Оппозициядәге сәясәтче Алексей Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК) хезмәткәрләре Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә 30 шикаять җибәргән. Аларда Русия хокук саклау оешмалары канунсыз рәвештә ФБК хезмәткәрләре өйләрендә тентү уздыруда гаепләнә. Бу турыда Ведомостига халыкара Агора оешмасы вәкиле Ирина Хрунова сөйләгән. Ул мондый шикаятьләрнең 100 гә якын булачагын әйткән.
Хрунова сүзләренчә, гаризаларның бөтенесендә дә диярлек кешенең шәхси тормышына хөрмәт, сүз иреге һәм җыелышлар ирегенә хокуклары бозылу турында сүз бара. Тентү сәяси сәбәпләр белән уздырылды дип белдерә ФБК вәкилләре. Агора мәгълүматынча, узган елның август-сентябрь башында Мәскәүнең Басман мәхкәмәсе Навальный тарафдарлары өйләрендә тентү уздыруга 150дән артык рөхсәт биргән.
3 мартта ФБК га нигез салучы Алексей Навальныйның үзенең һәм гаиләсенең банк хисаплары томалануы билгеле булды.
ФБКда “акча юу” турында җинаять эше 2019 елның августында ачылды. Элегрәк бу эш кысаларында фонд хезмәткәрләре, Навальный штабларында эшләүчеләр, волонтерлар, активистлар һәм аларның туганнарының йөздән артык хисабы кулга алынды.
Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.