Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Православ динен Конституциягә кертсәләр, чукындыру башланачак"


Кирилл һәм Путин
Кирилл һәм Путин

Русия Конституциясендә православ динен илдә төп дин итү тәкъдимен мөселман дин әһелләре тәнкыйтьләп чыкты. Рәсми мөфтиятләр әлегә дәшми.

Русия Конституциясенә үзгәрешләр әзерләүче төркемгә православ диненә өстенлек бирүне, "урыс халкы" төшенчәсен язуны, "Бог" сүзен кертүне тәкъдим иттеләр.

Беренчеләрдән булып, Урыс православ чиркәве патриархы Кирилл илнең төп канунында "Бог" сүзен кертергә тәкъдим итте. Ул башка дин вәкилләрен дә теләктәшлек белдерергә чакырды.

Тәлгать Таҗетдин
Тәлгать Таҗетдин

Русия үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин православлар фикерен хуплап каршы алды. Ул традицион диннәргә дәүләт рухи һәм матди яктан ярдәм итәргә тиеш, дип өстәп язарга тәкъдим итте.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Бог" яисә "Аллаһ" сүзен Конституциянең кереш өлешенә язуга каршы чыкты.

Эшче төркем әгъзасы, спортчы Сергей Булаков православ динен Русиянең төп дине итеп язарга тәкъдим кертте. Шуңа охшаш тәкъдимне Сарытау һәм Вольский митрополиты Лонгин (Владимир Корчагин) да белдерде. Ул Конституциядә дәүләт төзелешендә православ диненең урын алып торуын язарга кирәк дип әйтте.

Әлегә Русия Конституциясенең 14нче маддәсендә "Русия Федерациясе – дөньяви дәүләт. Бернинди дин дә дәүләтнеке яки мәҗбүри итеп куела алмый", дип ачык итеп язылган. Илнең төп канунында "традицион диннәр" дигән төшенчә юк, "православие", "ислам" һәм башка диннәр дә аерым язылмаган.

Русия мөфтиләр шурасы махсус мөрәҗәгать әзерли

Тәлгать Таҗетдиннан кала башка рәсми мөфтиләр әлегә тынлык саклый. Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин дә әлегә бернинди фикер белдермәде.

Русия диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов Азатлыкка сөйләвенчә, якын арада бердәм фикер булдырылачак.

"Безнең бу мәсьәләгә карата җыелганыбыз юк. Үзебезнең уртак фикеребезне әйтергә телибез. 4 февраль җыелышыбыз була, шуннан соң шалтратсагыз яхшы булыр", диде ул дүшәмбедә. Шуннан соң аның белән элемтәгә чыгып булмады. Гайнетдин мөфтиятенең рәсми сәхифәсендә Конституциягә бәйле бернинди фикер язылмады. Русия мөфтиләр шурасы уртак фикергә килгәнме, юкмы — билгеле түгел.

"Аллаһ" сүзен язу Конституцияне диндарларга якынрак итәчәк"

Әлбир Крганов
Әлбир Крганов

Русия дини мәҗлесе рәисе, мөфти Әлбир Крганов бер динне генә төп дин итү барып чыкмаячак дип саный һәм борчылмаска чакыра. "Бер динне генә төп дин итү булырга тиеш түгел. Алай килеп чыкмас та. Конституция төрле милләт, төрле дин кешеләрнең яшәвен күзаллап [языла], ыгы-зыгы китереп чыгарырга тиеш түгел, киресенчә, берләштерергә тиеш", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Крганов патриарх тәкъдимен хуплый. "Аллаһ" сүзен язу Конституцияне диндарларга якынрак итәчәк" ди ул.

"Ләкин ул бер дингә генә кагылышлы гыйбарә булмаска тиеш. Дөньяви дәүләт, дин дәүләттән аерым диләр. Моңа каршы белгечләрнең дә, дин әһелләренең дә фикере – күп кенә илләрнең Конституцияләрендә "Аллаһ" сүзе бар икән", диде Әлбир Крганов.

Ул Русия иҗтимагый пулатында киңәйтелгән утырыш узуын һәм анда Конституциядә Русиянең тарихи, ватанпәрвәрлек һәм әхлакый нигезендә традицион диннәрнең өлешен күрсәтүне тәкъдим итүен сөйләде. Шулай ук илнең төп канунында "гаилә" төшенчәсен "ир белән хатын берлеге" дип язарга тәкъдим ителүен әйтте.

"Православиене т​өп дин итсәләр, чукындыру башланачак"

Зөфәр Галиуллин
Зөфәр Галиуллин

Киров өлкәсе диния нәзарәте рәисе (Тәлгать Таҗетдин җитәкләгән Русия үзәк диния нәзарәтенә буйсына - ред.) Зөфәр Галиуллин Конституциягә "Бог" сүзен язуга да, православ динен илнең төп дине итүгә дә каршы. Бу христиан попларының "аяк тибеп" эшләячәгенә, мәктәпләргә үтеп керәчәгенә һәм каршы булучыларга "террорчы" ярлыгы тагуга китерәчәк дип саный.

"Дөресен әйткәндә, христиан дине гомер буе дәүләт дине булды. Элек тә, хәзер дә шулай. Ислам дине куылган дин иде, бүген түзеп кенә яшиләр. "Бога надо включить", ди Кирилл. Аллаһы Тәгалә Конституциягә керергә мохтаҗмы соң?

Христиан динен төп дин итсәләр, аяк тибеп эшләячәкләр. Мәктәпләргә үтеп керәчәкләр, чукындыру башланачак

Христиан динен төп дин итсәләр, аяк тибеп эшләячәкләр. Мәктәпләргә үтеп керәчәкләр, чукындыру башланачак, аларга каршы килә башласаң, террорчы булачаксың. Мәктәптә ник православ динен укытасың дисәң, син Конституциягә каршы барасың диячәкләр. Бүген аларга бөтен мәктәпләргә керергә рөхсәт бар, безгә юк. Кировта гына да күпме гомум белем бирә торган христиан мәктәпләре эшли. Безгә мәчет төзергә алты сутый җир дә бирмиләр. Илнең кая барганын күрәбез, без дәшмибез генә. Бөтен диннәргә хөкүмәт ярдәм итәргә тиеш дисәләр, аңлашылыр иде", диде Зөфәр Галиуллин Азатлыкка.

Киров өлкәсе мөфтияте рәисе моны сәяси уен дип атый. Авторитар дәүләт төзүне "Бог" дип язу кебек мәсьәләләр белән яшерергә омтылалар ди.

Конституцияне үзгәртүнең төп максаты — авторитар дәүләт төзү

"Конституциягә үзгәрешләр кертү бөтенләй башка максат белән эшләнә. Бу — уен. Безгә өч тиен акча бирәләр дә йөз сум итеп тартып алалар. Биш меңгә пенсияне арттырырга сез ризамы диләр? Әлбәттә, барысы да риза инде. Афәрин! Максат бит икенче. Безгә дә калҗа ыргыттылар. "Бог" дип язаргамы, юкмы дип кычкырышып-талашып утырабыз. Ә эшмәкәрләргә башка калҗа ыргыталар. Конституцияне үзгәртүнең төп максаты — авторитар дәүләт төзү. Ә бу мәсьәләне карамыйлар да", ди Галиуллин.

"Рәсми мөфтиятләр мөселманнарны якларга тиеш"

Габдулла Галиуллин
Габдулла Галиуллин

Татарстан диния нәзарәте әлегә тынлык саклый. Конституциягә кертелгән тәкъдимнәргә бернинди фикер дә белдермәде. Татарстанның беренче мөфтие, Нурулла мәчете имам-хатыйбы Габдулла Галиуллин бу очракта "рәсми мөфтиятләр мөселманнарны якларга тиеш" ди.

Конституциядә христиан дине генә түгел, ислам дине дә булырга тиеш

"Православ динен генә түгел, исламны да төп дип итеп кертергә кирәк. Чөнки без — төп халык. Монда туган, монда яшәгән, ислам динен кабул иткәнгә мең ел. Конституциядә христиан дине генә түгел, ислам дине дә булырга тиеш. Бу минем генә түгел, мөселманнарның да фикере", диде Галиуллин.

Православ динен генә төп дин иткән очракта, башка диннәргә хөкүмәт ярдәме булмаячак дип фаразлый ул.

"Алар инде күптән мәктәпкә үтеп керергә телиләр. Рәсми рәвештә православ кына булгач, ул вакытта мөселман динендә булганнарга юл ябылачак. Чиркәүләр салырга күбрәк акча бүлеп бирәчәкләр", диде Галиуллин.

XS
SM
MD
LG