсми саннар гына, алар чукындырылган дип язган очракта да, ул кешеләр барысы да православиега күчкән дию дөрес булмас, кайберләре чиркәүдән кайткач барыбер элекке гадәт белән яши биргән. Шул чукынган 360 меңнең 12 меңе генә татарлар. Бу бит бик аз! Бу дәүләтнең чукындыру сәясәтенең барып чыкмавын аңлата.

— Чукындыру фәрманы кабул ителеп, ике ел узганнан соң (1742 елда) татар мөселманнарының рөхсәтсез төзелгән мәчетләрен җимерү фәрманы чыга. Хәзер дә Русиядә мәчетләрне җимерү очраклары күренә башлады, яки инде төзергә мөмкинлек бирмиләр. Тагын да шул хәлләр кабатлана түгелме?

Казанның кирмәндә утырган иң зур чиркәве — нәкъ менә шул урынга, мәчет урынына салынган чиркәү

— Кабатлана. Чынлап та кабатлана. Чөнки моның башы - 1552 ел, 2 октябрь. Казанны алгач, хан сараен җимергәч, Явыз Иван кирмәнгә керә, аның белән агачтан ясалган хач тотып киләләр. Янган мәчет янына килгәннәр, Явыз Иванга монда элек мәчет булган дип аңлатканнар. Ул бу янгын калдыкларын җимереп атарга, бу урында чиркәү салырга куша. Мәчет нигезенә хач кадап куела, анда чиркәү төзелә. Казанның кирмәндә утырган иң зур чиркәве — нәкъ менә шул урынга, мәчет урынына салынган чиркәү. 1552 елда бу мәчет урынын Явыз Иван үзе күрсәткән. Ул чиркәү генә түгел, башкалары да шулай төзелгән. Мәчетләрне җимерергә дигән рәсми фәрман икенче тапкыр 1593 елда чыга. Монысын Явыз Иванның улы чыгара. Ләкин ул фәрман үтәлмәгән, ахрысы, дип уйлыйм, чөнки моннан соң болганчык чорлар башлана - ыгы-зыгы, сугыш, урыс дәүләте җимерелә башлый, болар 1612 елда яңа патша сайлаганчы дәвам итә. Менә бу кабәхәт канунны чыгарган кеше үлеп киткәннән соң, Рюриклар заты өзелә, яңа патша сайлау бик озакка китә - моннан файдаланып, Мәскәүгә шведлар да, поляклар да килеп китә, ыгы-зыгы озакка сузыла, мәчет кайгысы калмый.

Шунысы кызык, чып-чын тикшерү уздырылган, архивларда дүртәр-бишәр томлы тикшерү эшләре ята

Ә чын мәгънәсендә мәчетләрне җимерергә дигән икенче канун 1742 елда чыга. 1741 елда чукындыру сәясәтенең нәтиҗәләрен санап карыйлар — 9 мең кеше арасында мөселманнарның саны йөз кешегә дә җитми. Бу бик аз, мәсәлән, болар арасында марилар саны — өч мең, ә иң күбе — чуашлар. Татар чукынмый. Кем тота татарны диндә? Мәчет һәм мулла! Һәм Лука Канашевич белән Дмитрий Сеченов Петербурга мәчетләрне җимертүне сорап хат яза. Лука Канашевичның нинди кабәхәт кеше икәнен беләсез инде — мөселманнарны үз куллары белән кыйнаган Аксак Каратун. Петербурда архивта искитмәле документлар ята. Чукындыру сәясәтеннән зарланып, мөселманнар шикаять биргәннәр, һәм, шунысы кызык, чып-чын тикшерү уздырылган, архивларда дүртәр-бишәр томлы тикшерү эшләре ята — анда искитмәле документлар, кешеләр шулкадәр иза күргән чукындыручылардан — аларны өйрәнүче генә юк, бу чукындуру сәясәтенең бөтен механикасы күренеп тора, укы гына рәхәтләнеп.

Иң беренче мәчетләр Иске татар бистәсендә җимерелә

1742 елның май аенда Синод мәчетләрне җимерү турында иң беренче фәрманын чыгарган. Иң беренче мәчетләр Иске татар бистәсендә җимерелә — монда дүрт-биш мәчет булган дип язганнар, җимерергә нинди төркем килгәне дә билгеле. Шунда бер акыллы абзый сенатка “безнең мәчетне ялгыш җимердегез, безгә килгән фәрманда татар бистәсендәге мәчетләрне җимерү турында турыдан-туры әйтелмәгән, без урыслардан ерак яшибез, безнең мәчетләрнең урыска зыяны юк, яңадан торгызырга рөхсәт итегез”, дип язып җибәргән. Бу хаттан соң сенат, Синодның фәрманын куәтләп, нәкъ шул эчтәлектәге үз фәрманын чыгара. Бу фәрманнан соң чукындыру чиркәү сәясәте генә түгел, дәүләт сәясәтенә әверелә. Кайберәүләр әле һаман бу чукындыруны чиркәү миссионерлары алып барган дип уйлый. Чиркәү генә түгел, дәүләт белән бергәләшеп эшләнгән бу эш. Дәүләт моны татарны рухи яктан буйсындыру өчен эшләгән дип саныйм.

— Чукындыру фәрманы турында тагын нәрсәләр билгеле?

Ул халык хәтеренә иң начар заман булып кереп калган — бөтен авырлыкны мөселман өстенә өйгәннәр

— Мин бу турыда күп яздым, күп сөйләдем инде. Бу комплекслы указ булган, ул 23 пункттан торган. Хәзерге заманда програм дип атарлар иде. Монда бөтенесе дә шулкадәрле җентекләп эшләнгән, бөтен ресурслары каралган. Кем эшләргә тиеш, никадәр күп эшләргә тиеш — бөтенесе дә каралган. Чукынган кешеләр өчен канун нигезендә өстенлекләр бирү карарлары Синод, сенат яки патша тарафыннан комплекслы рәвештә кабул ителеп торган. Татар халкы өчен иң аянычы — чукынганнарга бирелгән элекке өстенлекләрнең — салым түләми, рекрутка китми дигән өстенлекләрнең йөген мөселманнар өстенә салганнар. Мари, чуаш, мордвалар акрынлап православиегә кереп беткән, аларның салымнары мөселманнарга бүлеп йөкләнгән, кешеләрнең салым күләме бик нык арткан. Шуңа күрә бу әйбергә татар-мөселман каршы, ул халык хәтеренә иң начар заман булып кереп калган — бөтен авырлыкны мөселман өстенә өйгәннәр. Халык авыр яшәгән чорда, төрле катаклизмнар, әйтик, сугышлар вакытында халык саны кими, менә шушы чукындыру елларында татар халкы арасында үрчү бик нык кимегән. Аны Дамир Исхаков та исәпләп чыгарды, демография белгече ул, ул аңа махсус акцент ясамый, ә мин күрәм — нәкъ менә чукындырган елларда татар халкы арасында бала туу саны бик нык кимегән. Бу басымның никадәр көчле булганын күрсәтә. Мөселманнар, чукындырудан качып, төрле җиргә киткәннәр, һәм әлбәттә күченү, яңа урында урнашу мәшәкатьләре арасында бала кайгысы булмаган. 1746-1747 елгы җанисәп белән 1762 елгысын карасаң, башка халыклар белән чагыштырганда, татар халкының үсеш темплары кими.

— Җанисәп алдыннан керәшеннәрне татарлардан аерып чыгару күренешләре артты. Хәтта Татарстанда да керәшеннәр дип кенә язалар. Бу инде аларны аерып чыгару белән килешүме?

Дин буенча аерылмасак, яхшы булыр иде дип уйлыйм

— Фәнни яктан, тарихи яктан керәшен мәсьәләсе минем өчен ап-ачык. Монда керәшеннәр ягыннан эмоциональ төсмер генә бар, чөнки керәшен халкының, халкының дип әйтәм, татар буласы килми һәм аларда яңа милли үзаң барлыкка килгән. Ясалма рәвештә, дәүләт сәясәтен тормышка ашыру нигезендә, бер халыкны төрле вак төркемнәргә бүлү сәясәте нигезендә килеп чыккан ясалма халык була инде бу. Димәк, Русия дәүләте максатына ирешә. Без аларга “Сез керәшен түгел” дип әйтә алмыйбыз, аларда керәшен үзаңы формалашкан, алар үзләрен керәшен буларак нормаль хис итәләр, дип уйлыйм, татар булып түгел, керәшен булып. Әлбәттә, аларның “Без татар түгел, безнең бабаларыбыз мөселман булмаган, алар мәҗүси булган, алар борынгы заманнан христиан булган, несториан булган”, дигән әкияте бар. Бу — уйлап чыгарылган миф. Һәрбер халыкның үз мифы була. Ул халык үзен чын халык дип әйтер өчен үз мифын уйлап чыгара. Менә керәшеннәр дә шулай уйлап чыгарганнар инде. Һәм бу аларның аңына кереп калган, һәм алар шуңа ышана. Без аларга әйтә алмыйбыз, “дөрес түгел, ышанмагыз моңа”, дип. Ышана икән ышана инде ул, бернәрсә эшләтеп булмый. Татар да үзе уйлап чыгара да, шуңа ышана — халыкларның килеп чыгышы турында мифлар муеннан, бөтен халыкларның да үз әкияте бар. Аларга “әкият бу” дип әйтә алмыйбыз, ышанырга хакы бар, ул үзен шул халык дип хис итә. Без керәшеннәргә берни әйтә алмыйбыз, языласылары килсә, языла инде керәшен булып. Мин үзем, әлбәттә, дин буенча аерылмасак, яхшы булыр иде дип уйлыйм — ике динле татар халкы. Бар бит ике динле милләтләр.
Мәсәлән, абхазларның мөселманнары бар, христианнары бар, берсе дә “без абхаз түгел” дип йөрми, алар бары тик ике диндә, нормаль яшиләр, осетиннар белән дә шул ук хәл - берсе чиркәүгә, берсе мәчеткә йөри, проблем ясамыйлар. Татар гына шундый. Безнең татар — уникаль халык. проблемны үзе ясый, үзе чишә алмый. Югыйсә, акыллы милләт инде без.

XS
SM
MD
LG