Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әтнә театрын Мәскәүдә "бездә болай уйный белмиләр" дип хупладылар


"Фронтовичка" спектакленнән күренеш
"Фронтовичка" спектакленнән күренеш

"Алтын битлек" театр премиясенең фестивальдән тыш "Маска+" програмында бердәнбер авыл профессиональ театры – өч мең кешелек Зур Әтнә авылындагы Әтнә дәүләт халык театры да катнаша.

"Алтын битлек" театр премиясе экспертлары "Маска+" програмы өчен сайлап алган унике әсәрнең икесе татар телендә. Берсе Әтнә театры булса, икенчесе Буадан. Буа театры 4 мартта Мейерхольд үзәгендә Ркаил Зәйдулланың биш хикәясеннән торган "Абага" спектаклен куйды.

3 мартта Мәскәүнең Театр Луны сәхнәсендә шушы програм кысаларында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә театры "Фронтовичка" спектаклен күрсәтте.

Ике бүлектән торган "Фронтовичка" пьесасы – Екатеринбур драматургы Анна Батурина әсәре. Аны театр артисты Марат Хәбибуллин тәрҗемә иткән. Драманы Башкортостанның Салават шәһәрендәге Салават театры баш режиссеры Илсур Казакбаев сәхнәләштергән.

Әсәр үзәгендә – Икенче дөнья сугышында яраланып хәрби һоспитальдән 24 яшендә 1947 елда гына кайткан Мария Небылица язмышы, аның фаҗигасе. Сугыштан башка белгән бар һөнәре – бию.

Мария Небылицаны уйнаучы Рәзилә Мөхлисуллина
Мария Небылицаны уйнаучы Рәзилә Мөхлисуллина

Драматургның фикерен үстереп, режиссер үзенчәлекле чишелеш тапкан – сәхнә үзәгендә хәрби һоспиталь, кырыс барак шартлары күрсәтелгән арада, дивардагы экранда бөтенләй икенче параллель дөнья – "Золушка" дип аталган совет фильмы бара. Сугыштан соңгы тормыштан үлемгә караганда да ныграк курыккан хореограф Мариянең күңелендә нәкъ шул бәллүр башмаклы Көлсылу яши – музыкага, матурлыкка гашыйк булган хыялый кыз.

Тамаша барышында синхрон тәрҗемә белән тыңлаганда әсәрнең оригиналда урысча язылганы сизелми дә. Тамашадан соң театр төркеме белән тамашачылар арасындагы сөйләшүдә дә моңа аерым игътибар ителде – тамашачыларның берсе "синхрон тәрҗемәнең туры килеп бетмәвен" белдерде. Сөйләшүнең модераторы ролен үтәүче театр белгече Нияз Игъламовка театрның әсәрне оригинал телдә түгел, тәрҗемә телендә куюын искә төшерергә туры килде.

Тәэссоратларын бүлешергә ашыккан тамашачылар арасында режиссер Илсур Казакбаевның сабакташлары да бар иде. Алар Щепкин исемендәге театр училищесының башкорт студиясендә бергә укыган курсташларының хезмәтенә югары бәя бирде. Мәсәлән, бер үк сиртмәле караватның ишек ролен үтәп басып торуын һәм шул ук вакытта тәрәзә ролен дә уйнавын кызыклы һәм үзенчәлекле алым дип бәяләделәр.

Мәскәү тамашачысын спектакльнең ни өчен татар телендә куелуы кызыксындырды. Нияз Игъламовның "Конституция үзгәртелгәнче, дәүләтнең кемдер теләгәнчә төп милләте әле билгеләнмәгән, без – күпмилләтле дәүләт һәм бездә милли телләрдәге театрлар да эшләп килә", дигән җавабын зал алкышлап каршы алды. "Ә бу театр урнашкан якларда урыс телендә сөйләшмиләр дә диярлек", дип дәвам итте ул.

Мәскәүдә Әтнә театры тамашасыннан соң фикер алышу
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:01 0:00

"Бездә болай уйный белмиләр", дип авыл театрының кайбер Мәскәү театрларыннан да яхшырак һәм сыйфатлырак уйнавына гаҗәпләнү белдерүчеләр дә булды.

Аз бюджетлы булса да, көчле сәхнә коралларын – мәсәлән, еракка яктыртучы фонарь урынына кулланылучы ялтырап торган алюминий тагаракларны режиссерның бу пьесада иң көчле һәм отышлы табышы дип атарга була.

"Фронтовичка" спектакленнән күренеш
"Фронтовичка" спектакленнән күренеш

2015 елдан театрның мөдире булып эшләүче Ленур Зәйнуллин әйтүенчә, сәхнәдә һөнәри белеме булмаган өлкән буын белән бер рәттән махсус белем алган яшь артистлар буыны да уйный. Әтнә үзе кечкенә район булганлыктан, театрның күп вакыты гастрольләрдә уза. Театрда уйнарга күпчелек Әтнәнең үзендә туучылар килә.

Очрашудан соң, Азатлык Ленур әфәнде белән аерым да сөйләшеп алды.

— Ленур әфәнде, узган көздә театрның Финляндиядәге гастрольләре ничек узды?

Ленур Зәйнуллин
Ленур Зәйнуллин

Бик яхшы узды – үзебезгә дә, аларга да бик ошады. Алар бездән милли зәвыклы, фонограммасыз, җырлы-баянлы концерт куюны сорады. Беренче көнне без Чыңгыз Айтматовның "Гүзәлем Әсәл" ("Тополек мой в красной косынке") әсәрен күрсәттек, икенче көнне милли киемнәр белән бик шәп концерт куйдык.

— Театр дәүләттән ярдәм аламы?

Әлбәттә, без бит дәүләт театры дип аталабыз. Финляндия сәфәрләре дә театр елы уңаеннан бирелгән дәүләт гранты хисабына оештырылды.

— Яңа проектларыгыз бармы?

Без чагыштырмача яшь театр, 2011 елдан башлап кына дәүләт театры исемен йөртәбез. 12 марттан бездә яңа лаборатория ачыла, лаборатория Казан артындагы 8 районның халык театрлары белән эшләячәк.

— Татар театрларының спектакльләрне урыс телендә куя башлау идеясына ничек карыйсыз?

Урыс телендә спектакль куймаячакбыз дип кырт кисеп әйтеп булмый

Нияз Әгъламов конституция турында әйтеп китте, безнең конституциядә ике тел. Урыс телендә спектакль куймаячакбыз дип кырт кисеп әйтеп булмый. Ләкин әлегә спектакльләр фәкать татар телендә генә һәм моны үзгәртү әлегә планда юк.

— Гастрольләр вакытында урысчага тәрҗемәне еш сорыйлармы?

— Әлбәттә. Урысча куюны сораучы юк, синхрон тәрҗемәне сорыйлар. Сораучылар саны төбәккә карый, Татарстаннан чит төбәкләрдә тәрҗемәгә ихтыяҗ күбрәк, сүз дә юк. Ләкин, кызганыч, Татарстанның үзендә дә күп кенә шәһәрләрдә сораучылар бар.

— Режиссер Казакбаевны чакыру идеясы кемнеке?

— Минем идея бу. Дөресен әйткәндә, мин аны бик озак чакырдым. 2019 елда республикаларның башкалаларында театр елы бәйрәм ителгәндә (театр елы безнең театрның 100 еллык юбилеена туры килде), президентыбыз Рөстәм Миңнеханов безнең юбилейны һәм театр елы ачылышын Әтнәдә уздырды. Илсур шуннан соң гына ризалашты. Һәм без моңа бик шат.

Илсур Казакбаев
Илсур Казакбаев

Азатлык башкорт академия театрында актер булып 2002 елдан, режиссер булып 2011 елдан бирле эшләүче, шулай ук Туфан Миңнуллинның "Мулла" әсәрендәге Әсфәндиярне беренче булып уйнаган Илсур Казакбаев белән дә сөйләште. Татар телендә спектакль кую үзенчәлекләре турында сорагач, Казакбаев "Башкортчадан татар теленә күчүнең бер кыенлыгы юк", ди. Ул шулай ук Уфаданы Гафури башкорт театрының май аенда Казанга "Кыз урлау" спектаклен алып киләчәген дә белдерде.

Маска+ – "Алтын битлек" илкүләм театр фестивале һәм премиясенең төп програмы кысаларыннан читтә уза торган програмы. Анда төп конкурска алынмаган, әмма әлегә мейнстримга әверелергә өлгермәсәләр дә, театр дөньясында үзләрен ныграк таныта баручы мөһим тенденцияләргә игътибар бирелә. 2018 елда актер һәм биюче Нурбәк Батулла "Алтын битлек" фестиваленең төп програмында катнашып "Әлиф" спектаклендәге роле өчен "Алтын битлек"кә лаек булды.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG