Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда "26 февраль эше": Русия Украина прокуратурасына каршы эш ачкан


Кырымтатар халкы мәҗлесе рәисе урынбасары Ахтем Чийгозны эзәрлекләгән Русия тикшерүчеләрен Украина прокуратурасы җинаять кылуда гаепли. Русия тикшерү комитеты моңа җавап итеп прокуратурага каршы җинаять эше ачкан.

Русия тикшерү комитеты Ахтем Чийгозга каршы җинаять эше ачкан полиция хезмәткәрләрен эзәрлекләгән өчен Украина полициясе һәм прокуратурасы хезмәткәрләренә карата җинаять эше кузгаткан. Бу турыда Русия тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү комитеты Русия тикшерүчеләрен эзәрлекләүне канунсыз дип белдерә.

“Чийгозның җинаять кылуын раслаган фактлар булуга карамастан, 2020 елның февралендә Украина Илкүләм полициясе һәм Кырым автоном республикасы прокуратурасы хезмәткәрләре алда әйтелгән кешегә карата тикшерү алып барган һәм гаепсез булулары ачык аңлашылган өч русиялегә карата канунсыз җинаять эше кузгаттылар”, диелә комитет хәбәрендә.

Украина хокук саклау оешмаларына карата җинаять эше “гаепсез кешеләргә карата канунсыз җинаять эше ачу” маддәсе нигезендә кузгатылган.

Моңа кадәр Кырым автоном республикасының Херсон шәһәрендә урнашкан прокуратурасы Кырымтатар халкы мәҗлесе рәисе урынбасары Ахтем Чийгозны эзәрлекләгән 25 кешегә шикләнү белдерде. 25 февральдә “26 февраль эше” нигезендә хөкем карарлары чыгарган Русия контролендәге 10 мәхкәмәнең хөкемдарларына карата да шикләнү белдерелгән иде.

2014 елның 26 февралендә Акмәчеттә Кырымның Югары Радасы бинасы янына Украинаның яңа хакимиятен тану таләбе белән биш меңгә якын кырымтатар җыелды. Алар Кырымны аннексияләүгә каршылык белдерде. Аларга каршы Акъярдан (Севастополь) махсус автобуслар белән сивил киемдә Русия хәрбиләре китерелеп, Русия яклы митинг башладылар. 27 февраль Кырым хөкүмәте, дәүләт биналары Русия тарафыннан аннексияләнде. Кырымтатар халкы Мәҗлесе тыелды.
2015 елның гыйнварында Русия тикшерү комитеты 26 февраль митингындагы тәртипсезлекләр турында җинаять эше ачты.
Ахтем Чийгоз, Али Асанов, Мустафа Дегерменджи, Эскендер Кантемиров, Талят Юнусов, Эскендер Эмирвалиев, Арсен Юнусов һәм Эскендер Небиев тоткарланды.

Соңрак мәхкәмә әлеге эшне икегә бүлде, Кырымтатар Мәҗлесе лидерларының берсе Ахтем Чийгоз эше аерып чыгарылды.

2015 елның декабрендә Талят Юнусов 3,5 елга, Эскендер Небиев ике елга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителде.

2017 елның 11 сентябрендә Чийгоз тәртипсезлекләр оештыруда гаепләнеп, сигез ел колониягә хөкем ителде.

Шул ук елның 25 октябрендә Русия хакимияте Ахтем Чийгозны иреккә чыгарды һәм Төркиягә тапшырды. Соңрак ул Киевка кайтты.

2018 елның 19 июнендә Али Асанов һәм Мостафа Дегерменджи 4,5 елга, Арсен Юнусов һәм Эскендер Кантемиров 4 елга, Эскендер Эмирвалиев 3,5 елга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителде. Һәрберсенә өч еллык сынау вакыты билгеләнде.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG