Accessibility links

Константин Котов эше Мәскәү мәхкәмәсендә яңадан каралачак


Константин Котов
Константин Котов

Мәскәү мәхкәмәсе Константин Котовны дүрт елга ирегеннән мәхрүм иткән иде. Кассация мәхкәмәсе эшне яңадан карарга кушты.

Митинг уздыру кагыйдәләрен берничә тапкыр бозу маддәсе нигезендә дүрт елга ирегеннән мәхүм ителгән Константин Котов эше Мәскәү шәһәре мәхкәмәсендә яңадан каралачак.

Икенче кассация мәхкәмәсе 2019 елның октябрендә Мәскәү шәһәре мәхкәмәсенең Котовка хөкем карарын йомшартмау турындагы карарын кире какты.

Кассация активистны ике айга сак астына алу карары чыгарды.

2020 елның февралендә баш прокуратура Котовка хөкем карарын бер елга гына калдыруны сорады. 2 марттагы утырышта прокурор дүрт елга ирегеннән мәхрүм итүне "чамасыз кырыс" җәза дип атады. Шул ук вакытта гаепләүче фикеренчә, мәхкәмәләр Котовның гаебен дөрес билгеләгән, ләкин җәзаны дөрес бирмәгән.

Моңа кадәр Русия президенты Владимир Путин баш прокуратурага Константин Котовка хөкем карарының канунилыгын тикшерүне йөкләгән иде.

Тикшерү өчен җаваплы итеп баш прокурор Игорь Краснов билгеләнде. Ул тикшерү үтәлеше турында 31 мартка кадәр хисап тотарга тиеш диелде.

Узган елның декабрендә "Дождь" журналисты Антон Желнов Котов эшенә игътибар итүне сорап, президент Владимир Путинга мөрәҗәгать иткән иде. Җавап итеп Путин бу эшне карарга сүз бирде.

  • 5 сентябрьдә активист Константин Котов "Дадин" маддәсе ((Җинаять кодексының 212.1 маддәсе - митинглар уздыру тәртибен бозу) нигезендә дүрт ел колониягә хөкем ителде. Ул хулиганлыкта гаепләнгән Азат Мифтаховны яклап уздырылган урам җыенында, ФСБ бинасы янында "Яңа буынны яклау" җыенында, журналист Иван Голуновны яклау чарасында, 10 августта гадел сайлаулар яклы митингтан соңгы йөрештә катнашуда, шулай ук Мәскәү шәһәр думасына сайлауларга бәйсез намзәтләрне уздырмауга каршылык белдереп, Трубная мәйданына чыгарга чакыруда гаепләнеп кулга алынды.
  • Котовны яклап 13 адвокат апелляция шикаяте тапшырды. 14 октябрьдә узган апелляция утырышында Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе карарны үз көчендә калдырды.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG