Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү тамашачысы: "Татар гел уңышка ирешә дип уйлый идем”


Тамашадан соң фикер алышу

Мәскәүдә "Алтын битлек" театр премиясе фестивале янында узучы "Маска+" програмында "Ркаил Зәйдулланың "Мишәр хикәяләре"ннән биш новелла күрсәтелде. Буа театры тамашасыннан соң фикер алышып, татар кешесе турында уйландылар.

"Алтын битлек" театр премиясе фестивале янында узучы "Маска+" програмындагы икенче татарча спектакль Буа театрыныкы булды. Бер көн элегрәк, сишәмбе әтнәләрнең татарча уйнавына аптыраган мәскәүләргә "конституция үзгәрмәде бит әле", дип җавап биргәннәр иде.

Ркаил Зәйдулланың "Мишәр хикәяләре"ннән биш новелланы Киров театры режиссеры Егор Чернышов сәхнәләштергән. Ул бер новелла исеме белән – "Абага" дип атала.

Тамаша Мәскәүнең Мейерхольд үзәгендә узды. Ике ел элек шушы ук залда Туфан Имаметдинов "Әлиф"не куйган иде. Нурбәк Батуллага ул спектакльдәге роле өчен "Алтын битлек" бирделәр.

"Абага"да биш мөстәкыйль әсәрне берничә актер бер-бер артлы биш вакыйгада күрсәтте. Монолог йә диалоглардан тыш, актерлар хәрәкәтләрне дә сүз белән аңлата, вакыйгалар, автор күзәтүләре дә әйтеп бирелә. Шул ук вакытта шартлы бизәлеш яки аерым хәрәкәтләр ярдәмендә сәхнәдә җанлы тормыш бара – "Әрмән Сөембикәсе"ндә актерлар тәгәрәтеп йөргән җилем тәгәрмәчләр ерак юлга чыккан "КАмаЗ"ны хәтерләтә. Эшкәртелмәгән калын тактадан корылган араталар "Йорт иясе"ндә трактор арбасы да, шул трактор узарга теләгән, ике бүрәнәдән генә торган күпер дә. "Алла" хикәясендә инде алар – мишәр Ахиярнең аты бәйләнгән аран.

Сәхнә
Сәхнә

"Лабораториядән чыккан әсәр бу, – дип аңлатты театрның мөдире (үзе әйтмешли, театрның сәнгать җитәкчесе, артисты, администраторы, менеджеры, монтеры, йөк ташучысы) Раил Садриев, – безнең лабораториядән чыккан эскизларның кимендә 50 проценты соңыннан сәхнәгә спектакль булып чыга".

Режиссер Чернышов лаборатория вакытында беренче "Мылтык" хикәясен генә сәхнәләштерүләрен искә төшерә: "Егерме минутлык эскизның потенциалын күргәч, башка хикәяләргә дә алынырга булдык".

Һәм, ниһаять, "Абага" Русиянең кече шәһәр театрлары өчен махсус булдырылган "Маска +" програмына эләгә.

Казаннан килгән театр белгечләренең берсе Нияз Игъламов 17 мең кеше яшәгән Буа шәһәрендәге театрга Тольятти кебек зур шәһәр театрлары белән дә сынашырга туры килүен әйтте. "Өлкә йә республика башкаласы булмаган шәһәрләр кече шәһәргә санала, шуңа күрә бу театрларны бертигез дәрәҗәдә дип әйтеп булмый", ди ул.

Нияз Игъламов: "Татар колагы замана белән аралашуны ишетә"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:00 0:00

Район зур булмау сәбәпле, театр бер урында утырмый, Раил Садриев әйтүенчә, буалар Татарстанда, һәм бәлки Русиядә дә, гастрольләргә иң еш йөрүче театр: "Омски, Оренбурга, Казакъстанга, башка илләргә чыгабыз".

"Ник татарча уйныйсыз?" дип үк сораучы булмаса да, репертуарыгызда русча әсәрләр бармы, дип кызыксынучылар табылды. Чернышов Буадагы икенче проектын – Иван Вырыпаевның "Иран конференциясе"н русча сәхнәләштергән.

Буада, киресенчә, синхрон тәрҗемәне максимум 5 процент тамашачы сорый

"Татарча спектакльләрдә синхрон тәрҗемә сораучылар рекордын менә биредә куйдык - бүгенге тыңлаучыларның 95 проценты колакчыннар алды. Үзебезнең Буада, киресенчә, синхрон тәрҗемәне максимум 5 процент тамашачы сорый. Татарстаннан читкәрәк киткән саен бу процент арта бара, кайбер шәһәрләрдә 60 процентка якын, ә Казакъстанда 40 процент тирәсе", ди Садриев.

Фикер алышу барышында иң зур бәхәс уяткан нәрсә әсәрнең гади Русия кешесе өчен татар турындагы стереотипны җимерүе булгандыр. Тыңлаучыларның берсе татар кешесен һәрвакыт тормышта уңышка ирешә торган, ихтыяр көче ныклы дип күз алдына китерүен, ә әсәрдәге эчкече Йосыф яки ихтыярсыз Әхиярнең бу стереотипларга һич туры килмәвен җиткерде.

Бу сорау күпләрне борчый булып чыкты – модераторларның берсе Оксана Кушляева да әсәрдәге геройларның аутсайдер булына гаҗәпләнү белдерде: "Дөресен әйткәндә, Русиядә татарлар турында башка халыклар икенче төрле фикердә".

Нияз Игъламов татар кешесенең дә чынбарлыкта төрле булуын аңлатты.

"Әрмән Сөембикәсе"ндә Йосыф картның кызы Сөембикә иленә китеп, әрмән исемле балалар үстерсә, "Алла"дагы Әхияр, "Марҗа алып кайтасы булма" дип колак итен чукып торыр әнисе дә булмагач, үзен йортка керткән Валяга өйләнә, баласына Петр дип исем кушуга да, чиркәүгә илтеп чукындыруга да сүз әйтә алмый.

Азатлык Раил Садриевтан театрның бу "очлы" моментларны Мәскәү сәхнәсендә кузгату сәбәбе белән кызыксынды.

Раил Садриев
Раил Садриев

"Бөтен авыр эш – татарга" ди сезнең бер герой, икенчесе абага чәчәген кабып, Кремльгә кермәкче…

— Үзен гомере буе дәүләтен югалткан милләт буларак хис итү татарның күзәнәгенә сеңгән. Спектакльдә әйтеп булмаган әйберне күрсәтеп була. Бу спектакльне төрле мәгънәдә аңларга буладыр. Ркаил Зәйдулла бит халык шагыйре, без бер сүзен дә үзгәртмәдек.

— Болай сурәтләү татарны мескенләндерә дип санамыйсызмы? Йосыф бабайның салмыш йөрүе, мәсәлән?

Җитмеш ел буе безнең татар акрын гына эчә – ул бу зәһмәтне сугыштан алып кайтты

— Сугыш беткәнгә быел 75 ел. Җитмеш биш ел буе безнең татар акрын гына эчә – ул бу зәһмәтне сугыштан алып кайтты. Зур бер буын "нарком йөз граммы" аша узды. Кызганыч, Русиядә тормышны хәмерсез күз алдына китереп булмый.

— Татарның уңай образын җимердегез диючеләр булды. Татарлар да тәнкыйтьләр, дип курыкмыйсызмы?

Бөтен кешегә дә ярап булмый, без бит алтын түгел. Пеләштән дә бет табып була.

Фикер алышу
Фикер алышу

Спектакльдә мишәр диалектына да урын бирелүенә игътибар итүчеләр булды. Режиссер Чернышов үзенең рус булмаган телләрдәге спектакльләргә алынырга курыкмавын әйтте: "Беренче шундый спектаклем карел телендә булды. Соңыннан эстон һәм башка телләр китте. Пьесаны уку һәм анализлау, әлбәттә, рус телендә бара. Уйнаганда татарча уйныйбыз. Минем өчен сөйләм теле түгел, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте мөһим” Мишәр сөйләменә татар режиссерларының да сирәк алынуын искәрткәч, "Телне белмәгәнгә, бәлки, мин бу яктан кыюрактыр. Диалект нечкәлекләренә түгел, уйнау осталыгына игътибар итәм", дип җавап бирде.

"Маска+" – "Алтын битлек" премиясенең конкурстан тыш махсус проекты. Ул үзенең афишасына төп конкурска кермәгән спектакльләрне җыя, мейнстримга әйләнмәгән һәм шул ук вакытта театр даирәсендә үзләре турында күбрәк ишеттергән мөһим тенденцияләрне барлый.

"Алтын битлек"нең төп конкурс програмында исә бу юлы да бер татар театры – шул ук "Әлиф" иҗади берләшмәсе катнаша. Ул "Әллүки"не тәкъдим итә, тамаша үзе премиянең "Опера/Спектакль" номинациясендә, режиссер исә "Опера/Режиссер" номинациясендә көч сынаячак. Спектакль көйләре авторы Элмир Низамов исә "Музыкаль спектакль композиторы" номинациясенә кертелгән. Спектакль 4 апрель көнне Мәскәүдә ике тапкыр уйналачак.

фикерләр (14)

XS
SM
MD
LG